Исәннәр үлгәннәргә ничек файда китерә ала?

Исәннәр үлгәннәргә ничек файда китерә ала?

Казандагы «Фәрхад» мәчете имам-хатыйбы, «Исламны кабул итүгә – 1000 ел» исемендәге мөселман мәдрәсәсе мөгаллиме Илдар Минфаил улы Ситдыйков белән җеназа турында сөйләштек. Мәетне чәчәкләргә күмү, артистларны соңгы юлга алкышлап озату һ.б. гамәлләргә аңлатма бирүен сорадык.

– Илдар хәзрәт, Ислам динендә үлем ничек аңлатыла?

– Исән чакта җан белән тән бергә яши, ә кешенең Аллаһ билгеләгән вакыты беткәч, әҗәле җиткәч, аның җаны тәннән чыга, дип ышанабыз. Шуңа күрә үлемне тән үлеме дип кенә аңлыйбыз. Ләкин җан исән кала. Монысы бер. Икенчедән, менә бу тормышыбызны үз күзебез белән күзәтәбез, гомер барышында тәҗрибә аша белем туплап һәм үзебез хис итеп, тәнебезгә нәрсә файда китерә, нәрсә зарар китергәнлегенә нәтиҗә чыгара алабыз. Йә булмаса, ниндидер нәтиҗә ясап, белем туплап, үзара уртаклашабыз.

Бер бик мөһим фикер: дин күп очракта үз тәҗрибәбез аша туплаган белемнәргә игътибар бирми. Үз башыгыз җитәр, үзегез белерсез, дигәндәй, чишелешен кешенең үзенә калдыра. Әмма кайбер әйберләрне үз тәҗрибәбез аша белә алмыйбыз. Мисал өчен, гап-гади сорау: ә үлгәннән соң анда нәрсә? Кабернең теге ягында нәрсә бар?

Ләкин «үлгәннән соң – нәрсә» дигән сорауга җаваплар шактый. Ислам дине бер төрле әйтсә, бүтән диннәрдә, синең җаның башка тәнгә кереп утыра, диелә, мәсәлән. Өченчеләре, үлем белән кеше бөтенләй юкка чыга, дияргә мөмкин. Ә Ислам дине аңлатуы буенча, теге дөньяга – барзахка чыгып киткәннән соң безнең тәнебезгә кирәкле, файдалы, безгә рәхәт китерә торган әйберләр җанга кирәк түгел. Без бу дөньяда кирәк, файдалы, дип уйлап, тупларга омтылган әйберләр барысы да кабернең бу ягында кала.

Тагын бер фикергә басым ясыйсым килә. Ислам динендә күп әйбернең гамәлгә ашырылганын күреп, тирән мәгънә ачыкларга була. Менә мөселманнарны ничек күмәләр? Гап-гади итеп әйткәндә, анасы ничек тудырды, шул килеш кабергә яткыралар. Барыбызны да бертигез, кем булып эшләвеңә, нинди түрләр казануга карамастан, ят җирләребез күренмәсен өчен генә арзан тукымага төрәләр дә җирлиләр. Бу дөньяда тупланган, җыелган әйбер бөтенесе монда кала.

– Ә кабергә кергәч кешеләргә нәрсә кирәк алайса, хәзрәт?

– Без инде мөселманнар буларак, Коръән китабында һәм пәйгамбәребез Мөхәммәт салләллаһу галәйһи вә сәллам сөннәтендә безгә бирелгән мәгълүматка ышанабыз. Ә үлгәч, кешенең бердәнбер хыялы – «әй, мине кире кайтарсалар, саваплы гамәлләр кылыр идем, тәүбәләр итәр идем». Чөнки кабергә кергәч, без нәрсә файдалы, нәрсә зарарлы икәнлеген, чыннан да, аңлый башлыйбыз. Белем безнең күбәя. Ләкин гамәл инде юк. Шуңа күрә пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәллам кабер янында басып торганда, сәхабәләргә, кардәшегез өчен аның гафу ителүен сорагыз, истигъфар кылыгыз, дип әйтә торган булган. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәллам үзенең бер хәдисендә: «Кеше үлгәч, гамәл дәфтәрләре ябыла», – дигән. Димәк, чыннан да, гамәл кылыр өчен тән кирәк. Ә бу кешенең җаны тәненнән аерылды. Димәк, ул бернәрсә эшли алмый. Теләге бик зур. Сәләте, мөмкинчелеге – юк. Савап та арттыра, гөнаһларыннан да арына алмый. Ләкин пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәллам, өч кешенең үлгәннән соң да гамәл дәфтәрләренә савап килеп тора, дигән. Хәдистә өченчесе иттереп ул: «Аллаһыга аның өчен дога кылачак тәкъва бала калдырса», – дигән.

– Димәк, адәм баласы киләчәген алдан кайгыртып, һич югында диндар бала тәрбияләп калдырырга тиеш?

– Сүз инде җан тәслим кылган кеше турында бара бит. Шуңа күрә кешеләр: «Без, мөселман буларак, якыныбыз вафат булгач, аңа ничек булыша алабыз?» – дип сорарга мөмкин. Бу кайгыртуны, гадәттә, мин еш кына башкачарак формада ишетәм. Мәсәлән, астына, бәлки, одеял салыйк, әллә өстен каплыйкмы, дип сорыйлар. Мендәр салыйк – йомшаграк булыр, диләр. Әмма болар берсе дә тәнгә инде кирәк түгел. Без аңлыйбыз бит инде: бу тән тиз арада череячәк – туфракка әвереләчәк. Ә вафат булган кешегә чын файда китерерлек әйбер ул – җанга файда китерә торган әйбер. Бу – дога. Чөнки үлгән кешенең иң зур хыялы: савапны арттырып, гөнаһлардан арыну. Без аның өчен гафу үтенә алабыз. Аллаһы Тәгаләдән: «Йә, Раббым, гафу ит аны», – дип сорый алабыз. Мисал өчен, кеше бала тудыра, аны үстерә һәм шул бала саваплы гамәлләр кыла. Ә ул тудыручысыннан башка бу дөньяга килмәс иде бит. Димәк, вафат булган кеше бу бала кылган игелекләрнең сәбәпчесе. Әле Аллаһның рәхмәте белән атасымы, бабасымы, әбисеме балага белем өйрәтеп калдырган булса һәм бу өйрәтелгән гыйлеме белән эшләгән саен, аның үзенә дә савабы киметелмичә, өйрәтүчесенә дә, тудыручысына да савап барып тора.

– Гомумән алганда, мәетне озатканда бигрәк тә нинди таләпләр үтәлергә тиеш?

– Үлгән кешеләр алдында тере кешеләрнең соңгы бурычы: бергәләшеп дога кылып, аңа истигъфар кылу, Аллаһтан аның гафу ителүен сорау. Без моны җеназа намазы дибез. Намаз дип аталса да, ул – күмәкләшеп дога кылу. Ә инде җеназа намазы укылсын өчен мәетнең юылган, госелле булуы шарт. Динебез таләпләре буенча, вафат булган кешенең гәүдәсен мөмкин кадәр тиз вакытта юып кәфенлиләр. Имам булып эшләгәч, тәҗрибәм аша бер фикергә килдем. Татар халкының күбесе үлем турында уйламый. Кайчагында хәтта 70-80 яшьтә вафат булганнарның да үлемтеккә кәфенлекләре дә алып куелмаган була. Әйтерсең лә алар мәңге яшәргә әзерләнгән. Ә элеккеге буында үлемтеккә әзерләнгән әйбер сандыкта бар иде. Кәфенлеге, хәтта энәләре әзерләп куелган була иде. Үлемгә әзер булу кирәк. Әгәр дә вафат булган мөселманның тәнен үз якыны юса, бу чарада катнашса, бик яхшы, күркәм гамәл була. Әйткәнемчә, менә шул кәфенләүнең дә хикмәте бар – дөньядан бернәрсә дә алып китеп булмый дигәнне күрсәтә.

Без мәетләрне борынгы пәйгамбәрләр гадәте буенча җирлибез. Димәк, яндырумы анда, ничектер калдырумы – юк. Җиргә җирлибез. Шуның белән тере кешеләрнең үлгән кеше алдында бурычлары үтәлә.

– Милли, дөньяви йолалар ислам таләпләренә каршы киләме, аларны юкка чыгарамы?

– Җитмеш ел буе системада яшәп, татарга аңа кадәр булмаган гадәтләр тагылды. Аллаһка шөкер, хәзер сурәтләр куймыйлар. Ләкин мин әле балачактан хәтерлим, татар зиратындагы ташларда да сурәт бар иде. Бу сурәт кайдан килде? Күрше милләтләрдән, күрше культуралардан. Аллаһка шөкер, халык хәзер моның кирәк түгеллеген аңлады. Кайбер һөнәр ияләрен залп белән, алкышлап яки башкача озатуны күргәч, аңлыйбыз инде: алар моны инерция буенча башкара. Әгәр дә без аларга менә шулай-шулай эшләсәгез, файдалырак була, дип, аңлата алсак, булыр, иншаллаһ. Хәтта үлгән кешегә чәчәк кую, алкышлау кебек әйберләр ничек файда китерә икән дип, үз-үзебезгә сорау куеп, аңа җавап эзләп карау да җитәдер, мөгаен. Әлбәттә, халык: «Карале, нинди хөрмәтле кеше, аны әнә зурлап-хөрмәтләп озаттылар», – дип сөйләячәк. Ләкин бу «разовый» чара гына бит. Ә безнең төп соравыбыз: үлгән кешегә, аның җанына ничек файда китерә алабыз. Шул дөньяви күзлек белән караган кайберәүләр, чыннан да, үлгәннән соң бернәрсә дә юк, дигән фикердә бит. Шуңа күрә андыйлар «иң соңгы бурычыбызны үтибез», «соңгы хөрмәтне күрсәтәбез», дип әйтә дә инде. Ләкин без, мөселманнар, бу җанны тиктомалга гына калдырмадылар, әле аның җавап бирәсе бар, дип ышанабыз. Җан тән вафатыннан соң юкка чыкмый. Әле барзахтан соң ахирәте башланачак.

– Шулай да алкышлап хушлашуның каян килүен ничек аңлатыр идегез?

– Алкышлар белән озатуның каян килгәне аңлашыла инде. Тере чакта артистларның төп максаты менә шул алкышларга ирешү бит. Мәрхүм артистыбызга һаман тере кешегә караган сыман карый халык. Ләкин ислам дине безгә әйтә: алкышлап озатасызмы, затлы, кыйбатлы табутка саласызмы, оркестр белән озатасызмы, чәчәкләр беләнме – болар аңа файда китерми. Ә менә дога кылсагыз, Аллаһтан гафу үтенсәгез, бу аңа файда китерә.

– Мәрхүмнәр белән хушлашу йолалары бигрәк тә исәннәргә кирәк булып чыга? Ни өчен икән, хәзрәт?

– Җаныбыз тәндә булганда, әгәр үз акылыбызда булсак, без үз гамәлебез өчен, тәнебез белән нәрсә булачагы өчен җавап бирәбез әле. Вафатыннан соң менә бу үлгән кешенең гәүдәсе белән нәрсә булачак? Үзе ул аның өчен инде җавап бирми. Ул аңа берничек тә тәэсир итә алмый. Шуңа күрә дин тәгълиматы буенча, үлгән мөселман кардәшне мөселман таләпләренә китереп җирләү – тере калган кешеләрнең бурычы. Үлгән кешенең гәүдәсе җирләнәме-юкмы, ул үлгәннең эше түгел. Аннан, синең тәнеңне җирләделәрме, юкмы, дип соралмаячак та хәтта. Ул исәннәр өчен фарыз-кифая. Ә инде үлем белән бәйле бар йолаларны җиренә җиткереп үтәү, мәсәлән, мәетне озату, бер дә булмаса, мәетне алып барганда, артыннан ияреп бару – болар безне савап белән кызыктыра. Нәрсәгә? Чөнки ул тере кешеләр өчен гыйбрәт. Ул – дәрес. Шуңа күрә мәетне озату, зиратка бару, хәтта менә шул мәетне искә алу мәҗлесендә катнашу, иң беренче чиратта, исән кешеләргә кирәк. Инде күчермә мәгънәдә әйтсәк, үлгән кеше безгә дәрес күрсәтә: егетләр-кызлар, онытмагыз, дөнья никадәр матур, рәхәт булса да, белеп торыгыз, сезнең дә китәсегез бар.

– Мәрхүмнең рухына нинди догалар укылырга мөмкин?

– Җыелышып, мәрхүмне искә алу, беренче чиратта, исәннәрнең үзләренә кирәктер. Ә менә чып-чынлап әйтсәк, бала кеше үзенең әтисенә, әнисенә яки әби-бабасына мыштым гына дога кылса, моннан да саваплырак гамәл була алмый. Мәҗлесләрдә шаярып әйтәм инде: «Мин әти-әниегезгә дога кылсам, аларга анда, ниндидер Илдар дога кыла, дип җиткерәләр. Әти-әниегез: «Илдар? Кем соң ул? Мин белмим аны. Ярар, нишлисең инде, башкалар дога кылмагач, шуңа да риза булам инде», – дип әйтәдер. Бала үзенең ата-анасына дога кылганда, әйткән хәдис буенча, мәрхүм ата-ананың рухы шатлануына сәбәп булу белән бергә, үз гамәл дәфтәренә дә савап языла. Ә инде ата-ана дигәндә, безнең динебездә әби-бабай да шуларга керә. Гап-гади фикерне халкыбыз аңласын иде: сезнең ата-бабагыз өчен кемдер дога кыла, бу – яхшы. Ләкин сез үзегез онытмасагыз, аларны догадан калдырмасагыз, тагын да нәтиҗәлерәк. Картлар телендә «догадан калдырмагыз» дигән сүзләр бар. Ягъни догачы булып калыгыз. Чөнки үзеңнеке – синең балаң дога кылганда гел бүтәнчә. Шуңа күрә без ата-бабаларыбызны, әти-әниләребезне хәер-дога белән никадәр күбрәк искә алсак, шулкадәр файдалырак. Гап-гади сүз ул: «Раббым, гөнаһларын гафу ит әле», – дип сорасак, аларның шатлыгының иге-чиге булмый. Икенчедән, әгәр дә без дин таләпләрен үтәп, тыйганнарыннан тыела алсак, Аллаһның рәхмәте белән савап эшлибез. Ләкин бу савапның күләме бездән киметелмичә, безне шул дәрәҗәдә тәрбияләгән мәрхүмнәребезгә дә шулкадәр өлеш чыгарылачак. Менә бу мәрхүмнәргә безнең иң зур файдабыз була. Әмма әйткәнемчә, үлгән кешеләргә тере кешегә сыман карап, зиратка килеп, аның белән сөйләшү яки менә шундый-шундый әйбергә ирештем, дип, сурәте алдында хисап тотуның бернинди дә файдасы юк.

– Мондый хаталар кабатланмасын өчен нишләргә кирәк, дип уйлыйсыз?

– Аллаһка шөкер, татарның хәле әле бик аянычлы түгелдер, бәлки. Азмы-күпме ислам йолалары халыкка кереп калды. Яшерен-батырын түгел, үзебез дә белемле булып тумадык, безнең дә башыбызда башта ниндидер кирәкмәгән фикерләр булгандыр. Әгәр 20 ел элек булган хәлебезне бүгенгесе белән чагыштырып карасак, аермасы бик зур. Мин менә мәхәллә буенча да күрәм: килүчеләрнең күбесе миннән яшьрәкләр. Хәзер Аллаһка шөкер, тамак тук, өстәлләр мул – кеше үз тәнен тукландырды. Шушы халәттә ул башка ачлыкны сизә башлады. Бу – җан ачлыгы. Шунлыктан, иң отышлысы: кешеләрне дингә чакыру. Әмма капма-каршы кую, бәрелешкә китереп түгел, әлбәттә. Андый юл файда китермәс, дип уйлыйм.

Әңгәмәдәш Ләйсирә ФАЗЛЫЕВА

Исәннәр үлгәннәргә ничек файда китерә ала?, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии