Зираттагы тынычлыкны кем бозды?

Безнең авыл районның гүзәл почмагына – кара урман уртасына, янәшәсендә генә чишмәләре булган җиргә урнашкан. Ул саф авылы булып, үзенә узган гасырның башында нигез салына. 60нчы еллардан руслар да биредә яши башлый. Авылда ике зират бар. Берсе мөселманныкы, икенчесе башка диндәге мәетләрне җирли торган зират.

Үткән елның гыйнвар аенда Виктор атлы авылдашыбыз вафат булды. Хатыны Әлфия: “Аны мөселман зиратының бер почмагына җирлисе иде”, – дип миннән киңәш сорады. Мин аңа христиан динендәге булган кешене мөселман зиратына җирләргә ярамаганлыгын аңлаттым. “Бу эшкә бер генә кеше дә күңеле белән риза булмаячак”, – дидем. Шулай да ул авылда абыстай вазифасын башкаручы Разия Хәлиуллина белән сөйләшеп, мәетне мөселман зиратына күмү белән килешә. Разия үзе бу хакта: “Мин аны мөселман зиратының бер почмагына җирләргә куштым”, – ди. Билгеле булганча, мөселман зиратына башка диндәге мәетләрне җирләү катгый тыела. Бу – закон! Шулай итеп, зираттагы дини тәртипләрне төгәл үтәү ягында торырга тиешле дин әһеле бу тәртипләрне тупас боза, мөселманнарның дини хисләрен мәсхәрә итә, аяк астына салып таптый. Әлфиягә зиратта кабер казый башларга 2-3 егетне җибәрү әллә ни кыенлык тудырмый. барысын да эшләтә. Бу күңелсез хәлнең килеп чыгуында безнең авылга караган Николаевка авыл Советы рәисе Әсхать Нуриевның да ваемсызлыгы зур роль уйнавын әйтеп китәргә кирәк. Әлфия ханым әле Виктор авырып йөргән вакытта бер еллар элек аның белән сөйләшеп, ирен мөселман зиратына күмәргә теләвен әйтә һәм аның белән бу мәсьәләне килештерә. Әлфия ханым бу хакта үзенең әтисе белән бертуган апасы Рәшидә белән дә сөйләшә. Тугызынчы дистәне ваклаучы Рәшидә апа моңа бик рәнҗи, хәтере кала. Мөселман зиратына христиан динендәге кешене күмәргә ярамаганлыгын аңлатып карый. Югыйсә, аны Николаевка авыл зиратына алып барырга кирәк булыр иде яки безнең авылдагы Ауди (Евдокия) карчык зиратына. Узган гасырның 30нчы еллары уртасында авылда яшәүче карчыгы Евдокия вафат була. Аны кайда, ничек җирләргә дигән сорау туа. Ауди карчык мөселман дине кануннарын төгәл үтәп (ураза тотып, намаз укып) яшәсә дә, аны мөселман зиратына җирләмиләр. Авылның икенче ягындагы бик матур урман буендагы аланлыкка күмәләр. Каберенә тәре куялар, рәшәткә белән әйләндереп алалар, агач утырталар. Тора-бара монда тирә-як авыллардан мөселман динендә булмаган башка берничә мәетне дә китереп җирлиләр. Шулай итеп, каберлек барлыкка килә. Әлфия ханым Викторны ни өчендер бу зиратка да җирләргә теләмәде. Хәзер Әсхать Нуриевның күз алдында (бәлки, турыдан-туры аның күрсәтмәсе белән дәдер) безнең мөселман зиратын бүлеп, аның бер өлешендә христиан зираты оештырдылар. Без моңа катгый рәвештә каршы! Христианнар мәетен Николаевка зиратында да, Ауди зиратында да җирләргә теләми икән, Әсхать Нуриев аларга зират өчен урын алып, аны рәсмиләштерергә тиеш. Бу – аның бурычы. Безнең таләп бер генә: бу кабер кичекмәстән мөселман зиратыннан алынып, русныкына җирләнергә тиеш.

Виктор Григорьевич – начар кеше түгел иде. Без аның белән аралашып яшәдек. Үлгәннән соң, аннан-моннан мөселман зиратының бер почмагына җирләп куярлар дип, ул исән чагында һич уйламагандыр. Билгеле булганча, ул рус зиратына җирләнүен теләде. Әлфия ханым аның бу соңгы теләген үтәмәде, рухы алдында гөнаһлы һәм бурычлы булып калды. Христиан каберенә тәре, христиан символикасы белән истәлек ташы куелырга тиеш. Үз йолалары буенча туганнары, якыннары, дуслары килеп, искә алулар үткәрергә хаклы. Алар аракы, шәраб, ашау-эчү белән башкарыла. Бер стаканга аракы салып, өстенә кабымлык куеп, аны мәет каберенә куялар. Бу аның өлеше. Ә мөселман зиратында бу гамәлләр барысы да тыела. Бу яктан караганда да каршылык килеп чыга.

Без бу хакта Әсхать Нуриев, Разия Хәлиуллина һәм Әлфия Люляева белән сөйләшүен үтенеп, районыбызның имам-мөхтәсибе, Минзәлә мәчете имам-хатибы Рәфкать хәзрәт Гыймадиевка да мөрәҗәгать иткән идек. Тик хәзрәт бу эшне эшләмәде. Бәлки, Диния нәзарәте безнең үтенечкә колак салыр? Безгә ярдәм кулы сузар?

Максуд МӨХӘРРӘМОВ.

Минзәлә районы, Чулпан авылы.

Бәхет нидә?

Кадрия апа Чистай шәһәрендә яши. Ул каенанасы белән 41 ел тату гомер кичерә. Әби биш вакыт намазын калдырмый, уразасын тота, Коръән укый. Балалар намазга басмагач, үзе бик борчыла. “Өебез чуаш ызбасына әйләнер инде, чуаш ызбасына әйләнер”, – дип еш кабатлый. Яше дә бар шул, 80нен тутыра.

Әбинең шулай дип кабатлавы Кадрия апаны уйландыра башлый. Ул да намаз укырга кирәклеген аңлый, догаларын да шактый белә югыйсә. Китаптан карап, тәһарәт алырга, намаз тәртибен өйрәнә һәм беренче тапкыр иртәнге намазны укый. Килененең бу халәтен күреп, әбинең күзләренә яшь килә. Ул Кадрия апаның аркасыннан сөеп:

– Чуаш ызбасы булмый икән, тыныч күңел белән китәм. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын, гомергә рәхәт күр, – ди.

Кадрия апа мәчеткә барып, Коръән дә укырга өйрәнә…

Әбинең яше бара – 89га җитә. Әмма намазын калдырмый, уразасын тота.

Беркөнне Кадрия апа каенанасының хәле китүен күреп, мунча яга. Аны әйбәтләп юындырып чыга. Әби рәхмәт әйтеп, аркасыннан сөя. Шикләнү юкка булмаган икән: әбинең хәле бөтенләй начараеп китә. “Бәхил, рәхмәт”, – дип соңгы сүзләрен әйтә ул. Кадрия апа күршедәге абыстайны чакырып, әби бакыйлыкка күчкәндә “Ясин” укыта. Каенанасы бик тыныч. Борчылмый. Куллары белән генә нәрсәдер өзеп алган шикелле итенә дә аннан авызына китерә. Әйтерсең җәннәт бакчасына кергән дә өзеп-өзеп җимеш ашый…

Әйе, кешенең байлыгыннан түгел, үлеменнән көнләшергә кирәк…

Нәгыймә САДЫЙКОВА.

Тукай районы, Теләнче Тамак авылы.

Әтиебез мәңге йөрәктә

Кадерле, газиз, учагының ныклы терәге булган әтиебез Рәшит Әүхәдиев мәңгегә безнең арадан китте. Аны югалтуны акылыбыз белән аңласак та, йөрәк һаман да кабул итми. Һич уйламаганда, ике атна эчендә булды шул бу хәлләр. Уч төбендә эрегән боз кебек юкка чыктың син…

Әтием, син бик күркәм сыйфатларга ия булган гади хезмәт кешесе идең. Гомереңнең 44 елын армый-талмый, зарлануны белми һаман юлда идең. Кар, буран, яңгыр дип тормадың, шофер һөнәренә гомер буе тугрылыклы булдың.

Синең үтә дә сабыр, кешеләргә игелекле, туганчыл, киң күңелле булуың сокландырды. Татар халык көйләре яңгыраса, биегәндә аякларың идәнгә тими иде. Кешеләрне, дөньяны, табигатьне яраттың. Матурлыкны гөлләр белән тиңләдең. Тормышның барлык каршылыкларын шушы күркәм сыйфатларың белән җиңеп килдең.

Әнием Хәкимә белән бер-берегезне бик олылап, хөрмәтләп яшәдегез. Ямьле май аенда кавышканга 35 ел тулган иде. Абыем белән мине җил-яңгыр тидермичә, пар канатлар булып үстердегез, олы тормыш юлына озаттыгыз. Мең рәхмәтләр сезгә!

Әтием, син изгеләрдән изге җан иясе булгансың. Бервакытта да авырыйм дип зарланмадың, үтә дә сабыр булдың, барлык тормыш авырлыкларын шул кечкенә генә йөрәгеңә җыйдың шул.

Әле дә хәтеремдә. Урамда әбиләр чуагы, шундый матур, кояшлы көн. Мин синең янга килдем. Ә син моңаеп больница тәрәзәсеннән карап утырасың.

– И кызым, шундый матур көндә монда вакыт уздыра алмыйча ятканчы, таш чабар идем, – дидең.

Күңелең белән безнең янга, өйгә ашкындың. Җомга, 18 сентябрьдә, әни сине өйгә алып кайтты. Син гүя саубуллашырга гына кайткансың. Иртән исә йөрәгең тибүдән туктады. Мин яныңда идем. Моңа һич ышанасым килми. Аяк астымда җир убылган төсле. Син бит соңгы сулышыңа кадәр сөйләшеп яттың. Саубуллашу, бәхилләшү сүзләре әйтелмәде. Чөнки икебез дә бу хакта уйламадык. Син әле яшәргә тиеш идең, яшәргә…

Кадерле әтием, гомерең нәкъ изге Рамазан Гарәфәсе кичәсе көнне өзелде. Сиңа нибары 63 яшь иде. Нәкъ Йосыф Пәйгамбәр яшендә киттең син. Яшисе дә яшисе иде әле…

Гает көнне сине соңгы юлга озаттык. Халык бик күп җыелды. Барысына да Аллаһының рәхмәте яусын.

Әти, урының оҗмахта булсын, амин! Син моңа, һичшиксез, лаек кеше. Каберләрең якты, нурлы, авыр туфрагың җиңел булсын. Син мәңге безнең йөрәк түрендә, кадерлебез!

Рәмзия ӘҮХӘДИЕВА-ВАФИНА.

Саба районы, Лесхоз бистәсе.

Комментарии