Көлә белергә кирәк

Көлә белергә кирәк

Көлү тормышны озынайта, ди халык. Шуңа күрә юк-бар сөйләп, юктан да көлеп, кызык таба ул. Ә мөселман кешесенә шаяру, мәзәк сөйләү рөхсәт гамәлме? Бу хакта «Казан Нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов белән сөйләштек.

– Алмаз хәзрәт, мөселман кешесенә көлү, шаяру ярыймы?

– Әлбәттә. Шаярту, көлү кешенең табигатенә сеңгән. Пәйгамбәребез (с.г.в) дә шаярткан. Ул: «Мин шаярсам да, дөреслекне сөйлим», – дигән. Бервакыт Аның янына бер әби килгән дә: «Минем җәннәтле булуымны Аллаһтан сора», – дип үтенә икән. Пәйгамбәребез (с.г.в.) аңа: «Әбиләр җәннәткә керми!» – дип җавап кайтарган. Әби күңелсезләнгән. Шулчак Пәйгамбәр аңа: «Син җәннәткә керсәң дә, яшь булачаксың!» – дип әйткән. Икенче риваятьтә Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләм бер кешегә: «Әй, ике колакның иясе!» – дип эндәшкән.

– Күп көлү күңелне үтерә, диләр. Бу сүзләрдә хаклык бармы?

– Пәйгамбәребездән килгән хәдис бу. Күп көлү, күп шаяру, әлбәттә, мөэминнең күңелен үтерә, калебен кырысландыра. Раббыбыз Аллаһның биргән нигъмәтләреннән ерагайта. Һәрвакыт шаяру матур күренеш түгел. «Ул мөэмин мөселманның күңелен дә үтерә, дәрәҗәсен дә төшерә», – дигән Пәйгамбәребез (с.г.в.)

– Диндә нәрсәдән көлү рөхсәт ителә?

– Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Аллаһ Тәгалә хозурында иң хәерле гамәл – мөэмин мөселманның калебенә сөенеч кертү гамәле», – дигән. Мәзәк юл белән, матур сүз белән кешенең күңелен күтәрү, мактап җибәрүнең зыяны юк. Ә менә кешенең физик хәленнән, чиреннән, диненнән, инануыннан, иманыннан көлү тыела.

– Иманнан көлүгә килсәк...

– Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Сакал – дин», – дигән. Бер кешенең ике бөртек сакалы булган. Мөхәммәт (с.г.в.) аңа карап көлгән. Икенче көнне Пәйгамбәребез (с.г.в.) аны ачуланган. Теге кеше: «Нигә кичә көлдең, ә бүген ачуланасың?» – дигән. «Кичә сакалыңда ике фәрештә уйный иде, ә бүген алар юк», – дип җавап биргән. Аллаһы Тәгалә: «Миңа һәм илчеләремә буйсыныгыз», – дигән. Бу сүзләрдән чыгып, түбәндәгене әйтергә була. Кем сакаллы кешегә: «Бабайлар гына сакал үстерә», – дип мыскыллап көлеп эндәшә, шул Пәйгамбәрнең сакал турындагы сүзләреннән һәм аның кыяфәтеннән көлә. Кем Пәйгамбәрдән көлә – шул Аллаһтан көлә. Кем Аллаһтан көлә – шул мөселман түгел, чөнки Аллаһ Тәгалә андый кешеләр турында: «Сез Аллаһтан, исемнәреннән, Пәйгамбәреннән көлдегез түгелме соң? Сез инде кяфер булдыгыз», – дигән.

– Ислам дине мәзәк сөйләүгә нинди карашта?

– Мәзәк сүз – ашка тоз ул. Мәзәк ниндидер юк-барга, алдауга нигезләнгән булырга тиеш түгел. Шаяртсаң да, дөрес итеп шаяртырга кирәк. Кешене ничек булса да көлдерү өчен ялган уйлап табып, шуны сөйләү дә дөрес түгел. Әмма кайчак мәзәкләрдә дә тирән мәгънә була. Мәзәк кебек кенә әйтелсә дә, алар кеше күңеленә үтеп керә. Ул аны бер вәгазь кебек тә кабул итәргә мөмкин. Шуңа күрә мәзәк сөйләргә туры килгән очракта да, ул хакикый булырга, беркемне дә мәсхәрә итмәскә, кыен хәлгә куймаска тиеш.

– Намаз вакытында көлеп җибәрүдән тәһарәт бозыламы?

– Намаз укылган вакыт – көлү, шаяру вакыты түгел. Шартлы рәвештә, көлүне өч төргә бүләбез: синең яныңда утырган күршең ишетә алырлык дәрәҗәдә кычкырып көлү; көлү тавышы яныңда утырган күршеңә ишетелми, көлгәнеңне бары үзең генә тоясың; елмаю. Соңгысы тәһарәтне бозмый. Тик намазда кычкырып көлү намазны да, тәһарәтне дә боза. Намаз үтәлгән булып саналсын өчен яңадан тәһарәт алырга һәм көлү сәбәпле бозылган намазны кабаттан укырга кирәк.

 

 

СОРАГЫЗ!

Мәетне яндырырга ярыймы?

Казанда крематорий төзергә җыеналар, дигәч, бер соравым туды: мөселман булган мәрхүмне яндыру рөхсәт ителәме? Бер авыл мулласы: «Очрагына карап. Әгәр дә йогышлы авырудан үлгән булса, яндырырга ярый», – дип җавап биргән иде. Ә Казандагы берәр имам бу хакта нәрсә уйлый икән?

Искәндәр бабагыз,

Аксубай районы

Соравыгызга Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирде:

– Пәйгамбәребез (с.г.в.) мәрхүмне җиргә күмәргә боерган. Шәригатебездә мөселман булган мәрхүмне яндыру катгый рәвештә тыелган. Әгәр дә берәр мөселман гаиләсендә үлем-китем булса, динебез буенча соңгы юлга юып, кәфенләп, дөрес итеп озату аның балалары, туганнары, якыннары өстенә төшә. Ислам динендә яндыру – гөнаһ. Эпидемия вакытында яндырырга ярый, дигән сүзләр ишетергә туры килсә дә, Коръәндә моның зур гөнаһ икәне ассызыклана.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде

Комментарии