Апанай мәчете

Апанай мәчете

Казанның Иске Татар бистәсендә урнашкан бу мәчет 1768-1769нчы елларда Екатерина II рөхсәте белән төзелә. Беренче вакытта мәчет бер заллы, сигез кырлы манаралы була. 1872нче елда мәчеткә төньяктан ике катлы өстәмә бина кушып салалар, ул беренчел бина белән бер үк стильдә төзелә. 1882нче елда мәчет тирәсендә кирпечтән койма эшләнә.

Апанай мәчете ТатҮБК Президиумының 1930нчы елның 6нчы февральдәге карары нигезендә ябыла. Совет чорында манара, мәчет залларының гөмбәзләре җимерелә, ә эчке як өч катка бүленә. Декоратив элементларның күбесе юк ителә. Бинада балалар бакчасы урнаштырыла. Министрлар Кабинетының 1995нче елның 18нче сентябрендәге карары нигезендә мәчет «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә тапшырыла, косметик ремонт эше башлана.

Мәчет 2003нче елга кадәр эшли, аннары төзекләндерү-торгызу эшләренә ябыла. Бу объект федераль дәрәҗәдәге тарихи һәм мәдәни һәйкәл булып тора, ул тарихи мирасны саклау буенча төрле дәүләт программаларына кертелгән, шуннан соң татар халкының архитектура энҗесе дип саналган мәчетне торгызу эшләре башланды. Ул 2011нче елда янәдән ачылды. Бүгенге көндә Апанай мәчете федераль бюджеттан финансланырга тиешле һәйкәлләр исемлегенә кертелгән.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии