Кайсы затка буйсынабыз?

Кайсы затка буйсынабыз?

Кеше шушы фани дөньяда яшәгәндә бары тик ике затка гына буйсына, ягъни ике затка гына хезмәт итә ала, өченче зат юк. Әмма ике затка да берьюлы хезмәт итә алмый. Бу ике затның берсе – барча галәмнәрне, Кояш һәм Айны, без яши торган Җир шарын, җир йөзендәге барча тереклекне, шул исәптән без, кешеләрне, юктан бар кылып тәрбияләп һәм ризыкландырып торучы Аллаһы Хак Тәгалә; икенчесе – Аллаһының ләгънәтенә дучар булган Иблис.

Берәр кешегә икенче берәү: «Син Иблискә хезмәт итәсең», – дип әйтсә, һичшиксез, ул кеше үпкәләячәк. Әмма юкка гына үпкәләмибезме икән? Чөнки бер савытта ут белән суны саклап булмаган кебек (йә су утны сүндерә, йә ут суны парга әйләндерә) ике затка да берьюлы хезмәт итеп булмый.

Аллаһы Тәгалә җир йөзендә кешеләр дөрес итеп, бер-берсенә яхшы мөгамәләдә булып, ата-анага игелек кылып, балаларны игелекле һәм мәрхәмәтле итеп үстерсеннәр өчен, ничек итеп җәннәтне кәсеп итү юлларын, барысын да аңлатып биргән Китап – Коръән иңдерде һәм шул Китапны дөрес итеп аңлатып бирүче Укытучы – пәйгамбәр Мөхәммәдне (с.г.в.) билгеләде. Әгәр без Аллаһы Тәгалә камил итеп төзеп биргән ислам диненә һәм Пәйгамбәребез с.г.в. эшләп күрсәткән гамәлләргә кеше уйлап чыгарган яңалыклар өстәмәсәк, Ул безгә бурыч итеп йөкләгән фарыз, ваҗиб, сөннәт гамәлләрне үтәсәк – без Аллаһыга буйсынучы булабыз. Әгәр инде без Аллаһының кушканнарын үтәмәсәк, шуның өстенә, Ул кушмаган гамәлләрне ислам исеменнән кылсак – Иблискә буйсынучы булабыз. Бу, ике икең дүрт булган кебек, гап-гади аңлашыла.

Әйтик, Аллаһы безгә көненә 5 тапкыр намаз укуны фарыз итеп йөкләде, ә Иблис: «Син әле яшь, болай да вакытың җитми, синең бит беркемгә дә начарлыгың тигәне юк, Аллаһы синең күңелеңдә бар, пенсиягә чыккач та укырга өлгерерсең әле», – ди. Намаз укымаган кеше кемгә буйсынган була?

Аллаһы безгә елына бер тапкыр ураза тотарга әмер итте. Иблис, безне кызганып: «Син көне буе ач торып, исәнлегеңне бетерергә җыенасыңмы әллә?» – ди. Исәнлеге булып та ураза тотмаган кеше кемгә буйсынган була?

«Малларыгызны үзара ялган, хыянәт юллар белән ашамагыз, хөкем итүчеләргә ришвәт бирмәгез…» (2-188), ди Аллаһы Тәгалә. Елына бер-ике тапкыр хәлләрен дә белмәгән балалары, ата-аналарыннан калган мирасны үзләренә генә алыр өчен, бүген бер-берсен мәхкәмәгә бирәләр, үз файдаларына хөкем чыгарсын өчен, хөкемдарга ришвәт төртәләр, үзара дошманлашып бетәләр. Алар Аллаһының әмерен үтәмәгәч, кемгә буйсыналар инде?

«Аллаһ хөкем итте вә әмер бирде: фәкать Аллаһыга гына гыйбадәт кылырга һәм ата-анага игелек итәргә. Әгәр син исән чакта аларның берсе яки икесе дә картлыкка ирешсәләр, син аларга «уф» дип тә әйтмә вә каһәрләмә, кәефләрен җибәрмә, бәлки, аларга һәрвакыт йомшак вә мөлаем сүзләр сөйләгез!» (17. 23)

Бүген 3-4 бала үстергән ата яисә ана балалары тарафыннан картлар йортына илтелә, балалары еллар буе килеп хәлләрен дә белми. Үзләре чит ил машиналарында йөриләр, елына берничә мәртәбә диңгез буйларында ял итеп кайталар, ә аларның йә әтисе, йә әнисе: «Балаларым килмәсләрме икән?» – дип көтә-көтә, картлар йортында үлеп китә. Әле шул бәндәләр бала тәрбияләү турында кешегә акыл сатып маташалар. Болар да, Иблискә хезмәт итмибез, дип уйлый торганнардыр.

«Арттырып алу уе белән бурычка мал бирмәгез!» (2. 279) Бүген чат саен «процентка акча биреп торам», дип белдерү элеп куйган рибачылар хакында сүз кузгатып тормасак та була торгандыр.

«Ий мөэминнәр! Әгәр китабий кәферләрдән бер фиркага итагать итсәгез, алар сезне иман китергәнегездән соң кире кәферлеккә кайтарырлар» (3. 100). Безнең имам вә мөфтиләрнең «китабий кәферләр»нең кулларын үбеп, кочаклашып фотоларга төшкәннәрен күргәч, «аларның бу аятьне укыганнары бармы икән?» дигән сорау туа. Халкыбызны дингә чакырырга тиешле, Коръән аятьләрен тәфсилләп аңлатып, үзләренең күркәм холыклы гамәлләре белән үрнәк күрсәтергә тиешле кемсәләр, кешеләрне ислам диненнән биздерә торган гамәлләр кылып дөнья куалар. Динебезгә яңалык булып килеп кергән бидгать гамәлләрне үтәргә кирәк, дип фәтва биреп, вәгазьләр сөйлиләр. Югыйсә Пәйгамбәребез с.г.в.: «Мин калдырган дингә яңалык кертүче булса, аның кылган хаҗы да, гомрәсе дә, укыган намазы да, тоткан уразасы да, биргән зәкяте дә, кылган изгелекләре дә кабул булмый, ул, камырдан чәч чыгып киткән кебек, исламнан чыгып китә», – диде. Инде Аллаһының Сүзе – Коръәнгә һәм Сөннәткә буйсынмаган кеше кемгә буйсынган була?

«Җени вә адәми шайтаннар, ахирәт көненә ышанмаган кешеләрнең күңелләрен үзләре ягына аудару өчен, аларга төрле ялган сүзләрне вәсвәсә кылырлар…» (6. 113).

Әйе, Иблис һәм аңа хезмәт итүчеләр: «Коръән укып дога кылуның нинди начарлыгы булсын, әнә чиркәү әһелләре мәҗүсиләрдән килгән поминкалар уздыралар, ә сез алардан кимме әллә, Коръән мәҗлесләре уздырмасагыз да, туганнарыгыз үлгәч, хаслап мәҗлесләр уздырыгыз, намаз укып тормагыз, ураза тотып исәнлегегезне бетермәгез!» – диләр.

Бервакыт шулай «белдекле» кеше булып күренергә тырышып, әллә нәрсәләр сөйләнгән кешегә сорау бирәм: «Үзегез Коръән мәҗлесләрен еш уздырасызмы соң?» – дим. «Аллага шөкер, минем әле бер туганымның да үлгәне юк, әти-әнием дә исән-саулар, андый необходимость туганы юк», – ди бу. Моны ишеткәч егылып китә яздым. Милләтебез бидгать гамәлләргә шул чаклы муеннан кереп чумды ки, мәҗлесләр бары мәетләр булганда гына уздырылырга тиеш, дип, Иблис сүзләренә катгый ышанып беттеләр.

Аллаһы Тәгалә андый вакытта бидгатьчеләргә мөселманнар нәрсә дип әйтергә тиешлеген хәбәр биреп әйтә: «Коръән белән гамәл кылучы хак мөэмин, Коръән белән гамәл кылмаучы бидгатьчеләргә әйтер: «Хак илә батыл арасын аеручы һәм сезнең белән безнең арада булган хәлне ачыклаучы Коръәнне читкә куеп, адашкан кешеләрнең ялган сүзләрен, батыл гамәлләрен диндә дәлил итеп алыйммы? Хәлбуки, Аллаһы Тәгалә һәрнәрсәне яхшы төшендерүче һәм уң белән сулны ачык өйрәтүче Коръәнне иңдерде, ягъни Коръән миңа гына түгел, ул сезгә дә, аның белән гамәл кылыгыз» (6. 114).

Әйе, бүген сирәк кенә булса да кайбер мөселманнар бидгать гамәлләргә каршы чыгып, дөреслекне аңлатырга тырышалар. Әмма күпчелек имамнар аларга каршы чыгалар, аларны наданлыкта гаеплиләр. Әгәр имамнар арасыннан берәрсе бидгатькә каршы чыкса, аны эшеннән алып ташлыйлар.

Чөнки Иблис Аллаһыга вәгъдә итеп әйтте: «Ий Раббым, гиззәтең хакы өчен әйтәмен, кешеләрне һәммәсен аздырачакмын. Мәгәр ихлас булган мөэмин бәндәләреңне аздырырга көчем җитмәс» (38. 82,83).

Һәм, әйтергә кирәк, Иблис үзенең вәгъдәсен җиренә җиткереп үти. Карагыз әле, җәмәгать, Иблис үзе үк «мин кешеләрне адаштырачакмын», дип әйтеп тора, ә без аны дус итеп, аңа ышанып йөрибез. Бу: «Мин сине ут төртеп яндырам әле», – дип торган кешене дус итеп йөргән кебек була түгелме соң?

Кызганыч ки, бүген үзен мөселман дип санап йөрүче татар халкының 98 проценты Аллаһы Тәгаләнең Сүзенә һәм Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) Сөннәтенә караганда Иблиснең сүзләренә ныграк ышаналар.

Югыйсә, Аллаһы Раббыбыз безне Коръәндә даими рәвештә Иблистән сакланырга чакыра: «Ий мөэминнәр! Һәммәгез дә берләшкән хәлегездә Коръән эчендә булган тынычлык, хаклык юлына керегез! Әмма Коръән хөкемнәренә, тынычлык юлына каршы булган шайтан юлына кермәгез! Ул сезгә мәгълүм булган ачык дошман» (2. 208).

«Янә хайваннардан йөкләр күтәрә торганын һәм йоннарыннан түшәк ясала торганын яралттык, Аллаһ ризыкландырган хәләл-пакь ризыклардан ашагыз-эчегез вә шайтан эзенә иярмәгез! Ул сезгә ачык дошман» (6. 142).

Хак Тәгалә Иблисне мөселманнарның каты дошманы дип атый. Мөхтәрәм милләттәшләр, ни өчен соң без үзебезнең дошманыбызга – Иблискә буйсынып, Аллаһының аятьләрен инкаръ итәбез, кушканнарын үтәүдән тайчынабыз, төрле сәбәпләр эзлибез. Ә бит ахирәт көнендә Аллаһы Тәгалә безгә әйтәчәк: «Ий Адәм балалары, Мин сезгә әйтмәдемме һәм белдермәдемме шайтанга гыйбадәт кылмагыз, вә аның сүзе белән йөрмәгез, әлбәттә, ул сезгә ачык дошмандыр, дип» (36. 60.)

Мөхтәрәм милләттәшләр, без барыбыз да шушы дөнья белән хушлашып Аллаһы каршына барачакбыз, кайчан китәчәгебез безнең үзебезгә мәгълүм түгел. Аллаһы Раббыбыз тәфсилләп безгә Иблиснең каты дошман икәнен аңлатып тора. Әйдәгез, Иблистән баш тартып, Коръән һәм Сөннәткә кайтыйк. Тик йөрсен Иблис пыр тузынып, ә без үзебезне тәрбияләп, ризыкландырып торучы Хак Тәгалә әмер иткәнчә яши башлыйк. Әнә бит Аллаһы Тәгалә безне алданмаска чакыра:

«Ий кешеләр, Раббыгыздан куркыгыз, Аңа гөнаһлы булудан сакланыгыз, вә кыямәт көненнән куркыгыз, ул көндә ата үз углының гөнаһын өстенә алмас, һәм баласы атасының гөнаһысыннан аз гынасын да өстенә алмас, Аллаһының вәгъдәсе хактыр, кыямәт булачактыр, сезне дөнья рәхәте алдап ахирәттән мәхрүм итмәсен, һәм сезне шайтан фәхеш, хәрам эшләрне вә бидгать гамәлләрне эшләтеп, фарыз гамәлләрдән тыеп, «Аллаһ ярлыкаучы», дип, Аллаһ исеме белән алдамасын!» (31. 33)

Иблис коткысыннан котылып, Аллаһының ризалыгына ирешердәй гамәлләр генә кылуыбызны теләп,

Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА

Комментарии