Әни күчтәнәче

Гадәттәге эш көнем. Төшке ашка өйгә кайтып йөрмим. Шунлыктан чәйләп алырга ниятләдем. Никтер кинәт кенә әни пешергән тәмле камыр ризыклары күз алдымнан йөгереп үтте дә, авыздан сулар килеп куйды.

Шул мизгелдә, ышанасызмы, юкмы, кесә телефоныма әнием шалтыратты. «Кызым, күрше абыең шәһәргә бара икән, аңа өчпочмаклар биреп җибәрдем, эш урыныңа кертеп чыгарга куштым. Яңа гына пешеп чыктылар, тәмләп аша!» – ди. Гаҗәпләнү катыш шатлыктан зур булып ачылган күзләремнән энҗе бөртегедәй яшьләр тәгәрәде.

Иии, әни, бәгырькәем! Балаңның уйларын чакрымнар аша да йөрәгең белән тоясың ахры шул син! Юкка гына, ана белән бала арасын күренмәс җепләр бәйли, дип әйтмиләрдер шул. Әниемнең кайнар өчпочмакларын күкрәгемә кысам. Әйтерсең лә әниемнең кул җылысы гына түгел, күңел җылысы да сеңгән аларга. Бөтен бүлмәне тәмле ис биләп ала. Кергән кешеләр дә кызыгып чыгып китәләр хәтта! Үземне әлеге минутта иң-иң бәхетле кеше итеп хис итәм. Әйе, чыннан да искиткеч бәхетле кеше мин. Чөнки мине үзенең изге догалары, киңәшләре, фатихалары белән фәрештәдәй яклап, саклап, кайгыртып торучы әнкәем бар!!!

Көн дә иртән йокыдан торуга, кулларым билгеле бер гадәт буенча телефонга үрелә. Әниемнең номерын җыям да, ул каршы яктан җавап биргәнче тын алырга да куркып торам. «Саумы, кызым, исән-сау гына йокладыгызмы?» – дип ягымлы тавышы белән дәшүгә, бөтен тәнем буйлап әйтеп бетергесез рәхәт дулкыннар тарала. «Хәерле иртә, әни! Үзең ни хәлдә?» – дигән сорауга, һичбер зарланусыз: «Бар да яхшы!» – дигән җавап ишетәм. Әле шулай көн дәвамында берничә тапкыр әнием белән шалтыратып хәл белешәбез.

Инде шушы бәхетле минутлардан мәхрүм итмәче, дип, Аллаһыма ялварам. Якыннарымны хәвеф-хәтәрләрдән саклый күр, алдагы көннәрдә дә гомерләребезне бәрәкәтле, имин итә күр, дип, белгән догаларымны пышылдыйм!

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,

Азнакай шәһәре

Комментарии