Мин – мулланың тормышы…

Мин – мулланың тормышы…

Бисмилләәхир-рахмәәнир-рахиим. «Безнең гәҗит»тән традицион Ислам турындагы язмаларны укыгач, мин дә сезгә үз проблемаларымны язарга булдым әле.

Үзегез уйлап карагыз: мин – ялгыз карт кеше, 8 мең сум пенсия алып яшим. Ул акча миңа яшәргә җитми. Дәүләт пенсионерларны шулай яхшы кайгырта. Шуңа күрә дә пенсионерларның күбесе эшләргә мәҗбүрләр. Минем исә эшләргә исәнлегем юк. Шуңа мин авылда булырга ризалык бирдем. Чөнки берәр мәет булса, аның Зенә, 7есенә, 40ына, елына барып бушлай ашыйм һәм 500 сум чамасы сәдәка да җыям. Әле 100 сумнан да ким булмаган гүр садакасы да бирәләр. Шулай итеп бер мәеттән генә дә миңа 3 мең сумга якын акча керә. Аена бер булса да мәет булып тора. Аннары никахлар, исем кушулар да бар. Кыскасы, минем пенсиягә яхшы ук өстәмә кереп бара. Әле халык арасында зур дәрәҗә дә – өрмәгән җиргә утыртмыйлар. Йөрисең шунда бик «вәжний» кеше булып, үзеңне бик акыллыга санап. 3 тиенлек акылың булмаса да. Шуның өчен муллаларны алыштырып та булмый – муллалыкка чират. Ә шул сәдәкалар булмаса, муллалыкка кеше таба алмас идегез. Әнә, мәдрәсә бетереп кайткан бер кешедән җомганы алып баруын сораган идек тә: « итеп куйсагыз гына алып барам», – дип баш тартты. Бер Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен йөрүче юк хәзер, булса да бик сирәк. Барысы да коммерсант дин белән кәсеп итүчеләр.

Бер егеткә бабайларны гарәпчәгә укытырга кушкач та акча сорады. Бирдек моңа 20 мең сум акча. Ике көн укытты да качты, бүтән күренмәде, акчаны да кире кайтармады. Чын ихлас мөселманнарны хәзер табуы бик авыр. Әгәр дә бу булган 3есе, 7есе, 40ын, гүр сәдакаларын бетерәбез дисәгез, имамнарга эш хакы түләүне җайга салыгыз. Яки һәр мулла үз кәсебен булдырырга тиеш.

Мулла белән бергә калган бабайлар да, шулай ук, бушлай ашап, бераз сәдака җыялар. Шуннан соң аларның бу бидгать гамәлләрен ташлатып кара. Ташламаячак алар моны. Безне шулай тәрбияләделәр инде, гөнаһлардан курыкмаска өйрәттеләр.

Халыкның наданлыгы һәм җаһил имамнарның, дин дошманнарының, Тәлгать Таҗетдин, Фәрит Салман кебекләрнең исламга каршы зур эш алып баруы да безнең эшчәнлектә бик зур каршылык булып тора. Бу ике кеше хәтта Аллаһы Тәгаләнең сүзләренә каршы чыккан, Коръәннең тәрҗемәләрен тыюда катнашкан. Нәкъ пәйгамбәребез с.г.в. вакытындагы мөшрикләр кебек.

Минемчә, хәзер мәдрәсәләрдә дә алга китеш юк, яшьләрне дә ялганлап, гөнаһлардан курыкмаска өйрәтәләр. Чөнки тирә-якта шундый сүзләрне ишетергә мөмкин: син урлап, аракы эчеп, зина кылып, кеше үтереп йөрсәң дә, Аллаһка ышанасың икән – шул җитә, син барыбер мөселман. Исламның 5 баганадан торганын, шуның бер баганасы гына булмаса да, кешенең Исламнан чыкканын аңламыйлар. Моны аңлатучы да юк. Шайтан да бик көчле, вәсвәсә кылып кына тора.

Аннары, бу бидгать гамәлләрне, йолаларны үткәрүне сорап, адәмнәр үзләре үк киләләр ич. Бармасаң, яхшы түгел һәм сине ваһһабчы дип тә әйтүләре бар, муллалыктан да төшерәчәкләр. Менә шулай ике ут арасында яшибез инде. Әйе мәетләргә догалар кирәк, әмма без аларга, көненә биш мәртәбә, намаз саен дога кылабыз. Аннары, алар исеменнән бик күп төрле әҗерле гамәлләр бар. Мәсәлән, алар исеменнән корбан чалу, хаҗга бару, сәдәка бирүләр һәм башкалар. Ник соң боларны үтәргә берсе дә ашкынып тормый? Шуннан нәтиҗәсен үзегез ясагыз.

Сезгә бәхетләр теләп, Шамил бабагыз.

Самара өлкәсе.

РЕДАКЦИЯДӘН: әлеге авторның ихласлыгы, аның адашулы фикерләрен, иман өчен хезмәт итүне кәсеп итеп аңлавын гафу да итәр, бәлкем, һәрхәлдә, Белүче һәм Кичерүче без түгел. Укучыларыбыз, бигрәк тә дин әһелләре әлеге мәкаләгә дәшми калмаслар дип уйлыйм. Кайбер гамәлләрне әҗерле дип атап ялгышса да, без бу мәкаләне үзгәрешсез бирергә булдык. Әйдәгез бергәләшеп тәкъваланыйк!

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

 

Комментарии