- 25.10.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №42 (24 октябрь)
- Рубрика: Иманга юл
Нинди генә уенчыклар юк хәзер. Кибет киштәләрендә тезелеп торган курчаклар, төрле хайван рәвешендәге йомшак уенчыклардан күзләр камаша. Берәр бәйрәм якынлашса да, бүләккә тизрәк шуларны алабыз. Ярый да яшь балага бүләк итсәң… Күп кенә яшьләр дә йомшак уенчык ярата бит. Миндә дә алар җитәрлек. Ә Ислам дине буенча, җан ияләрен гәүдәләндергән предметлар өйдә торырга тиеш түгел диләр. Бу, чыннан да, шулаймы? Без бу хакта Теләче районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиевтан сораштык.
– Ислам дине буенча өйдә җанлы предметлар тотарга ярамый. Пәйгамбәребезнең: «Эт һәм фотосурәтләр булган өйдә фәрештәләр булмый», дигән сүзе бар. Фәрештәләр булмагач, бу йортта шайтан һәм хәерсезлек бар дигән сүз. Шуңа нигезләнеп, фотосурәтләрне диварга элеп һәм ачык итеп куярга ярамый. Аларны истәлек буларак альбомда саклау һәм шкафта тотуда кимчелек юк. Ягъни ачык булмаган хәлдә саклау тиеш. Уенчыклар белән дә шундый ук хәл. Уенчыкларны балаларыбызга, оныкларыбызга алу рөхсәт ителә, бу кимчелек түгел, ләкин бу уенчыклар белән уйнаганнан соң, алар җыелып, капланып куелырга тиеш.
– Димәк, фотога төшүдә кимчелек юк?
– Истәлек яки документлар өчен һәм инде туганнарың белән фотога төшәргә рөхсәт ителә. Әмма күп тапкырлар фотога төшү ярый торган эш түгел, чөнки бу кирәксез гамәл. Фото ул кешене ничек бар, шулай чыгара. Динебездә ярамый торган әйбер – кешенең рәсемен ясау. Портретлар, һәйкәлләр, сыннар ясау дөрес гамәл саналмый. Чөнки пәйгамбәребезнең хәтта шундый хәдисе бар: «Кыямәт көнендә шушы ясаган рәсемнәрегезгә Аллаһы Тәгалә җан өрергә әмер итәр». Ә бу эшне кеше булдыра алмый һәм кеше кулы белән ясалган әйберләрдә бер генә булса да кимчелек кала. Ягъни кеше һәрбер сызыгын, һәрбер өлкәсен ясап бетерә алмый. Шуның өчен дә бу нәрсә Исламда тыела, ләкин сурәткә төшү рөхсәт ителә.
Әйе, әллә нинди кыяфәттә төшкән фотоларны күрергә туры килә. Интернеттагы социаль челтәрләрдә дә фотодан күп нәрсә юк. Исмәгыйль хәзрәтнең әлеге сүзләреннән соң «В контакте»да фотосурәтләр альбомын бетереп аттым. Өйдәге уенчыкларны гына нишләтәсе?! Кеше бүләк иткән әйберне ташлап та булмый. Берәр яшь бала килсә, аларны уйнатам инде. Бәйрәм җитә калса, уенчыклар бирмәскә дип әйтеп куйдым. Ислам дине кагыйдәләре ничек кенә күп булып күренсә дә, аларны үтәп бетерү кыен кебек тоелса да, хак динебезгә хөрмәт белән карарга һәм Ислам таләпләрен үтәргә тырышырга кирәк.
Алинә ХӘБИБУЛЛИНА.Рәсем ясарга ярамый?.. ,
Комментарии