Күкләрдә язылган язмыш

Күкләрдә язылган язмыш

Тирәнрәк уйлап карасак, һәрбер урман – үз агачы, һәр болын үз чәчкәсе белән матур булган кебек, безнең милләт тә үзенең талантлы, халык арасында шактый зур танылу алган ул-кызлары белән күркәм. Байлангар авылында туып-үскән, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, күп санлы китаплар авторы, оста мәзәкче Тәлгать Самат улы Нәҗмиев та әнә шулай халкы өчен, аның киләчәге өчен борчылып яшәүче шәхесләрнең берсе иде. Ул зур дәрәҗәләргә ирешсә дә, гади булып кала белде. Шул гадилеге, ярдәмчел булуы белән безнең күңелләрдә калды.

Шул уңайдан, Байлангар авылы китапханәсендә язучы-журналист Тәлгать Самат улы Нәҗмиевның якты истәлегенә багышланган «Күкләрдә язылган язмыш» исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Чарага районыбызның китап сөючеләре, китапханәчеләр, укытучылар, укучылар, язучының гаиләсе, авылдашлары, туганнары, дуслары җыелды. Һәрберсе Тәлгать аганың кешелекле, яхшы күңелле булуын сөйли, каләмдәш дуслары аның белән бергә узган елларны сагына, аның белән бәйле хатирәләрне яңарта.

Китапханә ишеген ачып керүгә күзем Тәлгать ага кебек ачык йөзле бер әфәндегә төште. Баксаң, язучының улы Нияз Нәҗмиев икән. Иң беренче чиратта, бигрәк тә иҗат кешесе булганда, гаиләңнең сине аңлавы бик мөһим. Бу яктан безнең якташыбыз уңган. Арча районы Сеҗе авылы кызы Лемара ханым белән Тәлгать ага бик матур яшәп, ике балаларына гомер биреп, башлы-күзле иткәннәр. Бүгенге көндә улы Нияз, кызы Гөлназ да гаиләле, үз тормышларын бер җайга салып, алга атлап баралар. Сәхнәдә аның гаиләсе чыгыш ясаганда дулкынлану, сагыну хисләре тагын да көчәйде, ләкин иманым камил: язучының гаиләсе аның йөзенә беркайчан да кызыллык китермичә яшәвен дәвам итәчәк.

Тәлгать ага мәзәк остасы иде, шуңа да кичәбез моңсу төсмер алмады. «Фәнис Яруллин аның мәзәкләре турында болай дигән: «Тәлгать Нәҗми мәзәкләренең үзенчәлеге шунда – ул безне кешни-кешни көлдерергә тырышмый. Хикмәтле хәлләрне, кызыклы кешеләрне зәвык белән бәян итә, көлеп-шаярып, туган-яшәгән төбәгенең, Саба якларының тарихын яза, энциклопедиясен төзи», – дип сөйләде Вәкказов Хатмулла. Китапханәгә тезеп куелган китап күргәзмәсе арасыннан әдәбиятны үз итүчеләр иң элек Тәлгать Нәҗмиевның яңа басылып чыккан «Изге сәфәр җиңел гамәл түгел» дип исемләнгән китабы белән кызыксынды.

Ике сәгатькә сузылган тантанада җырчылар моңлы җырларын бүләк итсә, укучылар нәфис сүзгә өстенлек бирде. Авылыбызның мөхтәрәм кешеләре Газизуллина Гөлфия апа, Йөзмөхәммәтов Габделфәт абый, мәктәп директоры Кәримуллина Резидәләр чыгыш ясады.

– Күп еллар «Саба таңнары» газетасында хезмәт итеп, шул якларда гомер итсә дә, үзенең туып-үскән авылын онытмады. Һәрдаим мәктәпкә укучылар белән, мәдәният йортына авылдашлары белән очрашуларга ашкынып кайтты ул, – дип рәхмәт сүзләрен ирештерде кыз туганы Рүфия Гыйльметдинова. «Күкләрдә язылган язмыш» дип исемләнгән кичәдә безгә аның үзен күрү насыйп булмаса да, тантанага килгән һәркем аны хатирәләр, истәлекләр аша үз янәшәсендә хис итте. Тәлгать ага Нәҗми безнең күңелләрдә ул!

Фәния РӘХИМОВА,

Кукмара районы үзәк китапханәсе библиографы

Комментарии