Ислам диненә кайтырга Фиргавен ярдәм иткән

Ислам диненә кайтырга Фиргавен ярдәм иткән

Статистика мәгълүматларына караганда, бүген дөньяда 7 млрд 68 миллионнан артык кеше яши, шуларның 1 млрд 757 миллионнан артыгы – мөселманнар. Төгәл саннар белән күрсәткәндә, ул 24,86 процентны тәшкил итә.

Моннан бер гасыр элек тирәсе безнең төбәгебездә һәм гарәп илләрендә генә мөселманнар күпләп яшәгән булса, без бүген бөтен дөнья буйлап күпләрнең ислам диненә кайтканын күрәбез. Минем үземә шушы ислам динен кабул итүчеләрнең ничек, ни сәбәпле, нинди шартларда исламга кайтуларын уку бик тә кызыклы һәм сөенечле. Шуларның берсе ул – Морис Бюкайның ислам динен кабул итү тарихы.

Танылган хирург Морис Бюкай Франциядә христиан гаиләсендә дөньяга килә. Мәктәптән соң Франция университетының медицина факультетына кереп белем ала. Аны уңышлы тәмамлап, хирурглык юлын башлап җибәрә. Бервакыт тормышын бик нык үзгәртерлек бер вакыйга була.

Французлар үзләренең археологиягә һәм төрле тарихи кыйммәтләргә мәхәббәте белән аерылып тора. 1981нче елда хакимияткә президент Франсуа Миттеран килгәч, тикшерүләр үткәрү өчен, Мисырдан фараонның мумуиясен алып кайталар. Тикшерү эшләренең җитәкчесе итеп Морис Бюкай билгеләнә. Белгечләр мумуияне кире торгызу белән шөгыльләнгәндә, Морис Бюкай фараонның үлеме турында баш вата. Заманча аппаратлар белән тикшерү ярдәмендә фараонның диңгездә батып үлгәнлеге һәм аннан чыгарылганы ачыклана. Шуңа да карамастан аның тәне, башка мумияларга караганда, бик яхшы хәлдә сакланган. Морис Бюкай, зур ачыш ясадым, дип уйлый. Ә танышлары аңа, бу турыда мөселманнар инде күптән белә, Коръәндә язылган, дип әйтәләр. Әмма Бюкай дустының сүзләренә ышанмый, чөнки мумияне бары тик 1898нче елда гына табалар, ә Коръән – моннан 1400 елдан да элегрәк булган китап. Менә шул өзек: «(әй, Фиргавен) синнән соң киләчәк буынга гыйбрәт булсын дип, бүген синең гәүдәңне коткарачакбыз. Тик кешеләрнең байтагы хак аятьләребездән хәбәрсез» (Юныс сүрәсе, 92).

Фиргавен, Муса пәйгамбәрнең артыннан үз гаскәре белән куганда, суда батып үлә, дип әйтелә башка изге китапларда. Әмма ничек үлүе һәм тәненең ничек юкка чыгуы турында билгеле түгел.

«Ничек Мөхәммәд моның турында мең елдан артык элек белгән, ә мин әле яңа гына?» – дип уйлана Морис Бюкай. Тикшереп бетергәннән соң, Фиргавеннең тәне кире Мисырга кайтарыла.

Шуннан соң Бюкай Тәүрат китабын укып карый, әмма бу турыда анда берни дә тапмый.

Күпмедер вакыттан соң Согуд Гарәбстанына табиплар конференциясенә бара. Иң беренче эш итеп ул үзенең әлеге ачышы турында сөйли. Ә андагы галимнәр аңа «Юныс» сүрәсенең 90, 91, 92нче аятьләрен укыйлар. Ул шок хәлендә кала һәм шунда ук бөтен җыелган халык каршында: «Коръәннең хаклыгына ышандым», – дип әйтә. Шулай итеп ул Франциягә үзгәреп кайта. Алдагы ун ел дәвамында фәнни ачышларның Коръәндә әйтелгәннәр белән ничек тәңгәл килүен өйрәнә. Һәм бу изге Китапта фәнгә карата бернинди дә каршылыклар тапмый. Үзенең тикшерүенең нәтиҗәсе итеп ул: «Библия, Коръән һәм фән» дигән китабын чыгара. Нәшер ителгәннән соң китапны тиз арада сатып алып бетерәләр. Берничә йөз меңнәр тираж белән кабат басылып чыга ул. Француз теленнән гарәп, инглиз, төрек, фарсы, немец телләренә тәрҗемә ителә. Бик күп галимнәр шушы китаптан хаталар табарга теләп аны өйрәнгәннән соң, үзләре дә Ислам динен кабул иткәннәр.

Сөмбел ШӘРИФУЛЛИНА

Комментарии