Ислам дине бабайлар карамагында

Ислам дине бабайлар карамагында

Мәҗлесләрдә еш кына, шулай ук үземә шалтыратып та, милләттәшләребез эчтәлеге бер яссылыкта яткан сорау бирәләр. Төрле кеше төрле рәвештә бирсә дә, аларның биргән сорауларын гомумиләштереп әйтсәк, болайрак: «Ни өчен безнең мәчетләргә кергәч, ишек төбендә утыручы бабайлар шулай тупас сөйләшәләр? Кизү торырга мөселман кешеләрен куярга ярамыймы әллә?»

Әлбәттә, мондый сорау бик кырыс булып тоела, кызганычка, болай сорау бирүче тулысы белән хаклы. Үземнең тәҗрибәдән чыгып әйтәм, Татарстанның теләсә кайсы шәһәрендәге теләсә кайсы мәчеткә килеп кергәч тә, йөз очракның 80ендә, кизү торучы бабай: «Кем кирәк сиңа? Нигә килдең?» – кебек сораулар белән каршы ала. Әле бу ир кешене шулай каршы алалар. Әгәр берәр хатын-кыз яулыксыз һәм кыска күлмәктән килеп керсә: «Нишләп йөрисең монда? Бар, киенеп кил, фәрештәләрне куркытып йөрмә!» – дип, куып та чыгаралар. Әйтерсең лә мәчеттә кизү торучы бабай бала чактан ук шәригать кушканча яшәгән дә балаларын да ислам динендә тәрбияләп үстергән.

Мөхтәрәм милләттәшләр һәм үзләрен мөселман булырга дәгъва белдерүче намаз әһелләре! Без барыбыз да динебезне тыйган СССР дигән дәүләттә яшәп, коммунистларның армый-талмый коммунистик тәрбиясен алып үcкән халык. Бүген халкыбыз менә-менә ислам дине турында уйлана башлаган чорда яшибез. Халкыбыз ислам диненә кайтсын өчен, бер-беребезгә бик игътибарлы һәм ихтирамлы булу сорала. Дөрес, инде бүген демократлар тәрбиясендә үскән бер буын өлгерде, дин иреге дә бирелде кебек, әмма, ни кызганыч, демократлар тәрбиясен алып үскән яшьләребезнең әхлаклары коммунистлар тәрбиясе алып үскән буынныкыннан да берничә тапкыр түбәнрәк. Хәтта инде ислам динен кәсеп итеп алган күп кенә имамнарыбызның әхлаклары да идәннән түбәнрәк. Олыны – олы, кечене кече итә белүчеләре бик сирәк очрый. Бу безнең милләтебезнең фаҗигасе.

Сүземне мәчеттә кизү торучылар хакында башлаган идем. Менә шушы кизү торучыларны, имамнарны борчып йөрмәсеннәр өчен, сакчы итеп куйганнар шикелле тоела. Ә бит киресенчә булырга тиеш. Шәһәр мәчетләренең һәрберсендә, ким дигәндә, өч-дүрт имам бар. Кизү торучы бабай ниндидер сорау яисә гозер белән килгән кешене елмаеп, мөселманча сәламләп каршы алып, нинди гозер белән килгәнлеген сорашып, мәчеттәге берәр имам янына озатып куярга тиеш. Әгәр инде яулыксыз һәм җиңсез күлмәк белән хатын-кызлар килеп керсә, шундый очрак өчен мәчеттә өч-дүрт яхшы матур халат белән матур ак яулык булырга тиеш. Килгән хатын-кызга шул халат белән яулыкны биреп киендерергә. Шул халатны киеп, яулыкны бәйләгән хатын-кызга кизү торучы бабай: «Сөбханаллаһ, ничек килешеп тора үзегезгә», – дип, мактый-мактый, имам янына озатып куйса, бу шәригать кушканча булыр иде. Шуның өчен мәчеттә өч-дүрт имамның берәрсе, чиратлашып, инде иртәнге сәгать 8дә мәчеткә килгән кешеләрне кабул итеп торырга бурычлы, әгәр алар Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә иман китергән булсалар. Аллаһының камил итеп төзеп биргән ислам динен, мәчеткә өйлә вакыты кергәндә генә килеп, кешеләргә ирештереп булмый. Имамнарның төп бурычлары намазга килгән халыкны намаз укыту түгел, аларның төп бурычы – мәчеткә гозер белән, сәдака бирергә килгән халыкка ислам диненең асылын аңлату, аларны намазга тарту, аларга әхлакый тәрбия бирү. Имамнарның бурычы – мәктәпләргә, балалар бакчаларына, төрле сәнәгать оешмаларына йөреп, халыкны исламга чакыру. Әмма моның өчен әле имамнарның үзләренең әхлакларын тәрбиялисе бар шул.

Ә инде әхлаклы имамнар укытып чыгару максатыннан дини уку йортларына шәкертләр кабул итәр өчен, бер-ике ел әзерлек курслары ачып, шул курсларда камил төстә татар телен һәм әдәбиятын, әхлак дәресләрен, үзебезнең милләттән чыккан ислам дине галимнәренең хезмәтләрен, нәрсә ул гамәл һәм нәрсә ул гореф-гадәт икәнен аера белергә өйрәтергә кирәк. Яшьләрнең хәтере әйбәт, аларның күбесе Коръән аятьләрен бала чактан ук ятлаган, Коръәнне дә укырга өйрәнгән була, әмма дини уку йортына кабул итәр өчен бүген инде мондый белем генә җитми. Бүген безгә әхлакый тәрбия алган, үзләре фикер йөртергә сәләтле булган, татар телен камил белгән һәм башка фәннәрне дә яхшы үзләштергән имамнар кирәк, чөнки Аллаһы Тәгалә мөселманнарны белемле һәм гыйлемле булырга чакыра. Өммәтнең афәте – надан имам. Коръән укый белү, кешеләрне намаз укыта белү әле гыйлемле булу дигән сүз түгел. Имам кеше төрле яклап белем иясе булырга тиеш.

Бүген Татарстанда 5 меңләп имам бар, диләр. Шуларның күпмесе югарыда китерелгән таләпләргә туры килә икән? Әйтүе кыен. Әгәр инде мәчетләрдәге имамнарның үзләренең дә әхлагы юк икән, Коръән укудан башка берни белми икән, ул мәчеттә кизү торучы бабайлар ничек итеп мәчеткә килгән кешеләрне яхшы итеп кабул итә белсен ди?!

Бүген Татарстанда халыкны ислам диненә чакырырга телибез икән, иң беренче чиратта, булган мәдрәсәләрдә һәм башка дини уку йортларында әхлаклы, һәрьяклап белемле, һөнәрле имамнар тәрбияләүне беренче урынга куярга кирәк. Кызганычка, бездә барысы да киресенчә эшләнә.

Шәкертләргә яхшы белем бирүне җайга сала алмаган РИУ булган көенчә, Болгар шәһәренең хәрабәләре арасына илтеп, ислам шәригатен укытырдай тиешле укытучыларсыз, ислам галимнәре булмаган көенчә, ниндидер Академияләр төзү белән халыкны ислам диненә тартып, имамнарны әхлаклы итеп булмый.

Димәк, һаман да мәчетләребезгә сирәк кенә килгән кешеләрне дә мәчеттән, диннән биздереп утыручы бабайларыбыз үз эшләрен дәвам итеп утырачаклар.

Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА

Комментарии