Тәрбия җитми

Унбер ай буена сагынып көткән олы кунагыбыз – изге Рамазан ае инде сиздермичә үтеп тә бара. Нәтиҗәләр ясар вакыт та җитеп килә. Уразаларыбызны җиренә җиткереп тоттыкмы? Көннәребезне изгелектә, төннәребезне гыйбадәттә үткәрдекме? Күңелләребезне, калебләребезне чистартып, Аллаһның ризалыгына ирешә алдыкмы? Һәрбер кеше үзенә шул сорауларны биреп, җавабын эзләргә тиеш.

Быел Рамазан ае озын, кызу вакытка туры килеп, аеруча мөселманнардан сабырлык таләп итте. Сәхәр вакыты бик иртә, ифтарлар соң. Мәчетләрдә таравих намазлары нәкъ сәхәр алдыннан гына тәмамлана. Шул сәбәпле мәчетләрдә ифтарлар үткәрү киң таралган.

Казанда мәҗлесләр 10 мәчеттә үткәрелде, ә республика буенча аларның саны якынча 127гә җитте. Шул урында туктап, Казан ифтарлары турында аерым языйм. Быел алар «Мәрҗани», «Хузайфа», «Гаилә», «Казан нуры», «Әниләр», «Ярдәм», «Мәдинә», «Ризван», «Рамазан» мәчетләрендә, Русия Ислам институтында һәм башка җирләрдә үткәрелде.

Төрле мәчетләрдә табыннар матди мөмкинчелеккә карап корылды. Кайсыбер ифтар табыннары аеруча мул иде. Авыз ачучыларның саны өч йөзләп, кайбер мәгълүматлар буенча, биш йөзгә дә җитте. Әлбәттә, мәҗлесләрдә катнашучыларның барысы да ураза тотучылар түгел. Араларында бала имезүче, авырлы хатыннар да, мескен-фәкыйрьләр дә бар. Шушы урында мине тетрәндергән бер вакыйга турында сөйлисем килә. Ифтар мәҗлесендә урта яшьләрдәге бер ханым: «Әбиләр янында ризык калмый, сезнең янга утырсам ярыймы?» – дип рөхсәт сорап, минем яныма килеп утырды. Мәҗлес беткәч, ул да, башкалар кебек, калган ризыкны сумкасына тутыра башлады. Бу күренеш миңа бик ошап бетмәсә дә: «Бәлки, чынлап та, мохтаҗдыр, йа Раббым, безне шундый көннәргә калдырма», – дип уйлап куйдым. Рамазанның соңгы көнендә ифтар вакытында шул хатын яныма килеп, сөенгән кыяфәттә: «Бүген мин беренче көн эшкә чыктым», – дип, миңа ун сум сәдака бирде. Шул мизгелдә мин тетрәнеп киттем. Чыннан да, ифтарларга төрле хәлдәге кешеләр килә, араларында чын мәгънәсендә мохтаҗлык кичергәннәре дә бар бит. Шуны истә тотып, сабырлыкларыбызны җуймыйк.

Ифтар ул – мөселманнарны берләштерә торган бер бәйрәм. Кардәшлек хисләрен арттырып, әҗер-савапка ирешү өчен өстәмә мөмкинчелек. Әмма һәммәбез дә үзебезне шуңа ирешерлек итеп тота микән? Кайбер очракларда гамәлдә тискәресе дә күренә. Мәҗлестә катнашучылар арасында бер-берсенә карата хөрмәт, сабырлык, мәрхәмәтлелек җитеп бетми. Хәтта нәфрәтләнү очраклары да сизелә. Югыйсә, башкаларны кайгыртып, бераз кысылыбрак утырсак, урыннар да күбәер иде. Иң аянычы, безнең халыкка әдәплелек җитми. Әхлак ягыннан без әлегә зәгыйфьрәк шул. Этешә-төртешә табын янына ашыгу, ураза тотмаучылар иң беренче булып табын артына утырып, нәтиҗәдә ураза тотучылар намазларын укып табын янына килгәндә, аларга урын калмау, кеше җыелып беткәнче үк, алданрак килүчеләрнең өстәлдән ризыкларны пакетка тутырулары, кеше хакына керү һәм башка ямьсез күренешләр ифтар мәҗлесенең ямен бетерә, көне буе тилмереп тоткан уразаның әҗер-савабын киметә. Нәтиҗәдә, ифтарда катнашу, гомумән, савап урынына гөнаһ җыюга әйләнә.

Сабый балаларын ияртеп килгән әниләрнең, олы кешеләр утырып бетмичә, балаларны табын артына утыртырга ашыгулары бер дә күркәм күренеш түгел. Әлбәттә, балаларны мәчеткә йөртергә кирәк. Бу бик яхшы! Рамазан ае – балаларыбызны исламга якынайту өчен иң кулай вакыт. Әмма баланы мәчеткә алып килү генә җитми, аны мәчет әдәбе белән таныштыру да әти-әни бурычы. Хәтта кайбер олы яшьтәге әби-апайларыбыз да яхшы үрнәк күрсәтеп бетерми: өстәлдә булган ризыкны, ашыга-ашыга, тизрәк алып калырга тырышалар, үзләре туклангач, дога кылганны да көтеп тормыйча, чыгып китү юлын карыйлар.

Ифтар – мөселманнар арасындагы аерманы юкка чыгара торган Аллаһның бүләге. Аны бүләк итеп кабул итә белергә дә тиешбез. Ифтар оештыручылар шуны истә тотып, күп кешеле ифтар мәҗлесен үткәрергә җыеналар икән, аны җиренә җиткереп, бар нечкәлекләрен истә тотып үткәрсеннәр иде. Әлбәттә, бу – бик зур җаваплылык.

Җәмәгать! Рамазан бит ул – рухи һәм әхлакый яктан үзеңне үстерә торган, нәфесеңне тыярга ярдәм итә торган ай. Ә безнең тоткан уразаларыбыз ашау-эчүдән тыелып торуга гына кайтып калмыймы? Һәрберебез үзебезне тәрбияләп, Рамазанның әһәмиятен аңлап, ахирәттә әҗер-савапларын мизан үлчәүләренә түкми-чәчми җиткерсәк иде!

Гөлназ ГАЛИЕВА.

Комментарии