Изге кеше истәлеге

Июльнең иңне көйдереп ала торган вакыты. Көндезге намаз тәмамланган. Бераз булса да салкынча өйләреннән чыгып, халык сабан туена ашыга. Мөгаен, республикада бу соңгы сабан туедыр. Буа районының Югары Лашчы авылы халкы өчен исә беренчесе һәм бердәнбере.

Моннан нәкъ ике ел элек арабыздан китеп барган муллабыз Зариф абый хөрмәтенә үткәрелә ул. 90нчы еллар башында имамлыкны үз кулына алып, балалары, дуслары ярдәмендә мәчет торгызган кеше хөрмәтенә.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Уллары Сәйдәш, Илшат, Ринат, авылдашлар – һәркем әлеге бәйрәмгә үзеннән өлеш кертә. Мәчет янындагы болын уен-көлке, сабыйларның шат тавышларына күмелә. Моңа карап торам да: “Их, мин кечкенә вакытта Зариф абый булмады”, – дип уйлап куям. Ул һәр якшәмбе саен сабыйларны җыеп, дин сабагы биргән. Балалар бик теләп йөргән, димәк, шәп мөгаллим булган. Юкса мәҗбүри нәрсә түгел ич. Без, “көлхуаллаһ” белән яшәүчеләрдән аермалы буларак, күп дога беләләр. Зариф хәзрәт авыл тарихы китабын чыгаргач, аның шәкертләре клуб сәхнәсен тутырып, Коръән сүрәләрен укыды… Сокланып, ак көнләшү белән карап утырдым шуларга. Авылга сирәк кайтсам да, Зариф хәзрәт янына кереп, озаклап сөйләшеп утыра идем. Акыл өйрәтүе дә үзенчәлекле иде. Бик йомшак, җайны белеп, укымый, тормышчан итеп әйтә белә иде. Шуңа да балалар аның янәшәсендә булган, качмаган. Сәдака бирсәләр, кемнән, күпме алганын шунда ук махсус журналга терки. Шул акчага Изгеләр зиратына, яңа зиратка киртәләр ясатты, мәчетне менә дигән итеп каратып торды да… Моннан ике ел элек шушындый челлә июль аенда кеше борчымый-нитми китеп тә барды. Авыл халкын олы җыеннарда яклап әйтүче, мәрхүмнәрне соңгы юлга озатучы, яңа нигезләргә хәер-фатыйха бирүче, дөньяга тәүге аваз салучы сабыйларга исем кушучы иде ул.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Авыл бүген дә Зариф агасыз булса да яши. Кем белә, бәлки биредә Зариф хәзрәтнең рухы да сәбәпчедер. Мәчет тирәсендә чыр-чу килгән, аларга сокланып карап торган олыларны күргәч, башымда шундый уй туды. Хәер, яклаучы кирәк шул авылга. Бу бәйрәмне ерып чыгуда да Югары Лашчы авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре бик зур өлеш кертте. Айдар Бикмиев, Гөлсем Йосыпова уеннарны бик оста оештырып, бүләкләрне бик зирәк бүлделәр. Эш урыннары гына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы “каһәренә” эләккән. Гомер буе эшләп торган клубтагы ниндидер чыбык ошамаган янгынга каршы көрәшүчеләргә. Шуңа да мәдәният йортына “аварийный” дигән тамга салып, 60 көнгә кеше кертмәскә кушканнар. Иң кызыгы шул: район җитәкчеләре бу хәлдә көчсез икән. Әллә чыбык алырга акча юк, әллә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тыңламый шунда… Һәрхәлдә, клуб хезмәтчәннәре бәйрәм көнне кәефсез булуларын күрсәтмәде. Авылда бит әле авыл җирлеге Советы, сбербанк кебек тагын ике дәүләт оешмасы бар. Мәчеткә генә тимәсеннәр… Аны Зариф хәзрәт рухы саклар дип өметләник.

Фирдус ГЫЙМАЛЕТДИНОВ.

Буа районы, Югары Лашчы авылы.

Комментарии