Игелек кылыйк

“БГ”да “Бабай алмасаң, колаша юк” дигән язма (19 май, 2010 ел) басылды. Мәчет алдына акча җыярга чыгып утыручылар турында да язылган иде анда. Шуны әйтәсем килә: кешенең ашарына, кияренә булмаса, сорап алу – оят түгел. Яхшы хәлле, бай кеше бирегә чыкмый. Күргән бар: әби мескен, түбән караган, янында бер малай да утыра. Бәлки, ул малайның әти-әнисе юктыр, аны әбисе тәрбиялидер. Миңа алар бик кызганыч. Алар акчаны санап утырмый, бер сум ташласаң да, күңелләре була. Сәдака акчасын ярлыларга, ятимнәргә бирергә, диләр. Менә нәкъ алар мохтаҗ да ярдәмгә. Ә яхшылыкны Ходай күрер.

Мәет юа торган колаша турында да берничә сүз әйтәсем килә. Аны һәркем өендә үзе дә әзерли ала. Моның өчен каты кәгазьне карават зурлыгында алып, өстенә целлофан җәяргә. Мәетне шуның өстенә яткырып, тирә-ягына улак куярга. Суы шунда агып төшәчәк. Алып киткәндә, раскладушка кулланырга була. саен ялынып сорап йөрмәгез, дип кенә әйтәсем килә.

Аннан, никахны хәзер мәчеткә барып укыта башладылар. Кем генә уйлап чыгарды икән аны?! Аны гомер-гомергә өйдә укытканнар. Егет белән кыз муллага күренмәгән. Әти-әниләре ризалыгы белән мулла никах укыган. “Дин йолалары” дигән китапта никах догасы да, башкалары да бар. Минемчә, теләсә-кайсы мөселман ир шул китапны ачып укый ала. Үлем көтә, никах вәгъдәсе көтми, дигән бит әүвәлгеләр.

Халидә ХАКИМОВА.

Мари Иле Республикасы, Бәрәңге бистәсе.

Кайтаваз

Акчаны беренче планга куймагыз

“БГ”да “Бабай алмасаң, колаша юк” язмасын укыгач (19 май, 2010 ел), кулга каләм алырга булдым.

Бүген тормышыбызда бернинди идеология булмаганда, илнең нинди юлдан, кая таба барганын күпчелек төгәл белми. Шунлыктан халыкның бер өлеше, бигрәк тә яшьләр битараф. Бернәрсәгә, беркемгә, хәтта дингә дә ышанмыйлар. Яңа төзелгән мәчетләргә авылларда, район үзәкләрендә халык бик аз йөри. Дин ул – кешене дөньялыктан ахирәткә, мәңгелеккә тоташтыручы күпер кебек. Шуңа аны өйрәнү, тоту – һәрберебезнең изге бурычы. Ләкин ул эчкерсез саф күңел белән, шикләнүләрсез булырга тиеш.

Күп кенә авылларында мәчетләр җомга гына эшли, чөнки йөрүче юк. 150-200 хуҗалыгы булган авылларда мәчеткә 6-7 бабай килә.

Уйлап карасак, бүген заманы динчеләр файдасына эшли түгелме соң? Форсаттан файдаланып калырга иде дә. Юк бит. Имам, мулла, остабикәләребез халыкны мәчеткә, дингә якынайта алмый. Дөрес, дин йорты халык белән тулган район, авыллар да бардыр. Сүзем алар турында түгел, ә үзем күргән-белгәннәр хакында.

Минемчә, мәчеткә кешеләр аз йөрүнең сәбәбе гади һәм аңлаешлы. Беренчедән, бүгенге динчеләрнең күбесе элеккеге атеистлар: коммунистлар, партия җитәкчеләре, авылның шома кешеләре. Күбесе һәрнәрсәдән файда гына эзләп йөрүче. Хәзер шушы элеккеге авыл “элитасы” бүре тиресен салып атып, сарыкныкын ябынып, динне үз кулына алды. Чөнки дин – халык белән идарә итү органы. Акмаса да тама торган урын. Хәтта бу кешеләрнең кайберләре имамлыкны тавыш-гауга белән, сугышып диярлек алды. Ә авыл халкының мулла итеп шушы авылда көн иткән гадел кешене күрәсе килгән иде. Аларны куймадылар, куйдырмадылар. Шул рәвешле халык читтә калды. Күпчелек намазны өендә укый. Икенчедән, дин әһелләренең дини белеме бик чамалы. Коръәнне белмиләр. Гарәп хәрефендә булмаса, кириллицага тәрҗемә ителгәнен өйрәнсәләр иде. Кайбер имамның вәгазен тыңлаганда, сару кайный. Бер белгәннәрен кабат-кабат сөйләп, туйдырып бетерәләр. Ә эчтәлеге “ят та тор, ят та тор, сәке төбе тап-такыр”дан ары узмый. Коръәндә 114 сүрә, күпме аять, … Бер-берсен кабатламыйча сөйләгәндә дә еллар буена җитә бит. Тыңлап утыручыларга да файдалы, саваплы, мавыктыргыч булыр иде. Өченчедән, кайбер муллаларыбыз артык нәфесле, саран һәм диктатор. Мәчеттә яки кеше күмгәндә сәдаканы сорап алалар. Азрак бирсәң, үзеңә кире бирү очраклары да була. “Сәдаканы, беренче чиратта, мәчеткә бирергә кирәк. Законлы муллага бирү генә дөрес”, – дип тә әйтәләр. Дөрес, бу сүзләрдә хаклык юк түгелдер. Ә бит Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен фәкыйрь, гарип-гораба, карт-карчык, ятим, хуҗасыз йорт хайваннары да – сәдака ияләре. Шушы сүзләрнең барысын да кушып имам әйтсә, тәэсире зуррак булыр, күңелнең нечкә кылларын тибрәтер иде.

Коръәндә Аллаһы Тәгаләнең иң яраткан бәндәсе – юмарт, гадел, эчкерсез кеше, дип әйтелгән. Дин әһелләренә боларны истән чыгармаска иде. Дүртенчедән, өстә әйткәнемчә, динне шома кешеләр эләктерде. Алар арасында шәхси тәртипләре халык арасында үрнәк булмаганнары да җитәрлек. Алай гына да түгел, бу кешеләр яшьрәк вакытта аракы эчеп, гаиләсе бар өстенә, уңга-сулга йөрде. Алар әле башкалардан гаеп кенә табып тора. Мәчеттә үзе кебекләрне туплап, бер төркем оештыралар, дөнья кендеге булалар. Мондыйлар, үстерәсе урынга, динне бетерә генә. Ярар, кеше ялгышкандыр, олыгайгач дин юлына кайту әйбәт гамәлдер, тәүбә итеп намазга басу саваптыр, элеккеге гөнаһларын юа торганнардыр инде. Монысы аңлашыла шикелле. Ләкин андый кешенең әйдәүче булып, үзе дә ышанмаганны сөйләп йөрергә хакы бар микән?!

Тагын бер мөһим сәбәп. Дин әһелләренең идарә итүне үз кулларына алырга теләп ызгышу, талашулары – ямьсез күренеш. Бу халыкны мәчеттән читләштерүгә китерә, анда берничә төркем барлыкка килүгә сәбәп була. Болай булса, озакламый халыкны имамнар һәм аның ярдәмчеләреннән саклау оешмалары төзелмәгәе.

Диндә мондый тискәре хәлләр булу халыкны бутый, болай да тынычлык таба алмаган кеше төрле ялган секталарга ышанып иярә.

Аллаһы Тәгалә туры юлны күрсәтеп, хакыйкатьне ялганнан аерып, дөрес итеп яшәр өчен, безгә Коръәнне иңдерде. Хәләл белән хәрәмне, яхшылык белән яманлыкны белеп, тыелырга тиешлесеннән тыелып яшәргә тиешбез. Боларны тормышка ашыруда безгә укымышлы, намуслы, гадел, туры сүзле имамнар, дин әһелләре булышырга, өйрәтергә бурычлы.

Хөрмәтле Илфат әфәнде, монда эш колашаны бирү-бирмәүдә генә түгел, бүген мәчетләребез кешелек дәрәҗәсе, иман ныклыгы, Аллаһыга якынлыгы нинди югарылыкта булган кешеләр кулында булуы турында бара.

Моннан ун еллар чамасы элек имам дип аталучы элекке коммунист бер бәндә, хәерче дип, мәрхүмне күмәргә бармады. Күрше авыл имамын чакырдылар. Аннары, зур гына бер татар авылында бер иптәшемнең туганын җирләгәндә биргән сәдакасын имам азсынып, тагын өстәргә куша. Әллә ул да хаклымы соң? Алай дисәң, утын кисми, җир казымый. Аллаһы Тәгалә юлында, саваплы эштә йөри. Шулай булгач, үзеңне барлык яктан имам булып эшләргә лаек икәнеңне күрсәтергә кирәк. Халык та дөрес аны, ач итмәс. Ул эштә акча беренче планда булмасын иде. Мал табуның башка юллары да күп. Эчкерсез, савап дип йөрүчеләр дә бар әле ул. Андыйларга мөмкинлек кенә бирергә кирәк. Имам вазифасына да сәләте бар андыйларның. Шулай булганда дин үсәр, мәчетләребез халык белән тулы булыр, Аллаһы боерса.

Әхәт ХАҖИПОВ

Комментарии