- 25.06.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №25 (21 июнь)
- Рубрика: Иманга юл
И мөэминнәр! Аллаһ вә рәсүл сүзләрен кабул итегез, кайчан күңелләрегезне тергезүче Коръәнгә чакырсалар! Вә яхшы белегез, Аллаһ ир белән аның күңеле арасындадыр, ягъни кешенең күңелендәге ниятенә вә игътикаденә карата эш йөртер. Вә яхшы белегез, хөкем ителер өчен кайтмак Аңадыр! Бу аятьтән мәгълүм булды ки, Коръән тәрбиясеннән башка кешенең күңеле мәеттер. Күңеленең мәет булуын теләмәгән кеше Коръән белән тәрбияләнсен һәм аның белән гамәл кылсын (Әнфәл сүрәсе, 24нче аять).
Гарифҗан улы Шәрифҗан Янгул авылында имам-хатыйб. Гыйлемен арттыру өчен, Балтач районының «1000 еллык» мәдрәсәсендә 2нче курста укый. Беркөн күн папкасына укый торган Коръәнен, башка кирәкле нәрсәләрен салып, түбәтәен кулына тота да, өеннән укырга дип чыгып китә. Машинасы янына килеп баскач, кулындагы папкасын, түбәтәен машина өстенә куеп тора. Машинаны кабызгач, түбәгә куйган әйберләрен онытып, кузгалып китеп тә бара. Барып җиткәч, караса, янында папкасы да, түбәтәе дә юк. Хатыны Лилиягә шалтырап, әйберләремне өйдә калдырмаганмынмы, дип сорый. «Машинаңнан кара әле, син аларны кулыңа тотып чыгып киттең бит», – ди Лилия. Шәрифҗан машинасын чыгып караса, папкасы машина өстендә килгән, түбәтәе генә төшеп калган. Янгул белән Балтач арасы 15 чакрым. Балтачка кадәр ничә авыл узасы бар, ничә борылыш… Норманы узгач, тау төшәсе…
Машина өстендәге Коръәнне Аллаһы Тәгалә үзе саклаган, аяк астына төшереп калдырмаган. Моны уйлап, Шәрифҗанның күзләренә яшь тула, Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәтен белдерә. Үзе эченнән генә: «Түбәтәем иманлы кешегә туры килеп, куанып кисен иде», – дип тели.
Ә түбәтәй исә үз авылларында ук төшеп калган булып чыга. Аны Шәрифҗанның үз шәкерте үк табып ала. Түбәтәйнең кемнекен икәнен чамалап, хуҗасына кертеп бирә.
Моны Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте дими, тагын ни дисең? Күңелең изгедә булгач, бар эшең хәерле булып, ахыры куаныч белән тәмамлана.
Нәгыймә САДЫЙКОВА,
Тукай районы, Иске Теләнче авылы

Комментарии