СЫНАУЛАР

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в. ) фәкать Бер Аллаһ әмерләрен генә безгә җиткергән.

Хәдис. Рәсүл Әкрам әйтте: «Һәрбер уен хәрам, мәгәр өч уен гына хәләл: ирнең әһеле белән уйнавы, ук атып уйнау һәм ат чабыштыру». «Карта уйнаганнан соң торып намаз укыган адәм, дуңгыз каны белән тәһарәт алып намаз укучы кеше кебек. Әлбәттә, моның намазы кабул булмас». Бу хәдисләрдән мөселман кешесенә карта уены уйнау, лотерея отыш уеннары уйнау, нарда уеннары уйнау хәрам икәне аңлашыла. Аларның барысы да начарлыкка илтә, карта уены белән – барча отышлы уеннар белән дә кемнәрдер малын югалта, кеше үтерә, берсе икенчесенә нәфрәтләнеп үч ала – ачуы чыга, кешеләр дошманлаша һ. б. Ә шәригать рөхсәт иткән уеннар алар кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрен яхшыртуга, мөселманнарның төз атарга өйрәнүенә һәм эш коралларын яхшыртуга гына юнәлтелгәннәр. Бу – факт.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в. ) мөселманнарга башка дин әһелләренә бер яктан да охшарга кушмаган. Ул әйтеп калдырган: «Кем башка дин әһелләренең гамәлләрен кыла, аларга охшарга тырыша, шул дин әһелләреннән кубарылыр». «Башка дин әһелләре йомран оясына керсәләр, сез дә алар артыннан керәчәксез», – дигән. Хәзер мөселманнар арасында киң таралган бидгать гамәлләр христиан диненнән килеп кергән яңа еллар, поминкалар – искә алулар һәм рождество-мәүлед айларын үткәрү. Мактауга Бер Аллаһ кына лаек. Калган барча Ул яраткан мәхлукләр дә Аллаһ каршында бертигез, фәкать үзләренең иманнарының көчлелеге белән генә аерылалар. Аллаһ Үзенең барча яраткан кешеләрен дә догаларда искә алган һәм догалар, салаватлар белән искә алырга, аларны яратырга кушкан. Әмма ләкин һаваларга чөеп мактарга кушмаган, Бер Аллаһ ярдәмен бирмәсә, беркем дә туры юлга баса алмаган булыр иде дә көчле иманлы да була алмаган булыр иде. Без аларны яхшы холыклары өчен, көчле иманнары – тәкъвалыклары өчен яратабыз. Әмма Аллаһ белән бер дәрәҗәгә күтәрмибез һәм мактамыйбыз. Христианнар Гайсә Пәйгамбәрне Аллаһ улы, Аллаһ дип мактыйлар. Аны Аллаһка саныйлар. Аллаһ белән бер дәрәҗәгә куялар һәм олы ширек кылалар. Аллаһ сакласын.

Ә безгә Бер Аллаһны мактар өчен ике гает бәйрәме һәм җомга көннәре бирелгән. Әйтегез әле, кемнең кайчан гает бәйрәмнәрен олылап, театрларда, клубларда һәм башка җирләрдә мәүлед бәйрәме кебек үткәргәне бар. Әнә христианнарның яңа ел бәйрәмендә Дубайда гарәбләр Җир шарында иң зур салют бирүләре белән дан казанды, Күпме исраф һәм гөнаһ? Нигә гает бәйрәмнәрендә салют бирмиләр? Яңа ел бәйрәме ширек гамәл, Кыш бабайны Аллаһ урынына куялар, аны могҗизага ия дип, ялган тараталар. Искитмәле хәлләр. Хак мөселманнар көненә 5 вакыт намазда мәетләргә дога кылалар, Пәйгамбәребезгә дә дога, салаватлар әйтәләр.

Хәдис. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: «Риба ашаучыга һәм ашатучыга, риба килешүенә шаһит булганнарга һәм ул килешүне язганнарга Аллаһы Тәгаләнең ләгънәте булсын». «Рәсүллулла галәйһиссәләм ришвәт ашаучыга, ришвәт ашатучыга һәм ике арада арадашчы булып йөрүчегә ләгънәт кылды». Бу хәдисләргә туры киләләр барча банкларда эшләүче кешеләр дә һәм берәр эш өчен ришвәт алучылар да, ришвәт бирүчеләр дә, барысы да. «Ә безгә ничек яшәргә?» дигән сорау туа. Банкта эшләргә ярамый, банктан процентка акча алырга ярамый, процентка акча салырга ярамый, кредитлар ярамый, страховкалар хәрам, ришвәт бирмәсәң, бернәрсә дә эшләп булмый, хиҗап кисәң – эшләтмиләр, намаз укысаң – яратмыйлар һәм башкалар. Әйе, барысы да дөрес. Үзегез ничек уйлыйсыз? Мөселманнарга динсез кяфер илендә ничек яшәргә дә, ничек исән калырга? Бу хәрам эшләрдә катнашсаң, ислам диненнән чыгып, кяфергә әйләнәсең һәм җәһәннәмгә керәсең. Катнашмасаң, яшәүләре бик авыр. Әйе, болар барысы да мөселманнар өчен бик зур сынаулар. Аллаһ әйткән: «Әллә җиңел генә, сынаулар узмыйча гына, җәннәтләргә керергә телисезме?» Әйе, җәннәтләргә керүләре җиңел түгел. Аны тилеләр генә бик җиңелгә саный. Беренче юл – шәригать хөкемнәре белән яши торган ил төзү, икенчесе – ислам илләренә күчеп китү, өченче юл – сабырлык белән, гөнаһларга катнашмыйча гына, хак мөселман булып яшәү, башка юл юк. Кяфер илендә яшәүче без мөселманнарның үзләренең сынаулары, ә ислам дәүләтләрендә яшәүче мөселманнарның үзләренең башка сынаулары, икесе дә җиңел түгел. Карагыз, ислам илләрендә үзара сугышлар бара.

Байлыкка, малга кызыкмагыз. Мең ел имансыз патша булып яшәгәнче, йөз ел ярлы иманлы мөселман булып яшәвең яхшырак. Син мәңгелек җәннәткә керәсең, ә ул мәңгелек җәһәннәм утыны булачак. Аллаһ сакласын. Сайлау сездән тора. Сезгә мөселманча яшәп, җәннәт нигъмәтләре генә теләп калам.

Альберт ТУИШЕВ.

Чүпрәле районы.

Комментарии