- 25.05.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №20 (21 май)
- Рубрика: Иманга юл
Хаҗ кылу – рухи һәм физик көч таләп итә торган бик җаваплы гамәл. Бу вакытта телне дә белмичә чит илгә барырга карар кылган кешеләрне төркемгә туплау, әзерлек эшләрен башкарудан күп нәрсә тора. Боларның барысын да эшләүче, булачак хаҗилар өчен әйдәп баручы, киңәш бирүче, кайбер вакытта психолог булырлык кеше генә башкара ала. Түбән Каманың җәмигъ мәчетендә әлеге эш белән Ирек хәзрәт Мукиев һәм Рәйхан хәзрәт Нәҗметдинов шөгыльләнәләр. Олы хаҗны оештыруның кайбер нечкәлекләренә төшенергә теләп, Ирек хәзрәткә мөрәҗәгать иттем.
– Ирек хәзрәт, бу җаваплы эш белән кайчаннан бирле шөгыльләнәсез?
– 2005нче елда мин Согуд Гарәбстанында университет тәмамлап кайттым. Хаҗны оештыру эшләрендә кешеләр җитмәгәнлектән, мәчетебезнең имамы Йосыф хәзрәт миңа әлеге җаваплы гамәлгә алынырга тәкъдим итте. Аның да имам вазифаларын үти башлаган чагы гына. Хаҗга барып кайткач, мин ризалыгымны бирдем һәм бүгенгәчә бу эшне башкарам.
– 2005нче елда хаҗга ничә кеше барды? Ул вакыт белән бүгенге көндә аермасы бармы?
– Ул елны барлыгы 100дән артык кеше барды. Аерма зур, әлбәттә. Чөнки ул вакытта барырга теләүчеләр аз, хәтта хаҗ кылырга барыр өчен үгетләргә туры килә, әмма сәфәргә чыгарга ике атна калганда да җыенып китеп була иде. Хакы да очсызрак. Иорданиягә самолет белән очсак, калган юлны автобуслар белән уздык. Ә бүгенге көндә Рамазан аена кадәр язылмаган кешеләргә урын калмаячак. Хәзерге вакытта бары самолет белән генә сәяхәт итәбез. Согуд Гарәбстанында тәртипләр дә үзгәрде. Барысы да системалаштырылган, хаҗилар өчен уңайлыклар да бар.
– Бүгенге көндә хаҗга барып кайту бәясе күпкә артуның сәбәбе нидә?
– 2005-2006нче елларда хаҗга 55000-60000 сумга барып кайтып була иде. Ә менә узган ел баручылар 128000 сум түләделәр (моңа шулай ук ашау һәм корбанлык суммалары кергән иде). Хак күтәрелүнең сәбәпләре нидә? Беренчедән, чыгымнар күбрәк. Биредә виза ясау системасында оешмалар артты. Кунакханәләрдә тору, самолет билетларының бәяләрен күтәрделәр. Хаҗга барырга теләүчеләр саны да һаман арта гына бара. Узган ел Түбән Камадан минем җитәкчелегемдә 65 кеше барды. Башка җитәкчеләр белән бергә алганда, 140лап кеше барып кайтты.
– Хаҗга барыр алдыннан сезнең яктан нинди эш башкарыла?
– Хаҗ кылу гади сәяхәт түгел, ә гыйбадәт. Шуңа күрә бу бик зур җаваплылык. Кешеләргә, әлбәттә, мәгълүмат бирелә. Баргач, ул барысына да яңадан өйрәнә. Кемдер оештыру эшен башкарып, төркемен башка кеше белән озата да, шуның белән җаваплылыгы өстеннән төшә. Шуңа күрә Гомрә хаҗына барырга теләүчеләргә дә үзем җитәкчелек итәм. Рамазан аендагы башкарылачак олы гыйбадәткә дә үзем алынам. Хаҗ дәресләрен бирә башладык. Хәзерге вакытта хаҗга әзерләнү, рухи гамәл, иман тәрбиясе, дога уку тәртибе һ.б. дәресләр май аена кадәр дәвам итәчәк. Аннан Рәйхан хәзрәт хаҗ кылу тәртибе буенча дәресләр бирәчәк: кая барырга, теге яки бу гыйбадәтне ничек кылырга өйрәтер. Хаҗга баргач та, укытуны дәвам итәбез. Узган ел гына әлеге дәресләрне Илдус Фәиз укытты.
– Хаҗиларның уртача яшьләре күпме?
– Бүгенге көндә барган кешеләрнең күпчелегенә 50-60 яшь. Урта яшьтәгеләр, бөтенләй яшьләр дә бар. Шулай да башка илләргә караганда, шул ук гарәп илләрен алыйк, бездә яшьләр күп булуына алар да шакката.
– Оештыру, әзерлек эшләрендә иң авыры нәрсә?
– Оештыра башлаган вакытта бер төпле оешма, система булмау комачаулый. Ел саен яңа үзгәрешләр кертелә. Хаҗга баруны оештыручы фирмалар да үзгәреп кенә тора. Билгесезлектә булу авыр.
– Моңа кадәр чит илдә булмаган, телне белмәгән кешеләргә яңа мохиткә гадәтләнү авырмы?
– Авырлык юк дияр идем. Анда иң мөһим тел – иман теле. Килеп төшкәч, кешеләр үзләрен өйләренә кайткан кебек хис итәләр. Мисал өчен, Әл-Харам мәчетендә башка ил кешесе белән сөйләшеп утыралар, ишарә белән, башка алымнар белән аралашалар. Кайберәүләр кайткач: «Менә берәү белән сөйләштек, ул Алжирдан, үзе инженер булып эшли, хатыны, балалары бар икән», – дип сөйли. Ул кеше телендә бер сүз белмичә, күпме мәгълүмат алалар.
– Олы сәфәргә, беренче чиратта, гыйбадәт кылырга баралар. Әмма шул ук вакытта кибетләргә, базарларга барып, әйберләр сатып алучылар дөрес эшлиме?
– Баргач, туганнарыңа, якыннарыңа күчтәнәч алып кайтуда зыян юк. Ләкин әлеге бүләкләрне сатып алу өчен биредән үк әзерләнеп чыгарга, акча күләмен билгеләп куярга кирәк. Башка вакытны бирегә китергән максатка юнәлдерергә кирәк. Кайберәүләр кызыгып әллә никадәр әйбер җыя. Акчасы исраф, ә багаж артык зур була.
Хаҗга барырга ният иткән яки инде язылып китүгә әзерләнеп йөргән кешеләр өчен бу язмам кызыклы һәм файдалы булыр дип ышанам. Алдагы елларда да Ирек Мукиев һәм бу эштә катнашучы башка хәзрәтләргә эшләрендә уңышлар телик.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

Комментарии