Сәдака – Аллаһ юлындагы сарыф

Сәдака – Аллаһ юлындагы сарыф

Шәригатебездә тиеш булган иң изге гамәлләрнең берсе – сәдака бирү. Шул хакта тәфсилләбрәк сөйләшү өчен, без «Өметлеләр» мәчетенең имам-хатыйбы, Казан ислам институты мөгаллиме, ислам фәннәре докторы Алмаз хәзрәт Сафин белән әңгәмә кордык.

– Алмаз хәзрәт! «Хәер», «хәйриячелек» сүзләре бер тамырдан. Аларның дини үзенчәлекләрен ачыклап бирсәгез иде.

– Алар икесе дә гарәп теленнән кергән сүзләр. Асылда «хәер» сүзе «яхшылык» һәм «изгелек» дип тәрҗемә ителә. Бу сүз Коръәндә якынча 180 мәртәбә искә алына. Кайбер аятьләрдә ул «файдалы» һәм «яхшы», кайбер аятьләрдә «изге гамәл», ә кайбер аятьләрдә «мал-мөлкәт» һәм «байлык» мәгънәсендә килә. Татарларда бу сүз күбрәк сәдака мәгънәсендә кулланыла. «Хәйриячелек» сүзенә тукталсак, ул халыкка файда китерүче бөтен гамәл. Мәсәлән, мохтаҗларга булышу, ятим балалар турында кайгырту, юллар салдыру, күперләр төзетү, ризык тарату. Мөхәммәд пәйгамбәр үзенең бер хәдисендә хәйриячелекне «сәдака җәрия» ягъни кешегә һәрдаим әҗер-савап китерүче гамәл дип атады. Әгәр дә бер кеше исән вакытында җәмгыятькә файдалы бер эш эшләп калса, аңа әҗер-савап үлгәннән соң да бара. Мөхәммәд пәйгамбәр әйтте: «Әгәр дә адәм баласы үлсә, аның өч төрле гамәленнән кала бөтен гамәле дә туктый (әҗер-савап язылмый башлый). Беренчесе – «сәдака җәрия» (ягъни җәмгыятькә файдалы эш эшләп калдырса), икенчесе – кешеләр файдалана торган гыйлем һәм өченчесе – үзе өчен дога кылучы бала тәрбияләп калдырса» (Мөслим хәдисләр җыентыгы).

– Фарыз һәм сөннәт сәдакаларның аңлатмаларын әйтеп китсәгез иде.

– Сәдака ул – байлыкның бер өлешен ихлас күңелдән Аллаһ ризалыгын өмет итеп мохтаҗларга бирү. Әлеге изге гамәл берничә төргә бүленә. Беренчесе – фарыз сәдака. Аңа зәкят түләү һәм гошер сәдакасы керә. Аллаһ Тәгалә бу турыда Коръәндә: «Намаз укыгыз һәм зәкят түләгез…» (Бәкара – 43), «Әй иман китергән кешеләр! Үзегез кәсеп кылган һәм без сезгә җирдән чыгарган уңышлардан байлыгыгызны сарыф итегез» (Бәкара – 267), – дип әмер әйтте.

Зәкят түләү фарыз булсын өчен акча билгеле бер күләмгә, ягъни нисабка җитәргә тиеш. Мөхәммәд пәйгамбәр үзенең хәдисләрендә аның күләмен 85 гр алтын белән билгеләде. Әгәр дә бер кешенең шуның хәтле алтыны яки шуңа бәрабәр 280 мең сум акчасы булса, ай календаре буенча бер ел узганнан соң аның 40тан бер өлешен фәкыйрьләргә, бурычларын түли алмаучы авыр хәлдә калган кешеләргә бирү фарыз була. Зәкят бары тик мөселманнарга гына бирелә. Аны башка дин вәкилләренә бирү рөхсәт ителми. Ә гади сәдаканы, нинди дин тотуына карамастан, бөтен мохтаҗ вә фәкыйрь кешеләргә бирергә ярый. Гошер сәдакасына килсәк, ул җыеп алган уңышның уннан бер өлешен мохтаҗларга тарату. Шулай ук шәригатьтә ваҗиб хөкемендә булган сәдака да бар. Моңа Рамазан аеның ахырында мохтаҗларга фитыр сәдакасын бирү керә. Ваҗиб гамәл фарыз кебек әмер ителгән гамәл, ләкин аның дәрәҗәсе фарыздан әз генә түбәнрәк. Аны үтәгән өчен савап була, ә үтәмәгән өчен гөнаһ языла. Өченче төр сәдака нәфел хөкемендәге сәдака. Моңа үзең теләгән күләмдә мохтаҗларга акча яки башка нәрсәләр белән ярдәм итү керә.

– «Зәкят һәм гошер сәдакаларын бирмәү гөнаһ» гыйбарәсен еш ишетергә туры килә…

– Зәкят белән гошер сәдакасының шәригатьтәге хөкеме фарыз, ягъни катгый үтәлергә тиешле гамәл. Шуңа күрә байлыгы нисабка җиткән кеше зәкят түләмәсә, аңа гөнаһ була. Ә менә нәфел сәдаканы бирү мәҗбүри түгел. Бирсәң әҗер-савап аласың, ә бирмәсәң гөнаһлы булмыйсың.

– Безнең халыкта зәкят һәм гошер сәдакаларын мәчет-мәдрәсәләргә бирү киң таралган. Бәлки аларны турыдан-туры мохтаҗларга, фәкыйрьләргә, ятимнәргә бирү саваплырактыр?

– Зәкят һәм гошер сәдакасын иң беренче чиратта фәкыйрь туганнарга, күршеләргә һәм үзең яши торган авылдагы яки шәһәрдәге башка мохтаҗ кешеләргә бирсәң хәерле. Аллаһ Тәгалә әйтте: «Синнән нәрсә сарыф итик?» дип сорыйлар. Син әйт: «Байлыгыгызны әти-әнигә, якын туганнарга, ятим балаларга, мохтаҗ кешеләргә һәм мосафирларга сарыф итегез» (Бәкара – 215).

Әгәр дә инде үзеңнең танышларың арасыннан зәкят һәм гошер сәдакасын бирү өчен лаек кешене табып булмаса, Диния нәзарәтенең «Зәкят» фондына яки мәчет-мәдрәсәләргә бирергә була. Алар үзләре әлеге сәдакаларны тиешле кешеләренә тапшырачаклар.

– Җомга көнне мәет өчен сәдака бирүнең фазыйләтләренә дә тукталыгыз әле.

– Сәдаканы атнаның теләсә кайсы көнендә бирергә була. Ләкин күп очракта безнең җирлектә яшәүче халык җомга көнне сәдака бирергә ярата. Җомга көн атнаның иң хәерле көне. Шуңа күрә бу көнне бирелгән сәдакага әҗер-савап күбрәк языла. Мөхәммәд пәйгамбәр: «Җомга көнендә сәдака бирү башка көннәрдә бирүгә караганда яхшырак», – дип әйтте. Бу хәдис Габдурраззак исемле галимнең «әл-Мусаннәф» хәдисләр җыентыгында искә алына. Сәдака биргән саен гөнаһлар гафу ителә һәм байлыкка хәер-бәрәкәт иңә.

– Коръән мәҗлесләре хәер-сәдака бирүне алыштыра аламы?

– Әгәр дә Коръән мәҗлесләрендә мохтаҗ кешеләрне, картларны, ятим балаларны сыйласаң, сәдака биргән кебек әҗер-савап аласың. Бу очракта ул нәфел сәдака хөкемендә була. Әгәр дә Коръән мәҗлесендә мохтаҗ булмаган туганнарны, күршеләрне һәм дусларны сыйласаң, бу хәер-сәдака булмый, ә мөнәсәбәтләрен ныгытучы изге гамәл була. Ихлас ният белән кылган очракта, моның өчен дә әҗер-савап языла.

– Корбан итен туганнарга, күрше-күләннәргә, мохтаҗларга таратуны сәдакага тиңләү хакмы?

– Сәдака мохтаҗ кешеләргә бирелә, ә мохтаҗ булмаган туганнарга һәм күршеләргә корбан итен бирү бүләк булып санала. Моның өчен бирүче кеше шулай ук әҗер-савап ала. Мөхәммәд пәйгамбәр әйтте: «Бер-берегезгә бүләкләр бирешегез, шул вакытта бер-берегезне ярата башларсыз» (Бохари хәдисләр җыентыгы).

– Сәдаканы кабул итеп алгач укылырга тиешле дога белән дә таныштырсагыз иде.

– Сәдака алучы кешегә түбәндәге доганы кылу мөстәхәб: «Әллааһүммә-хфәз саахибә хәәзиһис-садәкати ганил-әәфәәти вәл-бәләәйәә вәл-әмраад. Әллааһүммә-гъфирь зүнүүбәһү вә сәббит иимәәнәһү, вә сәккыйль мизәнәһү, вә бәәрик ләһү фии әмвәәлиһи вә вәффикһү галәә хайри мәкаасыйдиһи». Моның мәгънәсе: «Йә Аллаһ! Бу сәдака иясен афәтләрдән, бәла-казалардан һәм авырулардан сакла. Йә Аллаһ! Аның гөнаһларын гафу ит, иманын ныгыт, мизан тәлинкәсендә әҗер-савапларны авыр кыл, байлыгына бәрәкәт иңдер һәм хәерле максатларына ирешергә ярдәм ит!»

Рамазан КӘБИРОВ,

Казан шәһәре

Комментарии