Абыем истәлеге

Абыем истәлеге

Шундый матур, шомырт бөдрә чәчле,

Көрәшкәндә арысланнан көчле иде.

«Уф алла» арбасы тартып яшьлек үтте,

Шул чаклар, абыем искә төште.

2020нче елның 16нчы октябрендә абыем Әсрар-Гали Галиевка 82 яшь тулган булыр иде. Кызганыч, ул бүген безнең арабызда юк. Бу язмам абыем рухына дога булсын. Әсрар-Гали Әбрар улы 1938нче елда Әлки районының Түбән Биктимер авылында туа. Алпар мәктәбен тәмамлаганда ук инде егетнең Сабантуй батыры дигән даны еракларга таралган иде. 16 яшендә – 10нчы класс укучысы Әлки районының баш батыры булды. 18 көрәшчене аркасына салды. Аның батыр дигән исеме Татарстанга таралды.

Нык буынлы, кыю йөрәкле, шомырт бөдрә чәчле, мәһабәт гәүдәле егетне армия хезмәтенә хәрби диңгез флотына алалар. Хәрби хезмәттән соң ул Лениногоск шәһәренә кайта. Анда кирпеч заводында комсомол оешмасы секретаре булып эшли, аннары нефтьче була. Шул чорда абыем әдәбият белән ныклап кызыксына, иҗатка тартыла. Ул Ш. Бикчуринның атаклы әдәби берләшмәсе «Җидегән чишмә»гә йөри. 1992нче елда проза әсәре өчен Шамил Бикчурин исемендәге премиягә лаек булды. «Якты юл» колхозында, аннары «Актай» совхозында тимерче ярдәмчесе булып та эшләде. Аллаһы Тәгалә абыема көч биргән, ул ат кадәр атны күтәрде, печән төялгән арбаны йортка берүзе тартып кертер иде. Шакирә әбинең бер еллык үгезен мөгезеннән алып җиргә салды. Шамил абый Маннапов аның күкрәгенә икешәр потлы дүрт герне куеп, үзе дә менеп утыра иде. Уйламагыз арттырып яза диеп, күргәнемне язам. Бу эш Базарлы Матакта булды – сәхнәдә.

Илебездә удар төзелешләр чоры башлангач, яшь язучы Әсрар-Гали дә Прокопьевск шәһәренә шахтага китә. Ул җиде ел забойда эшли. Тиздән үзенең җир астында түгел, ә җир өстендә кирәклеген аңлый. 1973нче елда Лениногорск шәһәренә кайтып, радиотапшырулар оештыручы булып урнаша. 1970нче елдан ул –Журналистлар берлеге, ә 1989нчы елдан Язучылар берлеге әгъзасы. Үзенең көчен, тәҗрибәсен, белемен әдәби иҗатка багышлый. Бер-бер артлы китаплары дөнья күрә: «Төнге җыр», «Асыл кошым минем», «Әтием пилоткасы», «Батырга-батыр». Гомеренең соңгы елларында абыем «Гали Батыр» исемле трилогия өстендә эшләде. Авыруына карамастан, 4 томнан торган роман язды. Зарланмады, абыем ул сүзне белмәде. Әлки кешеләрен алып кайтыр иде өйләренә, ашатып, ял иттереп озатыр иде. Фәнзаман Баттал, Туфан абый Миңнуллин, кода Шамил абый Мәннапов, туганнар, дуслар белән гел аралашып яшәде. Ул сабый бала сыман нечкә күңелле, аксакал бабайлардай акыллы-усал иде. Янында өч кеше булса, Сабантуй бәйрәме оештыра, ул үзе бер Сабантуй иде. Бик аяныч: 60 яшенә дә җитми, 1998нче елның 12нче августында абыем мәңгелек йортка китте. Китаплары мирас булып калды.

Өч бала үстереп аякка бастырдылар. Абыйның хатыны Советлар Союзы герое исеменә лаек булырдай хатын. Абыем белән яши алган хатын Берлинны алган солдатка тиң. Туган ягыбыз Әлки, Кызыл яр башы, чәчәкле болыннар, ургылып аккан чишмә, ялгыз алмагачлы өй, Киләк асыл кошы – бар да сине хәтерли, сине сагына. Син туган җанлы, дөрес кеше идең. Урының җәннәттә булсын, тыныч йокла, абыем. Йөрәк елаганны бары Аллаһ кына ишетә. Без унбер бала идек, икәү калдык. Яра тирән, кайдан дәва табарга?! Аллам, бары синнән сорыйм: бу авырлыкларга түзәргә, яшәргә сабырлык бир.

Ул эндәшми, усакларын парлап барды.

Шахта җыры – кулларына тальян алды.

Бөдрә чәчен сыйпап исә Әлки җиле,

Миннән кала, бүләк сезгә язым, диде.

Ана догасында нурланалар,

Яхшылык кылган балалар.

Кабер ташын кочып елый,

Бу догадан мәхрүм булганнар.

Корбан ГАЛИЕВ,

Түбән Кама шәһәре

Комментарии