«Булдырам» белән генә булмый, Аллаһының рәхмәте кирәк

«Булдырам» белән генә булмый, Аллаһының рәхмәте кирәк

Мөхтәрәм газиз кардәшләрем! Мине Тукай районы, Калмаш авылында «селекцион генетик үзәк» төзеләчәк («Дуңгыз фермасын төзетмибез!» «Безнең гәҗит», 2015, №47,(25 ноябрь)) дигән гауга хат язарга этәрде. 1957нче елларда, ишле гаиләне алып барыр өчен, әтием колхозның дуңгыз фермасына кочегар булып эшкә керә. Хезмәт хакы күбрәк булыр, дип берничә төрле эшкә алына. Анда пар казанына (запарка) юган бәрәңге, үлгән дуңгыз балаларын салып пешерергә туры килә. Пешерер өчен утынын үзебез кисеп яра идек. Хезмәт хакы җан асрарлык кына инде. Төнге сәгать икенче яртыда килеп, дуңгыз симертүче кызларның иртән эшкә килүләренә өлгертеп куярга кирәк һәм шул эштә 15 еллап эшләргә туры килә. Үзебез дуңгыз итен ашамагач, дуңгызларга ашарга пешерү хәрам булмастыр, диеп эшләдек.

Аллаһы Тәгаләнең, аңыңа кил, ташла бу эшеңне, дип, беренче мәртәбә чаң сугуы булгандыр, бишенче сыйныфта укый гына башлаган чагымда ашлык ташый торган машина артына ябышып барганда сикертә торган урында егылып, ике тәүлектән артык аңсыз ятып, исән-сау калдым.

Шул вакыттан соң күп тә үтми, Аллаһ аңламадыгыз, ризыкларыгызны киметеп карыйм диепме, сыерыбыз, көтүдән кайтканда, кыядан егылып имгәнеп үлде. Танабыз сыер булып сөт бирә башлагач, тагын шул ук хәл булды.

Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә, тагын мине аңламадыгыз, диде бугай, 7нче сыйныфта укыган чагым, әниемнең бертуган сеңлесе ире җигә торган бик яхшы ат белән (ире бригадир иде) безгә кунакка килде. Мин, ат җене кагылган бала, туганымның атын сорап, әзрәк утын алып кайтам дип урманга киттем. Колхоз җирлегендәге урманга кереп балта белән кисеп утын төядем дә кайтыр юлга чыктым. Текәрәк кенә тауны төшеп җиткәндә яңгыр сибәли башлап, юлны чылатып та куйды. Кайтыр юл тар, кырые упкын, аста – инеш елгасы, елга тирән түгел, сай. Шул урынга җиткәч, ава торган якка басып, шуып төшмәсен дип, йөкне этеп бардым. Шуннан соң нәрсә булганын белмим, бары тик куе кызгылт суны «Барыбер үләм», – дип йотлыга-йотлыга эчкәнемне генә хәтерлим. Аллаһның рәхмәте белән, авыл көтүен көтүчеләр шуннан ерак түгел генә малларны кичкә кырын алып кайту өчен җыя башлаганнар һәм атның ауганын күреп коткарырга килгәннәр. Дүрт аягын өскә күтәреп яткан ат, ат астында йөге белән арба, йөк астында мин. Балта тиз табылу сәбәпле, камыт бауларын, чилек бауларын тиз генә кисеп төшереп, атны азат иткәннәр, аннан соң мине йөк астыннан чыгарганнар. Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә кабаттан миңа җан биргән, кирәгең чыгар әле, дигәндер.

8 яшьлек кече энем котырган күрше эте тешләүдән вафат булды. Аңламадыгыз, һаман хәрам эш башкарасыз диптер инде, 1937нче елда туган апабызны 49 яшендә алып китә. Аңламаганыгыз өчен тагын бер балагызны алам дипме, 58 яшендәге сеңлемнең китеп баруы. Шушы сеңлем вафат булган көнне йөрәгемә операция ясап, тагын Аллаһы тарафыннан миңа җан өрелә.

Шул дуңгызны симертүдә өлешебез кергән өчен аның законы әле бүген дә эшләп килә. Хәзерге вакытта ике оныгым да ДЦП дигән чир белән тудылар. Аңламаган бәндәләр, очраклы гына булгандыр, дияр. Иманлы бәндәләребез алай уйламас. Очраклы гына бернәрсә дә барлыкка килми, барысы да Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә хозурында.

Аннан соң әниемнең бертуган сеңлесенең дә җиде баласы бар иде. Алар үзләре дуңгыз үстереп, үзләре үк итен ашадылар. Башта җизнәбезнең яшьли диярлек гомере өзелде. Аннары өч ир балалары 53 яшькә җиткәч китеп барды.

Булдырам дип кенә булдырып булмаганны мин бик яхшы аңладым. Булдыру өчен Аллаһы Сөбханә вә Тәгаләнең зур рәхмәте кирәк икән. Хәзерге заманда без булдырабыз дип күп кенә ирләребез телевизордан да, башка урыннардан да шапырына башладылар. Модага кереп китте дисәм дә ялгыш булмас. Булдырганың белән мактану чын ир кешегә бер дә хас нәрсә түгел. Булдырганны әйтмиләр, ул сер булырга тиеш. Хатын-кызларыбызның да күбесе ирләргә караганда күбрәк тә, сыйфатлырак та эшли. Кемнең ничек – хәләл көч беләнме, хәрам беләнме булдырганын Аллаһы үзе белеп тора. Безнең гаиләбез белән булган хәлләр моңа чын мисал. Берәү дә котыла алмый Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә тәкъдиреннән. Аллаһның рөхсәтеннән башка яфрак та селкенми. Аллаһның китабына таянып, Пәйгамбәребезнең сөннәтен үтәп, калган гомерләребезне саулык-сәламәтлек, илләребездә тынычлыклар, сабырлыклар белән бәрәкәтле тормыш итәргә язсын!

Әнәс БАТЫРХАН.

Казан шәһәре.

Комментарии