- 24.12.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №50 (20 декабрь)
- Рубрика: Иманга юл
Мәдәниятнең иң мөһим өлеше буларак, диннең кешелек җәмгыятендә никадәр зур роль уйнаганын беркем дә, хәтта атеистлар да инкарь итә алмас. Күп гасырлык тарихы булган диннәрне кысрыклап, үзе дингә әверелергә тырышкан коммунизм идеясе дә алар белән көрәштә җиңелде. Бу идеянең әлегә төп сыйфатларын җуеп булса да, Кытай белән Төньяк Кореяда, Вьетнамда һәм Лаоста калуы, бәлки, Конфуций тәгълиматына, Будда диненә якын булуы сәбәпледер. Куба белән Конгоны да кертергә була бу илләр исәбенә.
Республикабыздагы мең ярымнан артык мәчет манаралары авылларга ямь өстәп, халыкны Ислам дине өндәгән рухи биеклеккә чакыра. Татарстанның үз мөфтияте булу, телевизорда Хозур каналы ачылу, бихисап дин китаплары басылу, дини уку йортлары пәйда булу, хәләл ризыклар җитештерүгә йөз тоту – изге юлдагы казанышларыбызның иң саллылары. Дини чаралардан; Ураза һәм Корбан гаетләре, ифтарлар, мәрхүмнәрне җирләү йолалары, аларны искә алу ашлары зур хәзерлек һәм ихласлык белән үтә. Ислам юлына басарга теләүчеләр өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылды. Һәр кешенең үзеннән генә тора.
Тик татар авылларына дуңгыз комплекслары якын булуы гына эчне пошыра. Минекен генә түгел, киң татар җәмәгатьчелегенең. Бу хакта «Безнең гәҗит»нең 21 декабрь санында (№ 50, 2022 ел) Раиф Гыймадиев та «Дуңгыз түгел, дуңгызлык куркыныч!» дип язып чыкты. Акылы бар кешенең чәчләре үрә торырлык мәкалә ул. Кайбер авылларда мәчете булып та мулласы булмавын, җомга намазларына ир затларының аз йөрүен ишеткәләп торырга туры килә. Кызыксынып санаганым бар, үзебезнең сигез мең кеше яшәгән Байлар Сабасындагы ике мәчеткә, гаеткә килүчеләр саны җиде-сигез йөздән артмый. Шуның өстенә, аларның барысы да дин юлына баскан затлар түгел бит. Оят булса да әйтим, минем кебекләр. «Ник алайса дин турында авыз чайкап утырасың?» – диючеләр буласын белсәм дә, яшермим.
Кешеләрнең дингә мөнәсәбәтенә карап, шартлы рәвештә өч төркемгә бүлеп өйрәнергә буладыр.
1. Шәригать кануннары буенча яшәүче диндарлар.
2. Ислам динен хөрмәт итеп, дини гореф-гадәтләрне көченнән килгәнчә үтәп тә, намазга басмаучылар.
3. Динне инкарь итүче атеистлар.
Нинди генә фикердә булсалар да, аларның һәрберсе Аллаһның бәндәләре. Шуңа күрә аларны үзара каршылыкка кертергә тырышу мәгънәсезлек кенә түгел, гөнаһ та булыр иде. Мин үземне динне хөрмәт итүче, әмма шәригать кануннарын тормыш рәвеше итү өчен җитлекмәгән күпчелек – икенче төркемнән дип саныйм. Һәм әнә шул төркем ягына басып, Ислам динебез турында гәп кормакчы булам. Бәхәскә керергә ашыкмыйк: кеше күңелендәге Иманның микъдарын Аллаһыбыздан кала кем үлчи ала? Ул кайберәүләрдә кайбер муллаларныкына караганда да артыграк булырга мөмкин.
Мәгълүм булсын: узган ел «Яңа татар пьесасы» бәйгесендә дин проблемаларын күтәргән «Реформатор Шәпи» дип аталган әсәрем белән катнашкан идем. Шуны язганда тупланган үз карашларыма таянып, Ислам диненең ни өчен кирәклеген расламакчы булам. Язучы Гариф Гобәйнең узган гасырның алтмышынчы елларында ике тапкыр нәшер ителгән «Коръән серләре» дигән китабындагы тәнкыйтьчел позициягә басмыйча. Дин галимебез Муса Бигиев та: «Әгәр диннең нигезен какшату булмаса, аның турында сөйләшергә ярый», – дип әйтеп калдырган. Аның сүзләренә ышыкланып, гражданин буларак, муллаларныкы кебек үк, минем дә дәгъватка хокукым бардыр, беррәттән саваплы да булырмын, бәлки. Әлбәттә, дин юлына ихластан басканнарның Аллаһы Тәгалә каршында миңа караганда өстен булуларын таныган хәлдә шәрехләрмен фикерләремне.
Берәү мулладан: «Хәзрәт, дин нәрсәгә?» – дип сораган.
Ә ул: «Син хайванга әверелмәсен өчен», – дип җавап биргән.
Моннан да кыска, тирән мәгънәгә ия, төгәл җавап була алмастыр...
Чыннан да, әгәр бернигә ышанмыйча, барлыкка килгән тәртипләргә буйсынмыйча, кешеләр белән аралашканда әхлак нормаларын санлап мөгамәлә кормыйсың икән, хайванга әверелүең бик тиз. Шуңа күрә, кайсы гына динне алсак та, тәртипкә, дустанә, гадел яшәүгә, нигә дә булса ышанып, өмет белән тормыш итәргә чакыра. Шушы гап-гади кагыйдәләрне үтәгәндә генә кешеләр берләшеп, ызгышмыйча яши алганнардыр электән үк. Әлбәттә, тора-бара җәмгыять катлауланып, башта дәүләтләр, аннары империяләр хасил булу белән беррәттән, диннәр халыкларны тагын да ныграк берләштерү, аннары буйсындырып идарә итү өчен, ихтыяҗ буларак барлыкка килгән. Аллаһ рәхмәте белән, ди дин әһелләре. Әгәр Җир йөзенә Аллаһ тарафыннан меңәрләгән еллар буена меңнән артык пәйгамбәр җибәрелгән икән, димәк, бу процесс җиңел генә бармаган. Шулар арасыннан фәкать өчесе генә Аллаһның әмерен үти алган: Моисей – яһүд диненә, Иисус Христос – насара (христиан), Мөхәммәт Ислам диненә нигез салган. Бу диннәрнең тарафдарлары дәүләтләрнең, җәмәгатьчелекнең, аерым кешеләрнең каршылыкларын җиңеп, халыкларны мәҗүсилектән арындырып, тәртипкә керткән.
Мантыйктан чыгып фикер иткәндә, Аллаһыбыз пәйгамбәрлек вазыйфасын акылы камил, күп тәҗрибә һәм белем туплаган, оештыру сәләте югары, башкаларга үрнәк холыклы затларга йөкләгән. Аларның уңышлы һәм уңышсыз гамәлләрен күзәтеп торгандыр. Һәм, ниһаять, кырык яшенә җиткәндә әлеге сыйфатлар Мөхәммәттә, төрле диннәрдәге кешеләр белән аралашу нәтиҗәсендә тагын да «уңдырышлырак» җирлеккә әверелгәч, Аллаһ аны лаек дип санап, күңеленә Коръән аятьләре иңдерә башлаган.
Мөхәммәт пәйгамбәр Гарәп ярымутравындагы үзара сугышлардан изаланып, бозыклыклар эчендә яшәүче кабиләләрне Ислам дине ярдәмендә бер дәүләткә берләштергән. Бу революциягә тиң казаныш булган ул чор өчен. Шул вакыттан башлап төрле кыйтгаларны үзенә кылыч белән генә түгел, Ислам идеясе ярдәмендә буйсындырып, төрле Гарәп хәлифлекләре төзелгән. Ягъни, Коръәнгә нигезләнгән шәригать кануннары буенча яшәүче, фәннәр үсешенә шактый өлеш керткән Ислам цивилизациясе барлыкка килә. Менә ни өчен пәйгамбәребез Җир йөзендә иң шәрәфле шәхес итеп таныла.
Кызганычка каршы, Аллаһының сынавы буларакмы, Ислам да башка диннәр кебек үк, нигез итеп Коръәнне саклаган хәлдә төрле юнәлешләргә тармаклана. Вәзгыятькә, чорына карап, халыкларның җирле традицияләренә бәйле рәвештә аларның үзара дини каршылыклары да туа. Хәтта сугышларга китереп җиткереп, хәлифлекләр йә оеша, йә таркала. Аңа карамастан, Ислам дине яшәүдән туктамый, халыкларның рухи ихтыяҗы буларак саклана һәм көчәя.
Үзебезнең Татарстан җирлегендә дә узган гасыр башында булган җәдитчеләр һәм кадимчеләр каршылыгын беләбез. Яңалык белән искелек көрәше һәрвакыт булган, бар һәм булачак. Бу – философия фәненең катгый кануны.
Дини китапларны укыгач шаккатасың, никадәр акыл, кешеләрнең үзе өчен генә түгел, җәмгыять һәм дәүләт өчен файдалы киңәшләр тупланган аларда. Кешене бәхеткә, рухи канәгатьлелеккә, сәламәтлеккә, имин тормышка алып баручы туры юл салынган. Иманга килсәк, Җир шарын атом сугышы куркынычы каршына куйган Русия-Украина хәрби низагы нәтиҗәсендә туган стресслардан да дәвалый ала безне Ислам дине.
«Җәлил хәзрәт дәресләре» дигән китапта, дин өч өлештән тора: ышану, гыйбадәт һәм әхлак, диелгән. Аларның бер-берсеннән аерылгысыз булуы да расланган анда. Гади һәм аңлаешлы итеп язган баш казыебыз.
Ислам диненең биш баганасы бар, диләр. Ышану, намаз, ураза, зәкят һәм хаҗ. Гади затлар, әле дингә кереп җитмәгәннәр күзлегеннән чыгып анализ ясап карыйк әле.
Иман (ышану). Кешенең табигатенә салынган хистер ул. Үзеңә, гаиләңә, туганнарыңа никадәр күбрәк ышансаң, шуңа бәрабәр үзеңнең эчке халәтеңне тотрыклы итеп сизәсең, аларның арка терәгең булуы көчеңне арттыра. Әгәр хәкимнәргә дә ышансаң, тагын да көчәясең. Зур эшләр майтару теләге туып, дөньяви киләчәккә өмет белән карыйсың. Әгәр шулар өстенә Аллаһка инансаң, бигрәк тә яхшы, чөнки ул сиңа хыянәт итми, рухи яклаучың да, саклаучың да, ярдәмчең дә була ала, догаларыңны кабул итсә.
Намаз. Көненә биш тапкыр тәһарәт алып сафланасың, намаз вакыты алдыннан ук һәм укыганда эчке уйларыңны Аллаһка юнәлтеп, психик бушану кичерәсең, төрле физик хәрәкәтләр аша гәүдәңә физзарядка ясау белән беррәттән, көндәлек проблемаларыңнан арынып, онытылып тору тәнеңә һәм күңелеңә шифа бирә.
Ураза. Елына бер тапкыр ризыктан, динебез тыя торган гадәтләрдән үзен чикләү кешедә ихтыяр көче тәрбияли. Тәнен ел буена тупланган шлаклардан арындырып савыктыра. Ризыкның кадерен арттыра, аны җитештерүчеләргә хөрмәт уята. Ачлыкның кеше өчен никадәр куркыныч икәнлеген, аңа тарыганнарга ярдәм итәргә кирәклегенә төшендерә.
Зәкят. Адәм баласын үзе тудырган байлыкның күпчелек очракта башкаларның катнашы белән, бер җәмгыять һәм дәүләт кысасында тудырылганын аңларга ярдәм итә. Тормыш тотрыклы булсын, үзара дошманлашу кисәтелсен, хөсетле караш булмасын, мәхәлләдә дустанә мөнәсәбәт саклансын өчен, байлыкның бер өлешен бирергә кирәк. Бу юксылларга ярдәм итү, кешедә мәрхәмәтлелек сыйфатлары тәрбияли. Юмартлык даими юлдашыңа әверелеп, кешене җәмгыятьтә хөрмәткә лаек шәхес итә. Һәм холкын күркәмләндереп, психик яктан камиллеккә этәрә.
Хаҗ кылу. Андагы төрле расадагы, төрле илләрдән килгән халык вәкилләрен күрү, Бөтендөнья даирәсендәге Ислам диненең бер әһеле булуыңны тою кешедә горурлык хисләре уята. Иманын тагын да ныгытырга ярдәм итеп кенә калмый, дөньяви мәшәкатьләренең никадәр вак нәрсәләр булуына, бакыйлыкка хәзерлекнең мөһимлегенә инандыра.
2009нчы елда олуг язучыбыз Адлер Тимергалинның «Казан утлары» журналының икенче санында басылган «Алла» дигән язмасын укыган идем. Ул анда: «Адәми зат өчен Аллаһ – әхлак ул. Әгәр калебеңдә Аллаһ юк икән, синдә әхлак та юк», – дип язган. Алай гына да түгелдер, диясем килә. Бәлки әле күп фәннәр дә дини карашлардан үсеп чыккандыр, мәсәлән психология фәне кебек. Харис хәзрәт Салихҗанның Тукай премиясенә лаек булган «Дин вә Фән» дигән китабы да шуңа таба турылый. Ислам динебезнең барлык кушканнары, өйрәтүләре кешедә югары әхлак сыйфатлары тәрбияләп, аны шәхес итүгә юнәлдерелгән. Гомумкешелек әхлак кыйммәтләре белән аваздашлык аны тагын да югары күтәрә. Әгәр Бисмарк, Лев Толстой, Карл Маркс кебек даһиларның Ислам диненең бөеклеге турында әйтелгән фикерләрен язсам, мәкаләм озынга китәр иде. Кызыксынып эксперимент үткәрдем: шактый кешедән сораштым: «Каршыңда берүк сыйфатлардагы ике кеше. Берсе – диндә, икенчесе – атеист. Кайсысы белән хәтәр юлга чыгар идең?» Барысы да, Аллаһка ышанганы белән, диде. Димәк, уйлы кешегә уйланырлык нәтиҗә бу.
Бер анекдотны искә алыйк әле. Бер мужик шәһәрдәге бер барда үз авылы мулласының аракы эчеп торганын күргән дә, хафаланып:
– Хәзрәт, нишләвең бу, Аллаһы Тәгалә күрсә, нәмә дияр? – дигән. Тегесе аптырап калмаган:
– Ул күрсә дә әллә ни әйтмәс. Гөнаһтан арыну догалары да, изге гамәлләр кылу мөмкинлеге дә бихисап. Ә менә син авылга кайткач .... чәйнәп йөрерсең инде, – дип җаваплаган.
Чыннан да, Ислам динебез гасырлар дәвамында шулкадәр камилләшкән ки, ул бервакытта да адәм баласын почмакка кысрыклап чарасыз хәлдә калдырмый, аннан чыгу мөмкинлеген күрсәтә. Әҗәл якаңнан тотканчы гөнаһларыңнан арыну юллары бар анда. Хикмәт шунда, Аллаһ кабул кылырмы догаларыңны? Моны аннан башка беркем дә белми... Ул гына белүче.
Нигезе куркытуга (тәмуг) һәм кызыктыруга (оҗмах, җәннәт) корылган Ислам диненә һәркем үзенчә киләдер. Кемдер яшьтән гаилә тәрбиясе аша, кемдер фаҗигагә тарыгач, кемдер модага ияреп, кемдер матди файдага өметләнеп, кемдер кылган гөнаһларыннан арыну өчен, кемдер җәннәтле булуга ымсынып, кемдер төшен юрап һ.б. Һәркемнең Аллаһка таба баруда үз юлын сайлау мөмкинлеге бар. Дини китапларда, мәңгелеккә килгән кебек тормыш ит, иртәгә үлү ихтималын уйлап догада бул, диелгән. Никадәр тирән фикер салынган бу сүзләргә. Ягъни, адәм баласы иҗади шәхес буларак, җәмгыять яшәешенә дә битараф булмасын, матди һәм рухи байлыклар тудырсын, нәселен дә ныгытсын, шул ук вакытта фанатлык дәрәҗәсенә җитмичә, динне дә тиешенчә тотсын, дип аңларга кирәктер боларны. Ничек итеп як-якка нык авыштырмыйча, баланста тотарга бу үзара каршылыкны, менә хикмәт нәрсәдә...
Йомгак сүзем шул: кайсы ягыннан гына карасаң да, дингә килү файдага гына. Әгәр акылга таянып, дөньяви белемне дин гыйлеме белән яраштыру нәтиҗәсендә күңелебездәге психологик киртәне алып ташлап, исламга килә алабыз икән, мәрхәбә.
Габит ФӘРХЕТДИНОВ,
Саба районы, Байлар Сабасы
Комментарии