Коръәндә физика кануннары

Коръәндә физика кануннары

Без барыбыз да матдәнең молекулалардан торганын беләбез. 7нче сыйныф өчен дәреслегенең «Молекулаларның хәрәкәте. Диффузия» темасында: «Марганцовка бөртекләре стакандагы суны болгатмыйча да тулысы белән буйый. Әлеге күренеш марганцовка молекулаларының су молекулалары арасына үтеп керүен күрсәтә. …Молекулаларның үзара бер-берсенә үтеп кереп аралашуы диффузия дип атала. …Инглиз галиме Р.Броун 1827 елда беренче буларак тәҗрибә юлы белән молекулаларның хәрәкәт итеп торуын исбатлый…» – диелә. Әйе, хәтеремдә, әле мин дә мәктәп елларында шушы теманы үтеп кайткач, өйдә суга берничә бөртек марганцовка салып, тәҗрибә үткәргән идем. Чыннан да, стакандагы су тоташ алсу-шәмәхә төскә керде. Шулай ук икенче бер тәҗрибә дә истә калган: ком, керосин һәм суны бергә пыяла савытка салып болгаттык та, ул куе су төсенә керде. Дәрес тәмамланыр алдыннан пыяла савыттагы «коктейль»нең комы төпкә утырган, аның өстендә су һәм су өстендә керосин ап-ачык аерылган иде. Димәк, диффузия – Броун хәрәкәте һәрбер матдә өчен дә туры килми, дигән сүз. Ягъни, диффузия күренеше, матдәләргә биргән үзенчәлекләргә карап кына хасил була. Тагын да төгәлрәк итеп әйтсәк, кешегә файдасы булган матдәләр диффузия хасил итә, кешегә ул диффузия файда бирмәсә, молекулалар аралашмыйлар. Киресенчә, савытка салып болгатсаң да, һәр матдәнең молекулалары үз молекулалары янына җыелып, матдә үзенең беренчел халәтенә кайта. Мисал өчен, металлургия заводларында ике төрле металлның эретмәләрен бергә кушып, машина төзелешенә кирәкле өченче төрле металл ясыйлар. Бу очракта диффузия барлыкка килмәгән булса, кирәкле металл ясап булмас иде. Ә менә нефть суыртканда, аның белән бергә җир асты сулары да ияреп чыга, ул су тондыргыч савытларда нефтьтән аерыла, чөнки, су белән нефть арасында диффузия хасил булмый.

Коръәндә Аллаһы Тәгалә ике төрле диңгез суының да кушылмавы хакында хәбәр бирә: «Аллаһы берсе төче, икенчесе тозлы ике диңгезне янәшә агыза. Аларның арасында Аллаһының кодрәт пәрдәсе бар, сулары кушылмас.» (55:19,20). Аллаһы Коръәндә 1400 ел элек хәбәр биргән мәгълүматны, әле 25 ел чамасы элек кенә, океаннарны өйрәнүче француз галиме Жак Ив Кусто фәнни рәвештә исбат итте һәм, ахырда, үзе дә Ислам диненә кайтты. Чынлыкта исә буласы да юк, Казахстандагы Балхаш күлен искә төшерү дә җитә, аның ярты ягы тозлы, ярты ягын төче су тәшкил итә.

Әйткәнебезчә, һәр матдәнең үзенчәлеген Аллаһы Тәгалә кеше тормышына яраклаштырып яралткан. Әйтик, без ипи кисәргә пычак кулланабыз, ә пычак тимердән ясала, ягъни, тимернең башка әйберләрне кисү үзенчәлеге бар. Әгәр Аллаһы безгә тимер бирмәсә, пычак кына түгел, төрле эш кораллары, утырып йөри торган машиналарны нәрсәдән ясар идек? Аллаһы Тәгалә безгә тимерне кайдан биргәне турында да хәбәр итә: «…Без тимерне иңдердек (күктән — Р.Х), анда хәтәр куәт һәм кешеләр өчен файда бар…» (57:25) Бу аятьтә Аллаһы, без – кешеләрне искәртеп куя: тимердән кеше зыян да, файда да күрә ала. Тимердән сугыш коралы ясыймы ул, әллә эш коралымы? Монысы инде кешенең үзеннән тора.

Шулай итеп, физика фәне өйрәнә торган матдә-җисемнәрне, Аллаһы Тәгалә кешеләргә тормыш итәргә җайлы булсын өчен барлыкка китергән. Галимнәр шул үзенчәлекләрне өйрәнеп, төрле кирәкле җиһазлар, машиналар ясар өчен материаллар уйлап таба.

Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА.

Коръәндә физика кануннары , 4.0 out of 5 based on 4 ratings

Комментарии