«Имансыз кеше дөньяның бөтен матурлыгын күрә»

«Имансыз кеше дөньяның бөтен матурлыгын күрә»

Гиппократ үзенең антында: «Үлем даруы сораучыга аны бирмәячәкмен һәм үлем юлын күрсәтмәячәкмен», – ди. Әмма җиңел үлем юлын эзләүчеләр табыла. Аны тәкъдим итүчеләр дә юк түгел. Эвтаназия күренеше – шуның ачык мисалы. Ә Ислам дине аңа нинди карашта? Үз-үзенә кул салучылар җәннәтле булырмы? Бу сорауларга җавапны Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән бергәләп эзләдек.

– Исламда эвтаназия күренешенә караш нинди?

– Эвтаназия – чит кеше ярдәме белән үзеңнең үлемеңә ризалашу. Пәйгамбәребез (с.г.в.) вакытында мондый күренеш булмаган. Әмма Рим империясендә сугыш кырында бик нык җәрәхәтләнгән хәрбиләрне үтереп йөрүчеләр булган. Моны эвтаназия дип атарга буладыр, бәлки. Тик чын мөселманнарда мондый күренеш юк. Ислам динендә Пәйгамбәребез (с.г.в.) кешенең үз-үзен үтерүе белән очрашкан. Мәккә шәһәрендә мөселманнарны кысрыклый башлагач, алар бергәләп Мәдинәгә күченә. Аларның тормышы катлаулы була. Беренчедән, шәһәр һавасы начар. Икенчедән, ачлык, хәерчелек. Бер моһаҗир шушы сынауга түзә алмыйча укның очы белән кан тамырларын кисә һәм үлә. Шуннан соң ул бер сәхәбәнең төшенә керә. Аның йөз-кыяфәте матур, тик куллары гына кап-кара төстә була. Аннан: «Аллаһы Тәгалә сине нишләтте?» – дип сорый сәхәбә. Бу кеше: «Аллаһы Тәгалә мине гафу итте», – дип җавап бирә. «Ә нигә кулларың кара?». «Аллаһы Тәгалә: «Үзең бозган әйберне мин төзәтмим», – дип әйтте», – дигән.

– Димәк, эвтаназия үз-үзеңә кул салу күренеше белән бер үк дәрәҗәдәге гөнаһ булып санала?

– Мәдинәгә күчкәч, мөселманнар арасында сугыш башлана. Монда үз-үзеңә кул салу очраклары күренә башлый. Сугышта алган ярага түзә алмыйча, кешеләр үзләрен үтергән. Коръәни Кәримдә: «Үзегезгә үлем теләмәгез, үзегезне үтермәгез», – диелгән. Эвтаназиягә барган кеше үзенә үлем тели дигән сүз. Динебездә «минем үләсем килә» дип әйтү гөнаһтан санала. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Әгәр яшисегез килмәсә, Аллаһы Тәгаләдән сорагыз: «Йә, Раббым, яшәвем хәерле булса – гомеремне озайт, яшәвем хәерле булмаса – мине бу дөньядан алып кит», – дигән. Нәрсәнең хәерле икәнен бары тик Аллаһ кына белә.

Динебездә мөселман кешесенең нинди шартта яшәве мөһим түгел. Аның тормыш шартына карашы күпкә мөһимрәк. Әгәр дә кеше бай һәм бу байлыгын хәләл юлга тота икән – җәннәткә керер. Кеше фәкыйрь һәм шөкер итеп яши икән – җәннәтле булыр. Кеше авыру һәм шуңа да түзә икән – аны да җәннәт көтәр. Тормыш шартың нинди булса да, Аллаһы Тәгалә сине ярата һәм ул яратуын бертөрле күрсәтми. Кемгәдер – бәхетне, икенчеләргә сагышны өеп бирә. Эш Аның нәрсә бирүендә түгел, ә Ул биргәнне ничек кабул итеп алуыбызда. Әйтик, егет бер кызга гашыйк ди. Кыз килә дә бу егетнең битенә суга. Ә егет: «Кара, бу миңа сукты, хәзер мин дә сугам», – дими, «куллары нинди йомшак икән», – ди. Менә Аллаһы Тәгаләнең дә сиңа ничек кагылуы мөһим түгел. Аның кагылуы кирәк. Кагыла икән, димәк, сине онытмый. Аллаһы Тәгалә яраткан бәндәсен сыный. Ул авырлыкларны бары тик көчле кешеләргә генә бирә.

Шулай ук кешенең дәрәҗәсе дә сынаулар белән күтәрелә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә бу хакта әйткән. Кешенең дәрәҗәсе түбән булырга мөмкин, аны күтәрер өчен Аллаһы Тәгалә берәр сынау бирә дә, шуңа сабыр иткән өчен аның дәрәҗәсен күтәрә. Без бу дөньяда нәрсәнедер сыйфатлы дип кайчан әйтә алабыз? Аны кулланган һәм ниндидер авыр шартка керткән очракта гына. Мәсәлән, безнең өйдә төсе кырылып беткән урындык бар ди. Ул иске һәм ямьсез, әмма хезмәт итә. Ә почмакта бик матур бер урындык тора, ләкин бер утыру белән аның аягы сынган һәм син аны ябыштырып матурлык өчен алып куйгансың. Нинди матур булса да, бу җиһаз яхшы түгел, аның файдасы юк. Кешенең тормышы да шулай. Сыналган очракта гына кешене түзем яки сабыр дип әйтеп була. Кеше Аллаһы Тәгалә биргәнне кабул итә белми, тизрәк бу хәлен җиңеләйтергә, үләргә ашыга икән, димәк ул Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле түгел. Мондый кеше сабыр булмый һәм ул тәмугъка керә. Сугышта яраланып үлгән кешене турыдан-туры җәннәткә керә, дибез. Ә берәү сугышта яраланып үз-үзенә кул салган һәм тәмугъка кергән. Ни өченме? Сугышта алган яраларын кабул итә алмаганы, язмыш сынавына тиз бирешкәне өчен.

– Әгәр авыручы кеше васыятендә мин фәлән вакыт аңыма килмәсәм – эвтаназия кулланыгыз дигән булса, аның теләген үтәмәү гөнаһ булмасмы?

– Эчтәлеге шәригатькә каршы килмәгән очракта гына васыятьне үтәргә кирәк. Әгәр дә берәү: «Үлгәч, тәнемне яндырып көлгә әйләндерегез», – дип васыять әйткән яки язып калдырган булса, аны үтәмәү гөнаһ түгел. Тагын берәү: «Бөтен малымны ятимнәр йортына тапшырыгыз», – дисә дә, бу васыять үтәлми, чөнки Ислам дине буенча ярамый. Малның өчтән бер өлешен генә башкаларга васыять итеп калдырырга мөмкин, калган ике өлеше – туганнарына.

– Ә эвтаназияне башкарган кеше шулай ук гөнаһлы булырмы?

– Эвтаназиянең иң куркыныч ягы менә шунда инде. Кеше үзен үтерә алмагач, бу вазифаны бүтәнгә йөкли. Кеше үзен үтерсә, үз гөнаһын алыр иде, ә бу очракта ике кешегә гөнаһ языла. Эвтаназия – бик начар күренеш. Нинди ният белән эшләнелсә дә, кеше үтерү гөнаһ булып язылыр. Безнең ил эвтаназиягә каршы, ә чит илләрдә озак вакыт урын өстендә яткан авыруларны үтерүче шәфкать туташлары бар. «Авырулар үзләре сорады, үтерегез дип ялварды. Мин җәлләп эшләдем», – ди алар. Бу очракта сырхау кешене караватта ятканы өчен кызганырга түгел, ә яман эш башкарып, тәмугъка эләчәге өчен жәлләргә кирәк.

– Үзләрен үтерүчеләрне ахирәттә ни көтә?

– Үзенә кул салса да, мөселман кешесе барыбер мөселман булып кала. Аны юалар, кәфенлиләр, мөселман зиратына күмәләр. Үзеңә кул салу кешене иманнан чыгармый. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кеше үзен нинди ысул белән үтергән, тәмугъта да шул ысул белән газапланачак», – дигән. Әйтик, берәү кыядан сикергән икән, тәмугъта да гел кыядан сикереп торыр. Кемдер пычак кадаган икән, үзенә гел пычак кадар. Үзеңә кул салу – зур гөнаһ һәм мондый кеше һичшиксез тәмугъка эләгер, ләкин гел анда булмас. Тиешле газабын алыр һәм чыгар. Төрле кешегә җәзаның да төрлесе билгеләнер, чөнки үзенә кул салганда кеше башында нәрсә булганы бары тик Аллаһка гына мәгълүм. Кеше юләрләнергә мөмкин, ә юләр кешегә җавап юк. Исерек халәттә бу адымга баручылар шактый. Бу очракта Аллаһы Тәгалә кешегә нинди җәза бирер – безгә билгеле түгел.

– Иманлы кеше бу адымга бара аламы?

– Мөселман кешесе эвтаназиягә бармый, үзенә кул да салмый. Мондый очракларны белмим дә. Бу турыда иманы булмаганнар гына хыяллана. Дөньяга гашыйк булып, дөнья белән генә яшәгән кешеләр шулай эшли. Авырып киткәч, алар өчен дөньяның ләззәте бетә. Күп кеше өчен дөньяның мәгънәсе тәмле ашауда, дөнья күрүдә, башкалар алдында матур итеп күренүдә. Боларның һәркайсы авырый башлау белән бетә. Ә чын мөселман өчен тормыш мәгънәсе – гыйбадәт, Алаһка ышану. Урын өстендә ятканда да, теләсә нинди халәттә дә гыйбадәт кылырга мөмкин. Безгә тормыш гыйбадәт кылу өчен кирәк һәм ул Аллаһка күбрәк зикер итү өчен бары тик озын тормыш турында хыяллана. Ашар, күрер өчен түгел, чөнки барыбер ашап туя да, күреп бетерә дә алмыйбыз. Безнең ата-бабаларыбыз әллә ни тәмле ашамаган, авылдан ерак китмәгән, бер киемне бишәр ел киеп йөргән, ләкин бәхетле булган. Аларның тормышы авыр булса да, үлем турында уйламаган. 15 яшьлек егет-кызлар басуда эшләгән, сука тарткан, тракторын йөрткән. Аларның берсе дә балачагым авыр, минем стресс, миндә депрессия дип, үзен үтермәгән. Ә бүген нәрсә? Бернинди авырлык күрмәгән яшьләр асылына, пычак кадый. Үзләренә кул салучы яшьләр саны буенча Русия – беренче урында. Тормышта нинди авырлык күрә соң алар? Сугыш бармы, нәрсә бар? Кешенең имансызлыгы хакында сөйли бу.

Эвтаназия дә шул ук. Булдыра алса, кеше моны үзе эшләр иде, әмма караватка бәйләнгән, шуңа күрә закон сорый. Безнең теләк белән безне үтерсеннәр, диләр, чөнки үзеңне-үзең законсыз да үтерә аласың – проблема түгел. Ә болар урын өстендә ята. Кайбер сырхауларның туганнары эвтаназия сорый, газаплана бит, диләр. Ислам динендә кешенең хәле нинди генә авыр булса да, кеше аңсыз ятса да, үлеп котылу дигән нәрсә юк. Дөрес, авыру – зур сынау. Бердән – авыруның үзенә, икенчедән – туганына. Авыру кешене карау җайлы эш түгел, әмма шуның өчен алар да савап ала. Унар ел буе урын өстендә яткан кешене караучылар бар бит. Менә Фәнис Яруллинның хатыны Нурсөя ханым ирен гомере буе карады.

– Элегрәк үз-үзенә кул салган кешене зират эчендә җирләмәгәннәр. Элек иман ныграк булганмы, әллә хәзер карашлар үзгәргәнме?

– Ныграк булган. Башкаларга дәрес булсын өчен шулай эшләнгән ул. Мондый гөнаһ кылучылар кабер газабына дучар ителә. Андый кешеләргә җеназа намазы укылган очракта да имам түгел, аның ярдәмчесе укый. Менә карагыз: сезгә исән вакытта да ихтирам булмаса, үлгәч тә булмаячак дип әйтү бу. Шул хакыйкатькә төшендерү йөзеннән читтә күмгәннәр. Хәзер мондый күренеш булса, кешене кайда җирләүне җирлектә хәл итәләр.

– Шайтан вәсвәсәсенә бирелеп, үлем уен кертмәс өчен нәрсә эшләргә?

– Шайтанның иң беренче теләге – кешене имансыз итү. Шайтан имансыз кешегә вәсвәсә кылмаска, начар уйлар кертмәскә мөмкин. Киресенчә, ул: «Син дөрес юлда йөрисең, матур яшисең», – дип әйтер. Сәер булмасын, әмма имансыз кеше бу дөньяның матурлыгын күбрәк күрә, аны шайтан котыртмый, ул рәхәтләнеп яши. Иманлы кеше янына шайтан килеп ябыша, аны котырта. Дөньяга карата нәфрәте уянсын, аны кабул итмәсен, ди. Бу вәсвәсәгә бирелмәү Аллаһы Тәгаләне нинди дәрәҗәдә яратуыңнан тора. Аллаһка ышану – ярату түгел әле. Гыйбәдәт кылганда да күпләр мәҗбүри рәвештә башкара бу эшне. Үзеңдә динне ярату хисен тәрбияләргә кирәк. Дини кагыйдәләрне үтәү һәм кабул итү хисе булдыру хәерле. Ярат дип кенә яраттырып булмый – уйла, яхшы кешеләр белән аралашырга тырыш. Синең кем белән аралашуың да мөһим роль уйный. Көннең төп проблемасы – яхшы кешеләр белән аралашу җитмәү. Теләсә кем белән аралашабыз, алар безгә тәэсир итә. Без шулар яратканны ярата, алар кызыксынган әйбер белән кызыксына башлыйбыз. Безгә иманы нык кеше белән дуслашу хәерле. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Дөнья малы ягыннан үзегездән түбәнрәк кешеләргә карагыз. Сездән дә начаррак яшәүчеләр бар», – дигән. Бу безгә күпмедер дәрәҗәдә Аллаһка шөкер кылырга ярдәм итә. «Ә дин ягыннан үзегездән югарырак булган кешене үрнәк итеп куегыз. Алар дәрәҗәсенә ирешергә омтылу өчен», – диелә. Иманлы кеше үзен канәгать итеп хис итәргә тиеш. Аллаһтан риза булган кеше, Аның тәкъдиренә дә риза. Дингә риза булган – бу дини кануннарны үтәүдән дә баш тартмый. Менә шулай аның тормышы камилләшә. Син үлгәнче үзеңне бу тормышта теләгеңә ирешмәгән зат итеп хис итәчәксең. Мәсәлән, син илнең президенты булдың ди. Тагын нәрсә турында хыялланып булсын? Әмма син бөтен дөнья белән түгел, бу ил белән генә идарә итәсең. Менә шул чакта күп кенә президентларның императорлык теләкләре барлыкка килә. Бу дөньяда ничек кенә әйбәт яшәсәң дә – үлем бар һәм шул уй депрессиягә китерә. Ничек кенә бай яшәсәң дә, синнән баерагы табылыр. Нәрсәң генә булмасын, кемдәдер ул әйбер күбрәк. Зур өем юк – иманым бар, акчам юк – шөкер итәм, дип яшәгән кеше генә җәннәтле булыр. Аның яхтасы бар, тик аның бер тапкыр да намаз укыганы юк. Менә шундый яхшы уйлар белән яшәргә язсын.

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии