- 24.09.2023
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2023, №37 (20 сентябрь)
- Рубрика: Иманга юл
Начар исем начар язмыштан да яманрак, дигән мәкаль бар. Нинди исем сайларга, меңләгән исемнәрнең кайсына тукталырга? Бу сорау һәрбер ата-ананы, әби-бабайны, бөтен кардәш-ыруны, туган-тумачаны уйландыра, борчый. Өстәвенә, Ислам динендә балага исем кушуның нинди шартлары бар? Нинди исемнәр кушу хәерле санала? Әгәр мәгънәсез яки гарәпчәдән тәрҗемәдә исеме начар мәгънә бирә икән, мулла бу исемне кушудан баш тарта аламы? Бу сорауларга газетабызның даими кунагы, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирде.
– Рөстәм хәзрәт, Исламда балага исем кушуның нинди шартлары бар?
– Балага исем кушканда, түбәндәге әдәпләр һәм шартларны үтәү зарур. Бала туганнан соң, ата-аналарга билгеле бер вазифалар йөкләнә. Алар иң беренче эш итеп балага күркәм, матур исем сайларга тиеш. Хәзер ата-аналар сериаллардан алынган гайре табигый булган исемнәр кушып, кешене шаккаттырырга тели. Әмма шаккаттырырга кирәк түгел, чөнки син балаңа исем кушасың.
Монда шунысын игътибарга алырга кирәк: балага исем кушасың икән, аның бу исемне гомер буе йөртәчәген уйлап эш итәргә кирәк. Иң мөһиме шул: бу исем балага авыр булмаска тиеш. Шул ук вакытта аның мәгънәле булуы да кирәк. Кечкенә вакытта балалар бакчада, мәктәптә бер-берсен шушы исемнәре белән үчеклиләр, бер-берсен котырталар. Шул сәбәпле ата-ана бу мәсьәләгә җитди карарга тиеш.
– Нинди исемнәр кушу хәерле санала?
– Дин, Ислам күзлегеннән караганда, түбәндәге исемнәр күркәм санала. Мәсәлән, Аллаһы Тәгаләнең исемнәренә Габд кушымчасын ялгап ясалган исемнәр. Габдулла, Габделкәрим, Габделгаффар кебек исемнәрне кушу иң хәерлесе.
Аллаһы Тәгаләнең исемнәрен аерым гына кушу хупланмый. Аллаһы Тәгаләгә генә хас булган Хаалик, Әлбәәкый исемнәрен кушу дөрес булмас. Боларга Габд кушымчасын кушу сорала. Кешеләрдә Аллаһы Тәгаләгә хас сыйфатлар булырга мөмкин. Мәсәлән, Хәким (идарәче, әмир), Кәрим (юмарт). Андый исемнәрне кушу рөхсәт ителә.
Икенче дәрәҗәдәге күркәм исемнәр булып пәйгамбәрләрнең исемнәре тора. Әйтик, Ильяс, Әюп, Гайсә, Муса, Йосыф, Сөләйман һәм башкалар. Мөхәммәт исемен аерым гына кушу хупланмаган дип санала. Әгәр син Мөхәммәт исемле баланы сүгәсең икән, син Мөхәммәтне (с.г.в.) сүккән кебек булмас өчен, Мөхәммәт исемен аерым гына кушмыйлар, Мөхәммәт исеменә кушымча өстиләр. Мәсәлән, Мөхәммәтҗан, Мөхәммәтәмин, Мөхәммәтгали. Бу рәвешле исем кушу безнең татар халкында каралган булган. Әби-бабайларыбыз исемнәрне уйлап, төпләп фикерләп куйганнар.
Өченче дәрәҗәдәге күркәм исемнәр булып һәрбер халыкның матур, мәгънәле исемнәре тора. Безнең җирлектә, татар халкында ул исемнәр ай белән, ил белән бәйле. Мәсәлән, Айгөл, Айнур, Айсылу, Илсөяр, Илгизәр. Болар барысы да мәгънәле исемнәр.
Хатын-кыз исемнәренә килгәндә, күркәм исемнәр булып изгеләр исемнәре санала. Мәсәлән, Хәдичә, Фатыйма, Сафия, Сара, Әминә исемнәре. Шул ук вакытта һәрбер халыкның мәгънәле исемнәре бар.
– Балага исемне кайчан кушу хуплана?
– Сөннәт буенча исемне җиденче көндә кушу хәерлерәк санала. Әмма мөмкинлек булмаса, мәсәлән, баланы бала тудыру йортыннан чыгармаган булсалар, ул вакытта исем кушуны кичектерергә дә мөмкин. Аннан соң баланың чәчен алу, шул чәч авырлыгында сәдака бирү, баланы сөннәткә утырту, ир бала туса – ике, кыз бала туса, бер корбан чалып, гакыйка үткәрү сөннәт гамәлләрдән санала.
– Әгәр исем мәгънәсез яки начар мәгънә бирә икән, мулла бу исемне кушудан баш тарта аламы? Мулланың ата-ананы үгетләргә хакы бармы?
– Имам кеше исем кушарга килде икән, иң беренче эш итеп ул ата-анага шушы исем, аның мәгънәсе, ни өчен азан әйтелеп исем кушылуы хакында киңәш-нәсыйхәт әйтергә тиеш, чөнки киңәш-нәсыйхәт бирү мөселманның хакы булып санала. Исем кушар алдыннан, ата-анага баланың бу исемне күтәреп йөриячәген әйтергә, балага бу исем белән авыр булмасын дип, аңлатырга кирәк. Мода үтә ул, әмма исемнәр тирән мәгънәле, төпле булырга тиеш. Шуны без халыкка җиткерергә тиешбез.
Әгәр инде ата-ана начар мәгънә бирә торган исем кушарга тели икән, имам бу исемне кушмаска мөмкин. Һәм инде ата-ананы үгетләргә, нәсыйхәтләргә тиеш. Чөнки Пәйгамбәребез (с.г.в.) заманында бер сәхәбәнең исеме Габдулшәмс (кояшның колы мәгънәсендә) булган. Пәйгамбәр (с.г.в.) аңа: «Исемеңне алыштыр, син Габдулшәмс түгел, Габдулла», – дип әйткән. Берсенең исеме Хузн булган. Ягъни кайгылы, хәсрәтле кеше дигән мәгънәдә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) аңа Сәхел (җиңел мәгънәсендә) дип исем кушкан. Әгәр исем начар мәгънәне белдерә икән, исемне кушмаска һәм бу хакта ата-анага әйтергә мөмкин.
Әгәр балага кушыласы исем татарлардагы яки башка халыклардагы исем икән, аны гарәп теленә тәрҗемә итәргә кирәк түгел. Аны нәрсәгә тәрҗемә итәргә? Ул бит гарәп исеме түгел. Менә татарларда Гөлнара дигән исем киң таралган. Ул фарсыдан килгән исем, «гранат чәчәге» дигәнне аңлата. Ләкин кайберәүләр, «нәръ» – ут дип тәрҗемә итеп, бу исемнең мәгънәсен югалта. Әгәр урыс кешесе ислам динендә, аның исеме Владимир яки Алексей икән, болар – рус телендә матур, мәгънәле исемнәр. Аны үзгәртергә яки мөселман исемен кушарга кирәк дигән әйбер шарт булып тормый. Иң мөһиме исемнең мәгънәле булуы.
– Аеруча нинди исемнәр кушудан сакланырга чакырыр идегез?
– Пәйгамбәребез (с.г.в.), башкаларга охшарга тырышкан бездән түгел, дип имансызларга, мөшрикләргә, мәҗүсиләргә охшарга тырышудан кисәтеп калдырган. Мәсәлән, халкыбызда киң таралган Венера, Марс, Диана, Аида, Ралина исемнәре – мәҗүсиләр табына торган илаһларның исеме. Мөселман кешесе башкалардан аерылып торырга тиеш. Билгеле, гарәп исемнәре белән генә чикләнергә кушмыйбыз. Нинди милләт исемен кушсаң да ярый, мәгәр начар мәгънәле булмасын, динебезгә каршы килмәсен, телебезгә туры килеп торсын.
– Намаз укый, мәчеткә йөри башлаган күп кенә яшьләр арасында исемнәрен үзгәртү очраклары күп. Сезнеңчә, моның сәбәбе нидә?
– Хактан да, мәчеткә йөрүче яшьләрнең 40-50 проценты исемен алыштыра. Алар моны ислам дине кануннары буенча яңача яши башлау, тормыш рәвешләрен үзгәртү белән аңлата. Аннары Кыямәт көнендә кеше үз исеме белән кубарылачак һәм Аллаһы Тәгалә каршына сынауга килеп басачак. Шуңа да бу дөньяда да, ахирәттә дә аларның мөселман исемен йөртәселәре килә.
– Кешенең исеме аның тормышына тәэсир итә, диләр. Сез моның белән килешәсезме?
– Начар мәгънәле исемнең тәэсире булырга мөмкин. Элек тәнендә, битендә миңе булган сабыйларга исемнәрне махсус миң сүзе белән башланганнарын кушканнар. Еш авырган балаларга, исемен күтәрә алмый дип, башкасын кушканнар. Шуннан хәле җиңеләеп, савыгып киткәннәр.
– Бер нәселдә ике кешегә бер үк исемне кушарга ярамый, диләр. Каян чыгып әйтелгән сүз бу?
– Ярамый дигән әйбер шәригать буенча юк. Әмма бер нәсел кешеләренә бер төрле исемне кушмаска киңәш ителә. Сәбәбе бик гади: ике кешене бутамас өчен.
КИРТЛӘП КУЙ!
– Бала дөньяга килү белән шайтанны күрә. Аның елавы – әти-әнисенә һәм барча кешеләргә мөрәҗәгате. Бала нинди дөньяга һәм ни өчен килүен сизә. Шуңа күрә, «Газиз әти-әнием, кешеләр, сез мине менә бу күңелсез зат карамагында калдырмагыз, туры юлны табарга ярдәм итегез», – дип бөтен кешелек дөньясына мөрәҗәгать итә.
Бәби туды. Өйдә гаиләгә яңа ямь, юаныч, бәхет өстәлде. Шуның белән бергә яңа туган сабый ата-анасына өстәмә күңелле мәшәкатьләр дә китерә. Аның беренчесе – балага исем кушу. Аңа нинди исем бирергә? Бу сорау һәрбер ата-ананы, баланың өлкән туганнарын, кардәш, тумачаларын уйландыра, борчый, чөнки исем кешегә бер генә мәртәбә бирелә һәм ул аның гомерлек юлдашына әверелә, һәр кеше үз исеменә шулкадәр күнегә, ул аның туган теленең иң якын, иң газиз, иң кадерле сүзе булып тоела.
Балага исем кушу – бик җаваплы һәм мөһим вакыйга. Күркәм исем белән дәшү балага дога кебек үк уңай тәэсир итә. Начар мәгънәле һәм ярамаган исем балага начар йогынты ясый, аның психикасы бозылуга, ямьсез холыклы булуына, авыруларга ансат бирешүенә сәбәп була. Моның хаклыгын бүген фән дә раслады.
Галимнәр су кристалларын рәсемгә төшергәннәр. Яхшы сүз әйткәч, дога укыгач, су кристаллары бик күркәм матур чәчәк рәвешенә керә һәм ул су кешеләрне дәвалау һәм тынычландыру үзлегенә ия була. Әгәр начар сүз әйтсәң – кристалларның сурәте ямьсез хәрәбә хәленә килә һәм ул су кешегә бик начар йогынты ясый. Әгәр кеше тәненең 80 проценттан артыгы судан торуын исәпкә алсак, яхшы исемнең ни кадәр әһәмиятле икәнен аңлавы авыр түгел.
Бүген, кызганыч, электән килгән бик күп матур гадәтләребез югалып барган кебек, күп гаиләләр исем кушуга да җитди карамый. Күбебез кечкенә баланы теләсә кем уйнап карый ала торган аңсыз курчак дип кабул итә. Кызганычка каршы әти-әниләр генә түгел, әби-бабайлар да бәби алып кайтуны күп вакыт «супермаркеттан» «кукла барби» алып кайту урынына күрәләр.
Менә шул Барби курчагына исем сайлау башлана: Әльвина, Мальвина, Дюймовочка... Әйтерсең, ул бала белән уйнап туйгач, ташлыйсы, әйтерсең, ул баланың шул исем белән картаясы, әби кеше, бабай кеше буласы юк. Исем мәңгегә бирелә. Шуның өчен дә балага матур исем сайлау әти-әнинең төп бурычы. Дөрес тәрбия бирү дә күркәм исем һәм хәләл ризыктан башлана. Исем шәригатебезгә муафыйк, гарәпчә, татарча, күркәм бер мәгънәгә ия булырга тиеш. Шулай булганда әти-әни фарызларын үтәгән булып санала.
(Татарстанның баш казые Жәлил хәзрәт Фазлыев вәгазеннән)
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде
Комментарии