Сынау

Сынау

Дустыңны җиңелчә ярат. Көннәрдән бер көнне аңа ачуың чыгып, дуслыгың бозылып китүе бар. Дошманыңа җиңелчә дошманлыкта бул. Көннәрдән бер көнне аның дустың булып китүе бар (хәдис).

Нәкыя апа намаз иясе, Коръәнне, хәдисләрне яхшы белүче хатын була. Ире Йосыф белән ике малай үстерәләр. Бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп яшиләр. Илебездә сугыштан соңгы авыр чор бу. Ачлык, ялангачлык. Бу авырлыклар Нәкыя апаларны да читләтеп үтми. Күрәчәге булганмы, бер көнне эштән кайтып килгәндә, колхоз амбарының идән ярыгыннан тары акканын күрә. Амбарның асты күтәренке. Аска кереп, бер кесәсенә тары ярмасы тутырып чыга. Кайткач, юып, балаларына пешереп ашата. Казанын кырып юа, кесәсен яхшылап кага. Шулай эшләмәсәң, еллары куркыныч, бер кесә ашлык өчен биш елга утырталар.

Малайлар аны аңлыймыни?! Урамга чыккач, башка балаларга мактаналар. «Без тәмле итеп ботка ашадык. Тамак кипте, су эчәсе килә», – диләр. Бу сүзләрне ишеткән балалар әниләренә кайтып сөйлиләр. Һәр авылның бер куштаны була ул чорда. Бу сүз тикшерүчеләргә дә барып ирешә. Нәкыя ападан сорау алырга килеп тә җитәләр. «Каян алдың тарыны?» Нәкыя апа: «Бернинди дә тары алып кайтканым юк, нинди сүз ул?» – ди. Тикшерүче бөтен җирне тенти. Казан юып куелган, өстенә киеп йөри торган бушлат кесәсе яхшылап чистартылган. Гөнаһ шомлыгы, кесәне ныклап актара торгач, ике бөртек тары килеп чыга. Тикшерүчегә шул гына җитә дә. «Менә бит, алып кайткансың бит», – ди. Нәкыя апа артына утыра. Аны биш елга төрмәгә ябалар. Ул бик яхшы тегүче була. Төрмәдә үзен яхшы итеп күрсәткәне өчен, ике ел ярымнан кайтаралар. Бу вакытта ире икенче хатынга йортка кергән, инде ике балалары туган була.

Нәкыя апа өенә кайткач, хәл белергә авылның бер хатыны килеп керә. Сөйләшеп утыралар. Кергән хатын урыныннан тора да, тәрәзә янына килеп: «Кара әле, Нәкыя, берәү йөге белән икмәк төяп кайтып бара. Каян алды икән?» – ди. Нәкыя апа да тәрәзә янына килеп карый. «Юк бит, берни дә күрмим», – ди. «Әнә бит, теге кырдан кайта, күрмисеңмени?» – ди тегесе. Нәкыя апа тәрәзәдән караган арада бу хатын пычак беләнме, башка берәр нәрсә беләнме, үзенең муенына җәрәхәт ясый да, идәнгә сузылып ята. Шул чакта ишектән бер бала килеп керә дә, бу галәмәтне күреп, урамга оран сала: «Нәкыя апа Хөршидә апаны суйган!» Нәкыя апаны тагын ике ел ярымга утырталар. Кайткач, малайларын үз янына ала. Башыннан үткән хәлләрне бер кешегә дә сөйләми. Бу хәлләрне Аллаһы Тәгаләнең сынавы дип кабул итә. Исән-имин кайтуына, сау-сәламәт булуына шатланып, шөкерана кыла, барысына да ачык йөз күрсәтә, берәүгә дә ачу сакламый. Ире Йосыфта беренче хатынына булган хисләр кабат кабына. «Аллаһы Тәгалә хакы өчен мине гафу ит. Рөхсәт итсәң, мин синең янга кайтыр идем», – ди. Нәкыя апа ирен гафу итә. Аның да иренә булган хисләре сүрелмәгән икән. Икенче хатынга да үпкә сакламый, сөйләшеп, туганнар кебек аралашып яши.

Нәкыя апа белән Йосыф абый кабат өч бала алып кайталар. Балалар да бергә-бергә уйнап үсәләр, кунакка йөрешәләр. Үләр алдыннан, ире Нәкыя апага васыятен белдерә: «Рәхмәт, кадерлем. Чын хатын була белдең. Мин үлгәч тә көндәшең белән аралашып яшә, үпкә саклама. Бәхетле бул. Мин риза-бәхил, ахирәттә дә куанып очрашырга язсын», – ди.

Яшь бара, Нәкыя апа, авырып, хастаханәгә керә. Күп тә үтми, иренең икенче хатыны Рәсимә дә авырып китә, аны да шушында салалар. Аның чире көчле була. Нәкыя апа «Ясин» чыга. Әйтерсең шуны гына көткән, Рәсимә апа аның алдына башын куеп, мәңгегә күзләрен йома. Рәсимә апа тапкан балалар белән Нәкыя апаныкылар бер-берсен хөрмәт итеп, аралашып яшиләр. Нәкыя апаның кызы Гөлсем белән без дуслар. Кунакка йөрешәбез. Нәкыя апа соңгы көннәрдә кызы Гөлсемдә яшәде. Нурлы йөзле, шат күңелле, зиһенле әби иде ул. Күп белә, гыйлем иясе. Барлык балаларына да берәр дәфтәр шигырьләр, догалар язган.

Тотып булмый елларның койрыгыннан,

Узып булмый Аллаһы Тәгаләнең боерыгыннан.

Азакта мин үлгәч, еламагыз. Бер «Әлхәм»,

Бер «Аятел-Көрси», өч «Ихлас» укымыйча,

Кич йокламагыз.

Нәкыя әби инде бу дөньяда юк, урыны оҗмахта булсын. Бу язманы кызы Гөлсем сөйләгәннәрдән яздым.

Нәгыймә САДЫЙКОВА,

Тукай районы, Иске Теләнче авылы

Комментарии