Безнең бәла – телебездә

Бүгенге көндә халыкка карап, исең китәр, өйләнешеп өлгермиләр, инде аерылышкан булалар. Кешеләр бер-берсен яратмый, дошман күрә. Моның сәбәбе нәрсәдә соң? Моңа җавапны динебез китапларыннан табып була. Адәм баласы, мин теге яки бу эшне эшләмәм дип әйтсә, шайтан аңа ишек ачып куя, начар сүз әйтсә, аны эшләтмичә туктамаячак, яхшысын әйтсә, эшләтмәс өчен тырышачак. Шуңа күрә берәр эшкә алынсаң, бер Аллаһка гына таянырга кирәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәт с.г.в. яһүдләрнең сорауларына, иртәгә җавап бирермен, ди дә, ун көн буена җавап бирә алмый тора. Тегеләр, моны Аллаһы ташлады, дип, аннан көлә башлыйлар. Шуннан соң аять иңә: «Син башка беркайчан да берәр нәрсә эшләргә сүз биргәндә, «Иншә Аллаһ» димичә, сүз бирмә». Мәсәлән, адәм баласы ашыгып, мин өйләнсәм, беркайчан да аерылмыйм, дип әйтергә мөмкин. Бетте, шайтанга шул гына кирәк тә, ул аларны аермыйча туктамый. Икенче мисал, әгәр дә берәү, әле миңа бала кирәкми, ди икән, йә аның баласы бик озак вакыт булмый тора, йә инде бөтенләй дә булмый. Әйткән сүз – ул үзенә күрә бер программа. Начар сүзгә һәм теләккә Аллаһыдан ярдәм сорарга ярамый, аны шайтан болай да тормышка ашырачак. Кайбер кешеләр үзара ызгышканда әллә нинди начар теләкләр телиләр, каргыйлар. Нәтиҗәдә, боларның барысы да тормышка аша. Аннары үкенәләр дә, ләкин соң була. Сиңа җавап итеп, теге кеше дә сине каргый, сиңа начарлык тели. Кунак ашы кара-каршы, нәтиҗәдә син дә бәла-казага тарыйсың. Нәрсәгә кирәк бу? Нинди файда күрдең? Үз башыңа бәла генә алдың.

Халык бик белеп әйткән: сөйдергән дә тел, биздергән дә тел. Гайбәт сөйләү, ялганлау, кешене каргау иң зур гөнаһлардан санала. Болар – явызлык. Адәм балаларына кылган гөнаһлары өчен ике рәкәгать намаз укып, ихлас күңелдән, бер Аллаһтан гафу сорарга һәм башка бу гөнаһларны кабатламаска кирәк.

Наил СӨЛӘЙМАН,

Нурлат

Комментарии