Иманлы бала – өметле киләчәк билгесе ул

Иманлы бала – өметле киләчәк билгесе ул

Җәй көне Сабантуйларының бетәчәге юк, дип белми әйтми халык. Гәрчә Сабантуйлар чоры июнь аенда төгәлләнсә дә, июльнең нәкъ уртасында республикабызда башкаларыннан аерылып торган милли бәйрәмебез бар безнең. 16нчы июль көнне Балтач районы Бөрбаш авылында Бөтенрусия мөселман балалары Сабан туе булып узды. 
Моннан 16 ел элек нигез салынып, мөселман балалар Сабан туе буларак оештырылып килсә дә, Бөрбаштагы әлеге Сабан туе чын күркәм Гаилә бәйрәме ул. Өлкәннәр дә, балалар да бу бәйрәмне зарыгып көтеп ала. Олысы да, кечесе дә Сабантуй көнне гаиләләре белән мәйданга чыга, уеннарда катнаша. Кечерәкләре бүләк кисеп, чүлмәк ватып, йомырка кабып йөгерсә, зурраклары авыш баганага менә, капчык киеп йөгерә, әтәч тота, йөгерешкә чыга. Өлкәннәр өчен дә уеннар җитәрлек биредә! Ни генә булса да, бәйрәмнең максаты үзгәрешсез кала – яшь буында татар-мөселман гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү. 
Сабан туе ел саен Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның тырышлыгы белән оештырыла. Әлеге чарага Татарстан районнарыннан тыш, Ульяновск, Оренбург һәм Киров өлкәләреннән, Башкортстан, Мари Иле, Чувашстан республикаларыннан күпләп балалар килде. Бәйрәмгә килүчеләрнең саны 5 меңнән артып китте, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте.
Нәкъ гади Сабан туендагыча җәелгән мәйдан, балалар өчен кибетләр... Бар да гади сыман. Әмма һәр милли уенның да «Аллаһ» сүзе белән башлануы, һәр кунакның башына бәйләгән яулыгы, баш түбәсенә элгән түбәтәе бәйрәмгә башка төсмер өсти. Шунысы да игътибарга лаек: Сабан туе балаларның Коръәннән аятьләр һәм догалар укуы, мөнәҗәтләр, төрле иҗади чыгышлар белән ачылды. Әлеге балаларны күргәч, үзең дә сизмәстән республикабызда Ислам диненә карата хөрмәт кечкенәдән үк тәрбияләнә икән, дип уйлап куясың. Догаларны балага янында каеш тотып сеңдереп булмый бит. 
Динияр Хөснуллин – Арча районы егете. Быел беренче класска укырга керә. Бөрбаш авылында узган әлеге Сабан туена инде өченче ел рәттән килә икән. 
– Догаларны әбием өйрәтте. Өч яшемдә «Әлхәм»не яттан сөйли идем. Аннары «Колһуаллаһ», «Ән-Нәс»ләр өстәлде, хәзер 10нан артык доганы яттан сөйли алам. Ашап бетергәч тә, өстәл артыннан дога әйтеп кузгалам, – ди егет. 
Намазның, доганың ни икәнлеген яшьтән белеп үсә торган балалар булганда – киләчәгебез өметле. Ә мондый балалар белән бөтен Сабантуй мәйданы тулган бүген.
Әлеге Сабантуйның үзенә генә хас тагын бер үзенчәлеге – бәйрәмгә килгән халыкның бергәләшеп мәйдан уртасында өйлә намазы укуы. Бу вакытта барлык уеннар да тукталып торды.
– Дистәдән артык ел элек бу Сабантуйны оештырырга тотынганда, бәйрәмне шулай хәмерсез, хәрәмсез үткәреп булуын күрсәтик, берзаман Сабантуйлар уразага килеп керер, аңарчы без, күрсәтеп, кешеләрне тәрбиялик дип тотынган идек. Хәзер бу мәсьәлә үтәлде. Хәзер уразада Сабантуй да үткәрмиләр, аннан соң күп районнарда Сабантуйларыбыз аракысыз уза, Аллаһка шөкер. Икенчедән, мөселман яшьләребез, очрашып, берсе белән берсе күрешеп, егетләр белән кызлар да танышып, без үзебезнең күп икәнлекне дә күрик дигән идек. Бу мәсьәлә дә Аллаһка шөкер, хәл ителде дип аңлыйм, – дип сөйләде Җәлил хәзрәт Фазлыев. – Әнә бит инде монда күпме Коръән укучылар, алар берсен берсе күрәләр, очрашалар, күп җирләрдә бит инде хәзер шушы әйбер үткәрелә. Күңел ачарга була – әнә Гает көннәрне дә Сабантуйлар үткәрәләр. Өммәт үсеше өчен шуннан да зур әйбер юк.
Милли бәйрәм программасы шактый кызыклы – анда барлыгы 30га якын ярыш кертелгән. Болар – йөгерү, кул көрәше, чүлмәк вату, таяк һәм бау тартыш, әтәч тоту, стаканга су ташу, йомырка кабып йөгерү, капчык сугышы, күз бәйләп әйбер кисү, капчык киеп йөгерү, туры баганага менү, утын кисү, татарча көрәш.
Елның-елында бәйрәмне оештыруда – акчалата, бүләкләтә ярдәм итүчеләр шактый җыела. Алар арасында дин әһелләре дә, эшкуарлар да, төрле оешмалар да, шәхси затлар да бар. Әйтик, имамнар арасында оештырылган көрәштә җиңүчегә төп бүләк – тәкә булса, яшүсмерләр арасында төп җиңүчегә скутер тапшырылды.
Татар зыялысы, күпкырлы шәхес Шиһабетдин Мәрҗани болай дип әйтеп калдырган: «Өч әйбер диндә юк, ләкин алар динне сакларга ярдәм итә: кием, гореф-гадәт, тел». Балалар Сабан туе шушы өч әйбернең бергә җыелган ноктасы булып торадыр. Авылның киләчәге, динебезнең киләчәге – барысы да яшь буында. 
 

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии