Өммәт йөзенә тап төшермик!

Болгардагы Җыен турында әйтмәкче идем («Болгарда халык «теге әйбер» күмгәнне карады», БГ, №21, 25 май, 2016). Безнең өчен шундый бәйрәмне оештыручыларга ЗУР РӘХМӘТ! Ә менә җыенда катнашкан гади халык өчен оялып бетә яздым. Алар бар урынны да штурмлап алды. Әйтерсең лә син дини чарада түгел, ә дефицит заманында базарда йөрисең.

Беренче шок полиция рамкасы аша узганда булды: хәзер хокук сакчыларын да, аларның тикшерү җиһазларын да таптап китәрләр кебек тоелды. Икенче тапкыр шок хәленә Ак мәчеткә кергән төштә эләктем. Волонтер егетләрнең кисәтүләренә, журналистлар һәм чит ил делегацияләренә игътибар итмичә, 50-60 яшьлек апайлар этешә-төртешә мәһабәт Аллаһ йортына тизрәк узарга тырыша.

Мөселманнарга болай да караш бик үк яхшы түгел, ә үзебезнең әдәпсезлегебез белән без бу тегермәнгә су коябыз. Миңа бик оят һәм кызганыч булды. Бәлки, бу юлларны укып, кемдер үзен таныр да, гыйбрәт алып, икенче тапкыр барганда тәртибен үзгәртер? Барысы да – бәйрәмнәре дә, халыкның үз-үзен тотышы да иң югары дәрәҗәдә булсын, дип телим.

Гөлфия ГОМӘРОВА,

Казан шәһәре

Комментарии