Әлфия Авзалованың вафатына бер ел – кызлары мәрхүмә истәлегенә ифтар ашы уздырды

Әлфия Авзалованың вафатына бер ел – кызлары мәрхүмә истәлегенә ифтар ашы уздырды

Узган ел 15нче июньгә каршы төндә татар халкы зур югалту кичерде. Легендар җырчы, Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты Әлфия Авзалова 84 яшендә инсульттан вафат булды. Әлфия апасыз бер ел узып та киткән…

Рамазан аеның соңгы көнендә – 14нче июньдә Казан шәһәренең «Татар Утары» ресторанында кызлары аның хөрмәтенә ифтар мәҗлесе уздырды. Бу чарага Әлфия апаның сәхнәдәш һәм иҗатташ дуслары, аның белән таныш булучылар, күршеләре һәм туганнары чакырулы иде.

Әле мәҗлес башланганчы ук, мәрхүмәнең кызы Зөлфия ханым белән аралаштык. Узган ел Әлфия апаның фатирында сөйләшеп утырган вакытта әнисенең үлемен бик авыр кичерүен тоемлаган идем. Бу вакыт аралыгында ниләр үзгәргән, шул хакта сөйләшеп алдык.

– Бу бер ел эчендә бик авыр булды, – дип башлады Зөлфия ханым сүзен. – Инде аз вакыт та узмаган кебек, ләкин барыбер әнине юксынабыз, һаман да елашып та утырабыз. Гел зиратка йөрим, Муллалар әйтте: «Алай еш йөрмә, Зөлфия, кирәкмәс», – диделәр. Ләкин барыбер чыдап булмый. Әни янына барам да, ничектер, рәхәт булып китә. Беренче өч-дүрт айда мин бөтенләй берни аңламадым, әнине өйдә утыра дип, хыялланып йөрдем. Өйгә кайтам да, ишектән керә-керешкә: «Әни!» – дип эндәшәм. «Әни!». Аннан үз-үземә әйтәм: «Нишләдем инде? Үлде бит инде әни… Юк бит инде»… Аны аңларга вакыт кирәк булган, аңлый алмый тордым башта. Хәзер инде күнектек, әни әйтә иде: «Үлем белән картаюдан качып булмый», – дип. Дөрес әйткән ул. Бөтенебез олыгаябыз, беркем дә мәңгегә килми бу дөньяга, шуңа күрә, кайчан кемне алырга икәнен Аллаһы Тәгалә үзе беләдер.

Зөлфия ханым әйтүенчә, кайгыга бирешеп, кул кушырып утырырга ярамаганлыгын аңлау өч айдан соң гына килгән. Балалары бар көчләрен Әлфия Авзалова исемен мәңгеләштерүгә юнәлткән. Быел октябрь аенда аның исемендәге халыкара җыр һәм бию фестивале уздырырга җыеналар. Номинацияләр төрле булачак – халык җырлары, эстрада җырлары, джаз. Татар халкының гына түгел, чит ил халыклары биюләре. Заманча биюләрне дә кертергә уйлыйлар.

– Нишләп бу фестиваль халыкара дигән сорау туадыр. Әни 17 телдә җырлады. Без моны күз уңында тоттык, – ди Зөлфия ханым.

Фестиваль әле беренче мәртәбә генә уздырыла, ләкин киләчәге өметле кебек, монда хәтта Америкадан чиста канлы инглизләр килеп чыгыш ясаячак. Алар татарча бер сүз дә белми, ләкин татар җырларын башкарачаклар. Бик хуп. Нишләп әле татарга инглизчә җырларга ярый да, инглизләр татарча җырламаска тиеш? Җырласыннар, бу безнең телгә азмы-күпме игътибар, татарның мәдәниятен зурлау дигән сүз бит. Әлфия апа вафатыннан соң да, милләтен танытуын дәвам итә дигән сүз.

…Ифтар мәҗлесе гадәттәгечә барды: азан әйтелеп, уразадагылар авыз ачкач, мәрхүмәнең рухына багышлап догалар кылынды. Шушы дини өлештән соң, үзеннән-үзе искә алу кичәсе башланды кебек.

Әлфия Авзалованы якыннан белүчеләр, иҗатташ дуслары һәрберсе аның белән бәйле берәр истәлеген сөйләде. Шул рәвешле, үзе яныбызда булмаса да, биредә утырган һәркем Әлфия апаны шушында гынадыр кебек тойды. Әйтерсең, ул үлмәгән, каядыр чыгып кына киткән. Менә бит – җырларының язмалары яңгырый, аның турында җылы сүзләр сөйләнә. Әлфия апа үзен шулай яратканнарын белдеме икән? Бер генә кеше дә ясалма кыланып, ничек матуррак итеп сөйлим дип тырышмады монда. Күрәсең, Әлфия апа турында сөйләрлек истәлекләр бик күп, һәм әгәр ул кешеләрнең исендә калган икән, аны һаман да «бик сагынабыз», дип искә алалар икән, бу чын хөрмәт һәм кешенең исән вакытында нинди булуын чамаларга мөмкинлек бирүче зур күрсәткеч. «Җор телле иде. Гадел иде», – диде һәркем. «Моң иясе иде», – диделәр. Әлфия Авзалова турында әйтелгән фикерләрнең берничәсен язып та алдык.

Разил ВӘЛИЕВ (күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре): «Әлфия апа гомере буе кешегә изгелек кенә кылып яшәгән, затлы, зыялы бер шәхес иде. Беркайчан да кем беләндер ачуланышканын, яманлык теләгәнен күрмәдем. Башын иеп йөрмәде, үз бәясен белә иде. Мәзәк хәл итеп, әле дә сөйләп йөриләр: бервакыт, юбилее алдыннан Әлфия апаны обкомга чакырганнар. Партком секретаре әйткән: «Әлфия апа, озакламый сезнең юбилеегыз җитә, без сезгә бер медаль бирергә булдык. Моңа ни дип әйтерсез икән?». «Энекәш, әгәр дә бу медаль минем эшләгән эшләрем өчен булса – әз, эшләячәкләре өчен булса – күп, кирәк түгел», – дигән шунда мәрхүмә.

Соңгы мәртәбә аның белән Казанның Чехов базары янындагы больницасында очраштым. Кемнеңдер хәлен белергә барган идем, коридорда каршыма Әлфия апа очрады. Бик нык ябыккан иде. «Сез монда нишлисез, авырып киттегезме әллә?» – дим. «Кит моннан, Разил энекәшем, җырчы кеше авырыймыни, мин монда гастрольгә килдем, табибларның, авыруларның күңелен күреп, аларга җырлап йөрим» – дип, шунда да уен-көлкегә борып җибәрде.

Моннан ике ел элек Илһам Шакиров белән Болгарга барган идек. Ак мәчеткә кереп барабыз, Илһам ага җырлый башлады. «Мәчеткә җырлап кермиләр бит, дога укып керәләр», – минәйтәм. Илһам ага шунда карап куйды да миңа: «Разил энем, минем җырым – минем догам ул», – диде. Әлфия апаның да бөтен җырлары безгә дога булып яңгырый.

Рабит БАТУЛЛА (җәмәгать эшлеклесе, драматург, публицист):

Бервакыт Әлфия апа ял йортына барган. Кич белән танцыга чыга. Янәшәсендәге кызларны егетләр биюгә чакырып, алып бетерәләр, Әлфия апа, яулык почмагын бөтереп, берүзе кала. Бик олы гәүдәле бер урыс, күңеле булсын дипме инде, Әлфия апаны биюгә чакыра. Бииләр, бииләр, шуннан соң бу урыс сорый: «А кто вы по национальности? Казачка что ли?». «Нету», – ди Әлфия апа. «Кореянка что ли?». «Нету». «А кто?». «Япункә». «Ну, что-нибудь скажите по-японски». «И-и-и, карт алаша, сиңа ни кирәк тагын!» – дип әйтеп сала шунда мәрхүмә. Урыс башын кагып, тел шартлата: «О, оказывается очень красивый язык – японский!». Үзе турындагы әнә шундый мәзәкләрне бик күп сөйли, көлдерә иде ул. Әлфия апа яңа сәхнә киеме алса, аңа ияләшер өчен, башта биш-алты көн ул киемне өендә киеп йөри иде. Яңа кием кигәч, үзен уңайсыз хис итәр кебек тоелганга, киемне үзенә сеңдерү өчен шулай эшләгән.

Әлфия апа ярата һәм яраттыра белә иде. Ул кызларын өзелеп ярата иде. Үз авызыннан өзеп булса да, аларга икмәк ташый иде. Акча эшләгәч, рестораннарга кереп, «кутить» иткән хатын түгел ул. Чөнки аның балаларын туйдырасы бар, аңа акча кадерле! Аның алты ятимен – үзенең, тутасының балаларын туйдырасы бар. Хезмәте белән ул бөтенесен фатирлы итеп бетерде – кайсы ирләр булдыра алмаган эшне эшли иде ул!

Зилә СӨНГАТУЛЛИНА (М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры артисты): «Әлфия апаны искә алу кичәсе уразаның соңгы көненә туры килүе очраклы хәл түгелдер, аның урыны җәннәттәдер. Әлфия апа укытучы булмаса да, күпме җырчыларны тәрбияләгән кеше. Күпләр аңа карап өйрәнде. Аны халык ничек яратуын без дә күреп үстек: сәхнәгә чыкса, халык ярты сәгать алкышлап каршы алыр иде. «Җырлаталармы инде, юкмы», – дип арып бетә идек. Җырлап торасы да юк аңа – чыгу белән кул чабалар. Ләкин бу алкышлар җиңел килмәгән. Ул аларны көче белән хезмәте белән яулаган».

Хәмдүнә ТИМЕРГАЛИЕВА (Татарстанның халык артисты, җырчы): «Әлфия апа җырларын җырлап, кечкенәдән аңа охшарга тырышып, аның керфек какканын да карап, гашыйк булып үскән бер кыз бала мин. Беркайчан да уйламадым Әлфия апа белән гастрольләргә йөрергә туры килер дип. Уфада укыган чагымда опера театрына концерт белән килгән иде ул. Минем яшүсмер вакыт. Концерт бетте, бөтен кеше өенә таралды, мин калдым. Әлфия апа театрдан чыгып, машинага утырып киткәнче, колонналар артына качып, карап торган идем. Шул дәрәҗәдә гашыйк идем мин аңа. Әлфия апа Аллаһ тарафыннан җир йөзенә җырларга җибәрелгән фәрештә иде. Туры сүзле булды, дөресен әйтте һәрвакыт, беркайчан: «Мин зур җырчы», – дип, артистлар алдында масаймады, ялагайланмады. Эшләгән чорымда 7 ай буе суд процесслары аша үтәргә туры килде миңа. Мине утыртырга теләүчеләр булды. Шул вакыт Филармониядә чыгыш ясаган чагында, берәү килеп, Әлфия апага: «Сез ишеттегезме соң әле – Хәмдүнә судта йөри икән бит», – дип әйтә ди. «Юк ишетмәдем, артым белән тора идем», – дип җавап биргән. Беркайчан кешенең гайбәтен сөйләмәде мәрхүмә.

Роберт МИҢНУЛЛИН (Татарстанның халык шагыйре): «Әлфия апа миңа «якташым» дип мөрәҗәгать итә иде. Мин аңа рәхмәтле. Сара апа белән язган беренче «Әнкәй» дигән җырымны халыкка Әлфия апа алып чыкты, мине шагыйрь итте һәм халык арасында популярлаштырды. Мин аны бер генә минутка да онытмыйм. Ул үзенең бөеклеген халкыбыз арасына барып, үз аяклары белән яулап алды. Данның килгәнен генә көтеп ятмады. Әлфия апага ничек кыланса, ни әйтсә дә килешә иде, чөнки ул матур кеше иде. Эче дә тышы да. Бер юбилее вакытында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев аны Кремльгә үзе янына чакырткан иде. Шунда алар арасында бик матур да, җылы да, кызыклы да сөйләшү булды. Әлфия апа әйтеп куйды: «Минтимер Шәрипович, конвертыгызны алдым, зур рәхмәт, ну, юкарак инде, канишны», – ди. Бу чын мәгънәсендә Әлфия апа гына әйтә ала торган сүз. Шәймиев аны ишетте, ләкин ишетмәмешкә салышты.

P.S. Шунысы да сөендерә – ифтар мәҗлесе вакытында Актаныштан килгән кунаклар, Казанның үзәк урамнарының берсенә Әлфия Авзалова исемен бирдерү артыннан йөрүләрен әйтте. Бу эшкә Актаныш районы хакимияте дә кушылган икән. Димәк, ниятләр чынга ашасына өмет зур. Әлфия апа моңа лаек. Үзе вафатыннан соң да, исеме мәңгеләшергә тиешлеге белән һәркайсыгыз килешәдер.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии