«Пәйгамбәр турындагы фильмга зал тутырып йөриләр»

«Пәйгамбәр турындагы фильмга зал тутырып йөриләр»

Берничә атна элек газетабызда: «Казанда Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) турында фильм прокатка чыга», – дип хәбәр биргән идек. Бу хәбәр укучыларыбыз өчен бик файдалы булган. Фильмны барып карап, соңыннан безгә рәхмәт сүзләре әйтеп шалтыраткан укучыларыбыз булды.

«Безнең гәҗит»тән шушындый фильм прокатка чыга дип укыдым да, кайда буласын белешеп, карарга бардым. Мин барган «Тандем» кинотеатрында зал шыгрым тулы иде. Миңа 80 яшь инде. Минем кебек әбиләр азрак, аның каравы 20-30-40 яшьлекләр бик күп килгән иде. Ял көне булгангамы, балаларын да иярткәннәр. Фильм бик ошады! Өч сәгать бара ул, тик бер тында карала. Залда шылт иткән тавыш та чыкмады – шунысы гаҗәп. Башка вакытта йә ютәллиләр, йә көлеп җибәрәләр, йә попкорн кимерәләр бит, ә монда ниндидер бер илаһи тынлык булды. Халык шул кадәр бирелеп карады! Үземнең дә фильмны карап чыккач шул хәтле күңелем булды, сезгә шалтыратып, рәхмәтемне җиткерәсем килде. «Безнең гәҗит»тән кала тагын ике газета алдырам мин, аларда бу фильм турында бер сүз булмады. Сез нәкъ кирәкле мәгълүматны бирәсез, рәхмәт сезгә», – дип шалтыратты Казаннан Галия апа Арысланова.

Иран режиссеры Мәҗид Мәҗиди төшергән «Мөхәммәд – Аллаһ илчесе» фильмын мин Русиядә прокатка чыкканчы ук – 2016нчы елның сентябрендә караган идем инде. Казан Халыкара мөселман кинофестиваленең конкурстан тыш программасында катнашты ул. Конкурстан тыш күрсәтелсә дә, зал шыгрым тулы иде. Киноны бер почмакта басып карарга туры килде. Утырырга да, хәтта борылып басарга да урын юк, тик барыбер өч сәгатьлек фильмны кымшанмыйча карап бетердек. Галия апа әйтмешли, бер тында каралды ул.

Соңыннан режиссер Мәҗид Мәҗиди халык белән аралашты. Әлеге фильмны төшерүгә 10 ел киткәнлеген сөйләде ул. Шуның өч елы белгечләр белән аралашуга киткән. Төшерү эшләренә 40 миллион доллар акча тотылган. Бу – Иран тарихында иң кыйммәтле фильм.

«Фильмны төшерү идеясе юктан гына барлыкка килмәде. Европада Мөхәммәд пәйгамбәрне (с.г.в.) төрлечә мыскыллаган карикатуралар барлыкка килә, ислам диненә карата тискәре фикер формалаша башлады. Шул уйдырма фикерләрне куып тарату ниятеннән фильм төшерү эшенә алындым да инде. Төшерү барышында бик күп кеше катнашты. Күбесе эше өчен гонорар да алмады, Аллаһ ризалыгы өчен эшлибез, диделәр», – дип сөйләде режиссер.

Фильмда Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) балачагы тасвирлана. Төп тема – мәхәббәт: ана белән бала мәхәббәте, бабасы Габделмоталлиб белән бала мәхәббәте, Мөхәммәднең агасы Әбү Талиб (әтисе Габдуллаһның бертуганы) белән бәләкәй Мөхәммәд арасындагы җылы мөнәсәбәтләр… Яратуның иң югары ноктасы –Аллаһы Тәгаләгә мәхәббәт.

Режиссер әйтүенчә, бу фильм трилогия буларак ниятләнгән, ягъни пәйгамбәрнең үсмерлек чоры һәм яшәвенең соңгы еллары турында тагын ике фильм төшерергә уйлыйлар әле. Хәзер бөтен дөнья шул фильмнарны көтә инде. Ә әлегә казанлылар «Мөхәммәд – Аллаһ илчесе» фильмы белән таныша тора ала. Казанда ике кинотеатрда – «Тандем» һәм «Корстон» сәүдә үзәкләрендә күрсәтәләр аны. Икесенең дә кассасында безгә: «Фильмда һәрвакыт зал шыгрым тулы була. Ак яулыклы апалар, түбәтәйле абзыйлар да, яшьләр дә бик күп килә», – дип сөйләделәр.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии