- 24.06.2016
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2016, №25 (22 июнь)
- Рубрика: Иманга юл
Рамазан аена әле генә кергән идек, инде яртысы үтеп тә бара. Бу айда һәркем саваплы гамәлләр күбрәк кылып калырга ашыга. Ифтар мәҗлесләре үткәрү дә – әнә шундый изге эшләрнең берсе. Хәзер шәхси йортларда гына түгел, мәчетләрдә дә ифтар ашлары үткәрүгә зур игътибар бирелә. Мәсәлән, Казандагы «Мәрҗани» мәчетен генә алыйк. Монда көн саен 200 кешегә табын корыла. Күз алдына китереп карасаң, күпме хезмәт куелган… Шулай да башкалада иң зур ифтар мәҗлесен «Ярдәм» мәчете оештыра. Биредә ай дәвамында көн саен меңнән артык кеше (!) авыз ача.
ИФТАР АШЫ – АВЫЗ АЧУ ГЫНА ТҮГЕЛ
Бу мәчет әле 2013нче елда гына ачылган иде. Аны төзү эшендә республика һәм шәһәр хакимиятләре булышты. Иманы ныклы булган эшмәкәрләр, шулай ук мәхәллә халкы да изге эштән читтә калмады. Яше буенча «кечкенә» булса да, бу иман йортының мөселманнарга күрсәткән ярдәме зур. «Ярдәм» мәчетен күпләр «Күзе күрмәүчеләр җәннәте» дип атый. Алар хаклы да, чөнки хәзерге вакытта мәчетнең өченче катында урнашкан тулай торагында күрмәүче 60 кеше яши. Алар тернәкләндерү курслары уза, тормышка яраклаша.
Монда физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрне кайгырту һәрьяклап сизелә. Мәчеткә керү өчен пандуслар ясалган, идәннәрдә күрмәүче аягы белән сизеп-аңлый торган плиткалар… Тәһарәтханәләрдә, бәдрәфләрдә коляскада хәрәкәтләнүчеләр өчен җайлаштырылган бүлмәләр бар. Намаз залларындагы келәмнәр аяк табаны белән тоеп кыйбланы барлау, намаз укыганда да кыйбладан читкә борылмау өчен махсус сырлар ясап җәелгән. Һәр бүлмәнең ишеге янында Луи Брайль системасы буенча һәм урыс хәрефләре белән әлеге бүлмә турында мәгълүмат язылган, әле укырга өйрәнмәгән, ягъни «Ярдәм»дә беренче мәртәбә булганнар өчен төймәгә басып тавыш аша мәгълүмат алу мөмкинлеге дә бар.
Сары төс – күз нурларын югалта барган кешенең иң соңгы күрә торган төсе, шуңа күрә дә коридорлардагы тотынып йөрү җайланмалары сары төстә.
…Мәчет ишегалдына килеп кергәч тә, ниндидер бер тынычлык, дустанә мөнәсәбәт ташып торган мохиткә эләгәсең. Авыз ачкан вакытны көтеп, эскәмияләрдә яулык бәйләгән ханымнар утыра, алардан ерак түгел, ир-атлар сабыр гына басып тора. Ишегалдында бала-чагалар да шактый – кечкенә генә булсалар да, алар да шәригать кануннарын яхшы белә – кыз балалар яулыктан йөри, ир балалар исә, велосипедка утырып яныңнан җилдереп киткәндә дә, «Әссәламәгаләйкем», – дип исәнләшергә онытмый.
Шулай сокланып бара торгач, мәчет ишегалдындагы ап-ак чатыр янында тукталдым. Монда ифтар ашлары һәр көнне уздырыла. Килүчеләр саны да елдан-ел арта гына бара икән. Беренче елда 600 кеше җыйганнар, икенчесендә – 800, ә менә быел 1200 кеше бирегә авыз ачарга килә. Мондый ашларга күбрәк картлар йортында тәрбияләнүчеләрне, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрне җыярга тырышалар, тик алар белән бергә гади кала халкы да җыела. Ифтар мәҗлесләре тамак ялгау өчен генә оештырылмаган, биредә вәгазьләр дә укыла, дини җырлар, ягъни нәшедләр дә башкарыла.
Ниятең никадәр генә изге булмасын, хәзерге заманда бөтен нәрсә беренче чиратта акчага килеп терәлә. 1200 кешелек мәҗлес уздыруның шактый чыгымнар соравын һәркем аңлыйдыр. Бер кешене ашату өчен 200 сум акча каралган. Шуны килүчеләр санына тапкырлап караганда гына да, көн саен шактый зур суммаларның таләп ителүенә төшенергә мөмкин. Бу мәҗлесләрне билгеле бер кеше яки берничә мөселман җыелышып биргән акчага уздыралар икән. Күптән түгел генә Казан шәһәре мэры Илсур Метшин тулысынча үз акчасына шушындый бер ашны уздырган. Аның улы да, әтисе үрнәгендә, бер авыз ачу мәҗлесе өчен акчалата ярдәм күрсәткән.
Мәҗлестән артып калган ризыклар белән икенче көнне таң беленгәнче 200 кешелек сәхәр ашы уздырыла. Шуннан да артып калганнарын Казандагы күп балалы гаиләләргә, мохтаҗларга өләшәләр.
«МОНДАГЫ КЕШЕЛӘРГӘ РӘХМӘТЛЕМЕН»
…Чатырдан чыгуга, мәчетнең имам хатибы Илдар хәзрәт Баязитовны күреп алдым. Аның белән санаулы сәгатьләрдән соң башланачак ифтар ашы турында әңгәмә кордык.
– Рамазан ае бик кыска бит ул. Бу айда күбрәк савап җыярга кирәк, алардан мәхрүм калырга ярамый. Шуларны белеп, безгә ифтар ашларын уздырырга акчалата һәрдаим булышалар. Ризыкларны үзебез әзерлибез. Зур казаннарга салып, урамда пешерәбез. Беренче, икенче ризыклар гына түгел, өстәлгә пироглар, камыр ризыклары һәм җиләк-җимешләр дә куела. Әле тагын компот та кайнатабыз, – дип аңлата ул.
Илдар хәзрәт мондый чаралар үткән өчен рәхмәтне үзенә түгел, биредә тернәкләнүче сукырайган кешеләргә әйтергә куша. «Бары тик аларның догалары барып ирешкәнгә күрә генә, безнең мәчетебезгә матди ярдәмнәр килеп тора», – ди ул. Чынлап та шулайдыр. Ай саен 60 кешене тормыш юлыннан яңабаштан атларга өйрәтәләр бит биредә.
– Безнең тернәкләндерү курсларыннан биш меңләп кеше узды инде, – ди Илдар хәзрәт Баязитов. – Алар дөньяның төрле почмакларыннан килә. Тернәкләндерү процессы бер ай буена дәвам итә. Яңа сукырайган кешеләр бик авыр хәлдә кала, кайберләрендә хәтта депрессия күзәтелә. Алар белән психологлар шөгыльләнә, шулай ук мондыйлар намаз нигезләренә, Брайль системасы белән урысча, татарча, гарәпчә укырга өйрәнә. Ислам нигезләрен үзләштереп, Коръән укый башлыйлар. Компьютерда да эшләргә өйрәтәбез. Йорт-хуҗалык эшләре буенча һөнәрләр дә читтә калмый. Аш пешерергә, чәйнек куярга, бәрәңге әрчергә, кул эшләренә өйрәнәләр. Күрмәүче кеше күрә торган кешегә бик нык бәйләнгән була. Безнең максат шундый – сукырайса да, кеше мөстәкыйль булсын. Тернәкләндерү үзәгендәгеләр өйләнешә дә, парлаша да. Аларга уку йортларына керергә булышабыз…
Мәчет ишегалдындагы эскәмияләрнең берсендә утырган ханым янына килдем. Казан шәһәреннән Илһамия ханым Ибраһимова булып чыкты ул. Кыек атып, туры тидерү шул буладыр инде, бүгенге ифтар мәҗлесен уздыруга аның улы да матди өлеш керткән икән, шуңа күрә туганнары белән җыелышып килгәннәр.
– Аллаһы Тәгаләнең берлеген танып, уразаларыбыз кабул булсын, дип килдек. Уразаларыбызны тотабыз, Аллага шөкер. Мин авырлык сизмим, чөнки беренче атналарда Аллаһы Тәгалә безгә көннәрне дә матур итеп бирде – кояш кыздырмады, җиләс булды, шунлыктан ашыйсы-эчәсе килү теләге юк иде. Хәзер менә көннәр кызу, яшерен-батырын түгел, тамак кибә. Ләкин Аллаһтан «булыш, ярдәмеңнән ташлама» дип сорагач, ул хис бетә. Монда килеп ифтар кылулар бик күңелле, әлбәттә, тик берничә ел элек гарәпләрдә укып, дин нигезләренә өйрәнгән идем. Алар: «Хатын-кызга тәравихны өйдә уку яхшырак. Шулай эшләгәндә, савабы күбрәк булыр», – дигән иде. Шуңа күрә үзем тәравих намазын өйдә уку яклымын…
Илһамия апа белән шактый сөйләшеп тордык. Аның өчен ифтарда катнашу барыбер шатлыклы вакыйга булуын аңладым. Хәер, җыелган халыкның һәммәсе күтәренке рухта иде. Кем белән генә сөйләшсәм дә, «Тагын бер көнне Аллаһ ризалыгы өчен дип яшәү ураза тотуның авырлыкларын оныттыра», – дип җавап бирде.
Шулвакыт ерактан гына күптәнге танышым – 29 яшьлек Буа кызы шагыйрә Лилия Сәләхетдинованы күреп алдым. Тумыштан физик мөмкинлекләре чикләнгән булуга да карамастан, һәрдаим актив тормыш алып барырга омтыла ул. «Ярдәм» мәчетенә килеп, күзләре сукырайган кешеләр белән танышкач, тормышка карашы үзгәрүе, булган сәламәтлегенә шөкрана кыла башлавы турында сөйли кыз.
– Тулай торакка 11 күрмәүче белән бер бүлмәгә урнаштым. Баштарак, ничек яшәрмен икән, дип уйлаган идем. Хәзер алар минем өчен гадәти кешеләр. Миңа авылдагы мохитемнән чыгып, җәмгыятькә яраклашып, үз урынымны табу кирәк иде. Башта тернәкләндерү үзәгендә волонтер булып эшләдем, соңрак миңа рәсми рәвештә түләнә торган эш тәкъдим иттеләр. Бу минем иң зур хыялым иде – «Ярдәм» ислам хәйрия фондының сәркатибе дә, шушы фонд вице-президентының уң кулы булып та эшлим хәзер, – дип, чын күңелдән сөенеп аңлатты ул.
Тернәкләндерү үзәгенә килгәннән соң, кыз дин юлына баскан. Хәзер биш вакыт намазын да укый, ураза да тота. Ураза тоту күңелне чистарта, кешеләргә булган шәфкатьлелекне арттыра, дип сөйли Лилия.
– Мәчеткә ифтар ашына килгән кешеләрдәге үзгәрешләр дә шатландыра. Кемдер мәҗлескә башта болай гына килә. Соңрак мондый кешеләр дингә баса, кемдер шушында үз насыйбын табып, гаилә дә корып җибәрә, чөнки ифтар ашы уза торган чатыр икегә бүленгән. Бер ягында – ирләр, икенче ягында хатын-кызлар авыз ача. Барыбер юллары кисешә, аралашалар һәм танышып китәләр. Үткән ел бездә эшләүче бер кеше шулай танышып гаилә корып җибәрде, хәзер, Аллага шөкер, матур гына яшәп яталар. Ифтарга күпчелек олырак яшьтәгеләр килә, ләкин урта буын да, яшьләр дә соңгы вакытта дингә тартыла, билгеле, бу сөендерә.
– Син хәзер эш кешесе, Лилия. Иҗат итәргә вакытың каламы? Дингә баскач, шигырьләреңнең тематикасы да үзгәргәндер?
– Монда яши башлагач, «Ярдәм» дигән китап чыгардым. Фантазиясе ерак китмәгән икән димәгез, мондагы кешеләргә рәхмәтлемен һәм гомумән монда яшәгән вакытларымны истәлек итеп калдырасым килде. Темалар үзгәрешенә килгәндә, элек җавапсыз мәхәббәт турында гына шигырьләр язып утырсам, хәзер бәетләр дә яза башладым. Күбрәк дини караштан язарга тырышам.
Лилия Сәләхетдинова үз инициативасы белән бер яңа проект та башлап җибәргән. «Бер-беребезгә булышыйк» дип атала ул. Менә тиздән бу проект үз эшчәнлеген башлап җибәрәчәк. Сентябрь аенда гарипләр арбасында утыручы, протез яки таяк белән хәрәкәтләнүче һәм ДЦП диагнозы куелган 15 ир-ат белән 15 хатын-кызны мәчетнең тернәкләндерү үзәгенә җыярга исәплиләр.
– Күп инвалидлар үз почмакларында гына утыралар. Аларны өйләреннән чыгарып, кешеләргә ияләштерәсем килә минем. Әле беркөнне Илдар хәзрәт Баязитов белән киңәшләшеп тордык та шундый нәтиҗәгә килдек – бу проектта катнашырга башка диндәге, милләттәге кешеләрне дә чакырабыз. Әгәр газета укучыларыгыз арасында шушы тернәкләндерү процессын узасы килгән кешеләр булса, +7905-319-97-33 номерына шалтыратсыннар иде.
Лилия белән сөйләшеп, вакытның ничек узганын да сизми калганмын. Инде менә кояш батып, авыз ачар чак җитте. Халык та, шат елмаеп, чатыр эчендә корылган табыннарга юл алды.
Ифтар ашлары зур тырышлык белән, чын күңелдән әзерләнә бу мәчеттә. Кешеләр белән сөйләшеп йөргәндә дә, ишегалдында мәчет хезмәткәрләренең эшсез торган чагын күрмәдем. Кемдер кишер турады, кемдер казаннар астына утын тутырды, икенче берәүләре өстәлләрне әзерләде.
– Учакта пешкән аш бөтенләй башка төрле була инде, сеңлем. Барлык ризыклары да телеңне йотарлык аларның. Һәр көн саен аерым бер меню төзеп ашаталар безне. Беркөнне токмачлы аш белән пылау, икенче көнне яшелчә ашы белән итле карабодай булырга мөмкин… Суынырга да өлгерми, кайнар була мондагы ашлар. «Ярдәм» мәчетендә эшләүче һәркемгә мөселманнарны шулай зурлаганнары өчен зур рәхмәт. Ләкин ифтар ашлары вакытында бер гадәтсезлек тә күзгә чалына, аның турында әйтми булмый. Кайберәүләр ашап туйгач, өстәлдәге ризыкларны тутырып алып китәргә тырыша. Алай эшләү бер дә матур түгел инде. Халыкка шуны әйтәсем килә – әдәплерәк булсак иде, – дип сөйли Мәскәү районында яшәүче Халисә апа Габдуллина.
Дин кардәшләребезнең тоткан уразалары кабул, ифтар мәҗлесләрен оештыручыларга да, мәҗлесләрне олылап, бирегә килүчеләргә дә әҗер саваплары насыйп булса иде.
Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии