Үкенечкә калды

50 ел бергә гомер иткән Назыймым юк инде.

“Яз әле! Минем белән 7 сыйныфны тәмамлагач булган иң кызыклы бер эш көнен яз әле”, – дип, сөйләгән иде ул. Ә мин аның әйткәнен, никтер, үтәмәдем.

Тыңламыйча түгел, җитешмичә,

Яза алмый калдым сүзеңне.

Хәтер сандыгыңны актарганда,

Күрдем синең ямьле күзеңне.

– 7 сыйныфны тәмамлап чыккан җәй иде. Күршем дә, ахирәтем дә булган дустым Раиф белән миңа бригадир Мирзаәхмәт абый кич белән тау дигән басуда комбайн саклап, төн кунарга кушты. Шул кышны гына миңа әти мылтык алып биргән иде. Шуны алдык та Раиф белән икәү киттек. Элек бит комбайннар хәзерге кебек күп түгел иде. Без, 7 сыйныфны тәмамлаган егетләр, чын эшче санала идек инде.

Комбайн янына менеп җиткәнче, караңгы төште. Башта мылтыкны корып куйдык. Комбайн янына барып җитсәк, күрәбез: астына салам җәйгән, өстенә олы бишмәт бөркәнеп, берәү йоклап ята. Раиф мылтыкны алды да: “Назыйм, бар син уят. Мин төзәп торам. Әгәр безгә берәр каршылык күрсәтә икән, шалт”, – дип ул төзәп калды. Мин уятырга киттем. Бардым, “әй” дип эндәшүгә, ул уянды. Аның кулы минем яңакка тиеп китте. Шулчак Раиф мылтыгын тотып атты да авылга таба чаба башлады, аның артыннан мин йөгердем. “Нәрсә, малай, авырттымы, яңагыңа каты суктымы ул?” – ди. “Нәрсә, миңа суккач, син ташлап качарга тиешме?” – дим. Ул мылтыкны мин каракка атсын дип ташлаган икән. Янәсе, мин бик шәп атам. Шул кышны әти мылтык алып биргәч, өч көн буе бер аксак куян артыннан йөгереп йөргән идем, шуның белән миңа дустым “охотник” исеме бирде.

Шуннан без мыш-мыш килеп авылга кайтып җиттек. Ул вакытта канцелярия безнең каршыда иде. Нәрәтне председатель Галимҗан абый иртә дә, кич тә бирә. Без аңа бер-беребезне уздыра-уздыра төнлә комбайн янында качак булуы турында әйттек. Бригадир Мирзаәхмәт абый да шунда. Председатель: “О Мирзаәхмәт абзый, син бигрәк шәп сакчылар куйгансың бит”, – дип безнең җилкәдән какты да: “Барыгыз, өегезгә кайтып ятыгыз”, – диде.

Шулай итеп, без качкынны күреп, өйгә кайтып йоклыйбыз дигәндә, күрәбез: олы бишмәт кигән берәү, лап-лоп басып, канцеляриягә кереп китте. “Галимҗан, мине Саҗидә комбайн сакларга җибәргән иде. Менә урманнан ике качкын чыктылар да берсе миңа мылтык төзәп тора, икенчесе таларга килгән иде, көчкә качып котылдым”, – дип әйткән. Шуннан бик каты көлешкәннәр. Ул чакта күрше авылда каравылда Саҗидә апа бригадир иде. Үзенең әтисен – Дәүләтгали абыйны шунда сакларга җибәргән икән. Менә сиңа мә!”

“Яз әле минем шушы яшьлектәге бу хатирәмне. Кайсыбыз качкын булды инде?!” – дип сөйләгән иде ул.

Их, Назыйм, шушыны сөйләгән көнең бүген булса, каршыңда язар идем. Хәзер үзәгем өзелә. Рәнҗемә, шушы язмам дога булса иде, амин!

Йөрәгемә алып кысар идем,

Бора алсам әгәр узганны.

Дога итеп кабул итсәң иде

Соңлап язган шушы язмамны.

Еллар үтәр. Җир салкыны басар

Бүген янган йөрәк ярасын.

Алтын туйда карточкага төштек,

Уйламадым ялгыз каласын.

Кыйблабызга карап дога кылам,

Көчсезлектән авыр сулыймын.

Я илаһым, саҗдә кылам сиңа,

Сабырлыклар бир дип сорыймын.

Тәскирә ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА.

районы, Козгынчы авылы.

Изге айда – изге гамәл

Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, дигән мәкаль бар. Нинди чор булуга карамастан, адәм баласы ата-бабасы тормышы белән кызыксынырга, үрнәк, гыйбрәт алырга һәм аны алдагы буынга җиткерү турында кайгыртырга тиеш.

Әмма шундый вакыт та булды: кешене диненнән, буйсынмаганын җиреннән аердылар. Шул чорның начар йогынтысы әле хәзер дә үзен сиздереп тора. Аллага шөкер, инде күпләр шул вакытта юк ителгәнне кайтару хакында уйлый, уйлаганын тормышка ашыра башлады.

Туган авылым Сауаш та үзгәртеп кору вакытында читтә калмаган. Ике мәчетенең манарасын кискәннәр, динне кысрыклаганнар, хәтта иске зиратын да юк иткәннәр. Бу эш халык ризасызлыгына да карамыйча, җиренә җиткерелеп башкарылган. Зираттагы кабер ташларын җыйдырып, чардуганын (тимер-томырдан эшләнгән чардуганнар сакланган була) сүттергәннәр. Агачларын кистереп, җирен сукалатканнар. Әйе, коммунистик идеологияләр чәчәк аткан елларда вату, җимерү, юк итү, халык хәтерен бетерү сәясәте бик көчле була. Каршы әйтсәң, сиңа бер юл: Себер. Халык дошманы буласың.

– Шуны искә төшергәч, Сауаш авылының иске зираты урынына һәйкәл куярга дигән уй килде. Авыл халкы да бу эшне кирәк тапты, – дип сөйли әлеге эшне башлап йөрүче Айрат абый Шиһапов.

Ул үзе техник фәннәр докторы, профессор, “Масс Trausfer” оешмасына дөньяда иң яхшы галимнәр исемлегенә кертелгән кеше. Аңа бу эштә төрле яклап булышучы да табыла: аның ике улы Альберт һәм Азат материаллар белән булыша, авылга кадәр бөтен әйберен алып кайта. Энесе Рифгать улы Алмаз белән һәйкәл һәм аның коймасын эшләде. Оештыручының авыл җитәкчесе Айрат Әлтаповка да рәхмәте зур.

Миңа калса, авыл халкы, бигрәк тә ата-бабаларыбыз рухы бу изге эшне күреп, чиксез сөенгәндер, иншалла.

Әле шул һәйкәл янына берничә төп агач утыртырга дип торалар икән. Эшләдем дә оныттым түгел. Һәйкәлне гел карап, чистартып тору мәслихәт. Бу эштә үсеп килүче яңа буын үз көчен кертер әле.

Иң мөһиме, тарихның онытылган сәхифәләре кабат торгызылды, әби-бабаларның соңгы урынын искә алып, зиярат кылынды. Әлеге изге гамәл балаларыбызны тагын да зуррак изгелеккә рухландырып торса иде.

Бу изге гамәлләрне башкаручы авылдашларыбызга Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, ризалыгына ирешеп, аларның һәрберсе бу дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле булса иде.

Лилия ЯКУПОВА.

районы, Сауаш авылы.

Тел генә, димә…

Тел – кешене мәңгелек бәхет дөньясы, җәннәткә илтүче яки мәңгелек газапка – җәһәннәмгә төшерүче корал.

“Таң вакытында бөтен әгъзалар телгә ялына башлар икән: “Әй, син, тел! Зинһар, безнең хакка Аллаһыдан курык, чөнки без синең белән бергә. Син тугры булсаң, без дә тугры. Син чалыш булсаң, без дә чалыш”.

Кеше еш кына буш, кирәкмәгән, ахирәт өчен дә файдасы булмаган сүзләр сөйли. Бу аның үзенә дә, башка кешеләргә дә зыян китерә. Тик торуы хәерлерәк югыйсә. Әбу Бәкер (р.г.) буш сүзләрдән тыелыр өчен, хәтта авызына таш салып йөргән. Әгәр берәр сүз әйтергә кирәк булса, башта уйлар икән, әгәр әйтәсе сүзе Аллаһы разый була торган сүз булса, авызыннан ташны алып сөйләр икән.

Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә шулай диелә: “Кем дә кем Аллаһыга һәм кыямәт көненә иман китерә, ул фәкать хәерле сүз сөйли яки сөйләми торсын”.

Тел нинди бәлаләр алып килергә мөмкин?

1.
Кешенең үзенә кагылмаганны сөйләп йөрү

Вакыт бик кадерле әйбер һәм тиз үтә. Чын мөселман аның кадерен белергә тиеш. Әгәр кеше юк-бар нәрсәгә катышып, үзенә кагылмаган әйбер белән вакытын уздыра торган булса, мәңгелеккә әзерләнергә вакыты аз кала.
2.
Артык күп сөйләшү

Әгәр нидер аңлатканда аны бер сүз яки җөмлә белән әйтү мөмкин икән, шулай эшләргә кирәк. Бер сүз белән әйтеп була торган әйберне ике сүз белән әйтү артык. Артык күп сөйләшүче кеше ул – аз уйлаучы кеше. Күп уйлаган кеше кирәген генә сөйләр.

“Күп сөйләшеп утыруда хәерлелек юктыр, иллә мәгәр ул сөйләшү сәдака бирү, кешеләрне изгелек эшләргә чакыру һәм талашны җайлау турында булса”.
3.
Сүгенү сүзләрен куллану

Бу шулай ук телебезнең бер бәласе. Лексиконда яман сүзләр куллану ул вируслы чиргә охшаган. Яман сүзләр бер кешедән башкага күчеп йөри. Сүгенүче белән еш аралашкан кеше үзе теләмәсә дә аларны сөйләмдә куллана башлый. Андый пычрак әйберләрдән без ерак булырга тиеш.
4.
Бәддога әйтү

Башка бер кешене хакка яки хаксызга каһәрләү. Бу шулай ук яхшы күренеш түгел. Ләкин, кызганычка, җәмгыятебездә киң таралган. Әгәр кеше ачуын тыя алмыйча башка берәр кешегә хаклы бәддога укыса, Аллаһы Тәгалә аны кабул итәргә мөмкин. Башка берәр вакыт берәрсенең ачуы чыгып, сиңа да бәддога кылмас дип кем гарантия бирә ала? Моннан сак булсак, хәерле. Әгәр кеше хаксызга берәрсенә бәддога укыса, ул чагында аның догасы үзенә әйләнеп кайтырга мөмкин. Кеше нинди явызлыклар теләсә, үзе дә шуны ала.
5.
Чамадан тыш шаяртулар

Чаманы белмичә күп шаяру, мәзәк сөйләү, көлү – телебез бәласе. “Кеше һәрвакыт күңел ачу белән шөгыльләнсә, аның калебе үлә”, – ди Мөхәммәд Пәйгамбәр галәйһиссәлам.

Игътибар итсәгез, бүген телевидениедә кайсы каналны гына ачсаң да, уен-көлке: бер каналда – Задорнов, икенчесендә – Петросян. Хәзер хәтта тулаем күңел ачуга корылган каналлар популярлашты (СТС, ТНТ). Бу затлар үле күңелле кешеләр кәефен күтәрү белән шөгыльләнә. Максатка ирешсәләр дә, җимерек, черек, бозык күңелле кешенең яхшы кәефе озакка җитми, чөнки йөрәге үле. Калебтә Аллаһыны истә тоту юк. Кыямәт булачагын белү юк, бу тормышның бер мәйданы икәнен аңлау юк.

Һәрвакыт шаярып йөргән кешенең иң беренче Аллаһы каршында, аннан соң җәмгыятьтә дәрәҗәсе югала. Чама хисен югалтмыйча һәм ялган катыштырмыйча шаяру тиешле.
6.
Сер тотмау.

“Әгәр кеше сөйләсә һәм як-ягына каранса, бу аңа сакларга бирелгән сер”. Телебезне тыярга дип бирелгән әманәткә хыянәт итмәскә тиешбез.
7.
Вәгъдәдә тормау

Мөселман әйткән сүзен үтәр. Халыкта: “Вәгъдә – иман” дигән гыйбарә дә йөри. Кызганычка, җәмгыятебездә вәгъдәдә тормау киң таралган: сүзен бирә – үтәми, вакытын сөйләшә – килми һ.б. Кулыңнан бу эш килми икән: “Кардәш, булдыра алмыйм”, – дип әйт. Биргән вәгъдәне үтә, ягъни телең әйткәнне гамәлдә күрсәт!
8.
Ялган сөйләү

Ялган – бозыклык. Бозыклык исә җәһәннәмгә алып бара. Асылда, дөреслек тәквалыкка, ә тәквалык җәннәткә илтә. Ялган – мөселманлык сыйфаты түгел, ул Аллаһыны танымаучыларга хас.
9.
Кешене афәткә алып бара торган гөнаһ – гайбәт

Коръәни Кәримдә ялган сөйләү үлгән туганың итен ашау белән чагыштырыла. Никадәр пычрак һәм җирәнгеч күренеш!

Гайбәт ул – үз кардәшеңне берәр гаебе белән аның артында телгә алу. Мөселман туганыбызның малына, дәрәҗәсенә, гомеренә тияргә безнең хакыбыз юк.

Телебез – зур нигъмәт, аны дөрес куллану – изге гамәл. Ә изге гамәл җәннәт белән бүләкләнә.

Илназ СӘРВӘР.

Яр шәһәре.

Күңелем сыкраганда

Төнге уйлар Нигә йокы керми икән күзгә? Нигә икән һаман борчылам? Тормышым да минем җитеш кебек, Эчәр суым әле бар сыман. Күз алдымнан үтә бер-бер артлы Үткәннәрем һәм дә бүгенгем. Тик киләчәк кенә күренми шул Мин бит күрәзәче түгелмен. Сорау арты сорау туа торды Четерекле аның һәммәсе, Һәм… куркыныч булып китте кинәт Тәңрем безне үзең саклачы. И Ходаем, бар бит әле безнең Караңгы гүрләргә керәсе, Бәлки анда тигез буладыр ул Хезмәтчесе һәм дә түрәсе. (Эх, күрәсе иде, күрәсе!) Ә җаныбыз кая китә икән? Була микән ул бер күбәләк? Бәлки, әле анда да буладыр Дөнья матур, дөнья түгәрәк. Сорауларың, Раббым, күп булырмы? Җавапларны кайчан әзерлик? Фәрештәләр үлчи торгандыр бит Кылган гамәлләрне хәзер үк. И Ходаем, таң да атып килә Бар булганны сиңа тапшырдык. Шул минутта күңелемә иңде Илаһи нур, сихри матурлык.

Гөлфия ЛОТФУЛЛИНА. Азнакай.

Комментарии