Сафлану аен файдаланып калыйк!

Сафлану аен файдаланып калыйк!

Рамазан аенда кешелек дөньясы өчен олуг вакыйга була. Коръән иңдерелә башлый. Дин галимнәре фикеренчә, бу хәл Кадер кичендә була. Әлеге кичнең кыйммәте, гомумән, Рамазан аеның хикмәтләре турында «Ак мәчет» мөселман мәдрәсәсе директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары Рәфыйк Радик улы Миннәхмәтов белән сөйләштек.

– Кадер кичәсе турында Аллаһы Тәгалә «Кадер» сурәсен иңдергән һәм бу сурәдә аның дәрәҗәсе һәм урыны турында аңлатыла. Анда кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк диелә. Риваятьләрдә һәм хәдисләрдә килгәнчә, бар изге китаплар – Тәүрат булсын, Инҗил булсын, Коръән дә Рамазан аенда иңдерелгән. Коръән исә Рамазан аеның соңгы 10 көнендә иңгән, Кадер кичәсендә. Бу хәл ничек булган? Иң беренче, Коръән бөтен килеш «Ләүхел Мәхфүз» китабыннан, ягъни 7нче кат күктән җир күгенә иңдерелә – «Бәйтүл-гыйззә» дигән йортка. Аннан иң беренче аятьләрдән башлап, 23 ел дәвамында шушы «Бәйтүл-гыйззә»дә булган Коръән, аятьләп-сурәләп, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлламгә иңдерелә. Кадер кичәсендә кылынган гамәлләр, гыйбадәтләр, догалар мең ай буена кылынган гыйбадәтләр кебек әҗер-саваплары языла һәм бу кичә шушы дәрәҗәсе белән бик олы. Шулай ук Аллаһы Тәгалә «Кадер» сурәсендә: бу кичтә бар фәрештәләр һәм Рух – Җәбраил фәрештә, иңәчәк һәм төшәчәк, ди. Белгәнебезчә, Коръән укыганда, тәсбих-зекерләр әйткәндә, намазлар укыганда фәрештәләр иңә. Бу хакта хәдисләрдә дә хәбәр ителә. Әмма Кадер кичәсендә җир йөзенә фәрештәләр бигрәк тә күпләп төшәчәк һәм таралачак, таң беленгән вакытка хәтле булачаклар. Шулай ук Җәбраил фәрештә дә шушы кичәдә җиргә иңәчәк. Билгеле булганча, Җәбраил фәрештә вәхи белән җиргә иңгән, ул пәйгамбәрләргә вәхи алып килә торган булган. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәллам вафат булса да, вәхи иңү өзелсә дә, Коръән тәмам булса да, һәр елның Кадер кичәсендә, шушы сурәдә китерелгәнчә, хәтта Җәбраил фәрештә үзе дә җир йөзенә иңә. Һәм бу кичтә иминлек булыр, диелә Коръәндә. Бу нисбәттән төрле риваятьләр һәм хәдисләр бар. Беренчедән, шушы фәрештәләр гыйбадәттә булучыларга, кыямда торучыларга, тәравих, тәхәҗҗүд намазларын, Коръән укучыларга сәлам бирәчәк. Ә фәрештәләрнең сәламе ул аларның кешеләргә иминлек, мөэминнәргә бәрәкәтләр теләве һәм санап узган гамәлләр, һичшиксез, хуҗасына, аның еллык тормышына бәрәкәт китерәчәк. Шулай ук кайбер риваятьләрдә, тәфсирләрдә килгәнчә, бу кичәдә безнең еллык тәкъдиребез иңдерелә, аерым алганда, ризыгыбыз нинди булачагы, кемнәр үләчәге, туачагы билгеле була. Кадер кичәсе шуның белән дә билгеле. Бу кичәне гыйбадәттә үткәрү, кыямда үткәрү, тәравих, нәфел намазлары һәм Коръән укып үткәрү хәерле. Бу гөнаһларыбыз гафу ителүенә, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешүенә сәбәп.

– Шулай да зекер-тәсбихлар әйтер, гыйбадәтләр кылыр өчен махсус шушы Кадер кичәсен көтәргә кирәкме?

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәллам вакытында ук инде сәхабәләр Кадер кичәсе турында белергә теләгәннәр, сораганнар һәм Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәллам, юк, аны белмәсәгез дә ярый, димәгән. Ул Рамазан аеның соңгы 10 көнендә булыр, соңгы 10 төненең так көнендә һәм хәтта кайбер галимнәр шуңа нигезләнеп, фәлән кичәдә булырга мөмкин, дип көн санын да әйтә, кемдер 27нче кичне, кайберләре 23нче, 21нче кичне күрсәтә. Нинди генә көн аталса да, аның төгәл вакыты яшерелгән. Моның сәбәбе аңлашыла – мөселманнар гыйбадәттә булсын һәм күбрәк әҗер-савапка ирешсен өчен. Әмма Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәллам сәхабәләргә Кадер кичәсенең кайбер билгеләрен дә хәбәр иткән. Мәсәлән, бу кичә дәвамында этләр өрмәс, тыныч булыр, бәла-казалар булмас һәм шулай ук артык салкын да, артык эссе дә, каты җил дә булмас, йолдызлар атылмас һәм таң вакытында кояш тулган ай кебек күзне чагылдырмыйча чыгар, ди.

Гайшә анабыз радыйаллаһу ганһә, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлламнән, Кадер кичәсенә тап булсам, нишлим соң, дип сорагач, Пәйгамбәребез болай өйрәткән: йә, Раббым Аллаһ, Син гафу итүче, гафу итәргә яратасың һәм мине гафу ит. Шушындый эчтәлектәге доганы кыл дигән һәм без дә бу кичәне эзләп, тырышырга тиеш. Әлбәттә, бу намаз укымыйча, кадер кичәсенең билгеләрен генә эзләп үткәрергә дигән сүз түгел. Ләкин төн бит ул озын. Кеше бертуктаусыз гыйбадәт кылып, Коръән укып утыра алмый. Гыйбадәттән бушап, ял иткәндә, шушы билгеләр юк микән дип карасак, йолдызлар атылмыймы, җил юкмы, төн тынычмы дип, шундый билгеләр буенча эзләсәк һәм догаларны калдырмасак, Кадер төненә тап булуыбыз ихтимал.

– Рамазан Коръәнне өйрәнү, ураза тоту, рухи үсеш, игелекләр кылу вакыты. Барысына да өлгермәгәндә кайсын беренчел итәргә?

Рамазан ае бит инде Коръән иңгән ай һәм Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәллам аерым атап әйткән әйберләр бар. Нәрсәгә игътибар итәргә кирәк? Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәллам хәдисләрендә әйтелгәнчә, кем Рамазан аен иман белән, Аллаһка чын инану һәм әҗер-савапларга өметләнеп үткәрсә, аның үткәндәге гөнаһлары гафу ителер. Без уразаны ихлас күңелдән тотарга тиеш. Бу иң беренчесе. Шулай ук тәравих намазларын укырга. Чын иман белән һәм әҗер-саваплар өмет итеп, кешеләр эшли, мин дә булдыра алам яки ябыгам дип һәм башка максатлар белән түгел, ә чын ихластан Аллаһы ризалыгы өчен дип, Аңа ышанганга күрә һәм әҗер-савапларын, җәннәткә Аллаһ Рәйян ишекләреннән кертер, дип өмет итеп, ураза тотарга һәм тәравих намазларын укырга кирәк. Өченчедән, әлбәттә, күбрәк Коръән укырга. Чөнки Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәллам Рамазанны Коръән ае дигән һәм ул яшәгән чорда тәравихлар дәвамында Коръән тулысынча укып чыгылган һәм Рамазанның соңгы 10 көнендә тагын бер тапкыр тәхәҗҗүд намазында да Коръән чыгылган. Шуңа күрә күбрәк Коръән укырга кирәк, ә калган эшләрдә һәркем үз хәлен үзе белә. Тик гыйбадәттән гарык булмаслык дәрәҗәдә, уразаны бозмаслык дәрәҗәдә яшәргә кирәк Рамазан аенда.

– Рамазан ае тәравих намазы вакыты, ә мәчеткә бу намазга соңга калганда нишләргә?

Әйе, андый хәлләр була инде. Мәчеткә кергәч, җәмәгать тәравих укый торган булса, мондый кеше, сафлар артына басып, ястү намазының фарызын укый. Ә ястүнең сөннәтен тәравих эчендәге ял вакытында башкарып өлгерә ала. Аннары имам артыннан тәравихка оей һәм өлгергән рәкәгатьләрен укый. Тәравих беткәннән соң үзе өлгермәгән рәкәгатьләрен укып бетерә. Аннары витр намазы башкарыла. Әгәр өлгерсә, имамга оеп укый, өлгермәсә, үзе генә укый.

– Хатын-кызлар тәравих намазын укырга тиешме?

Тәравих намазы Рамазан аеның гыйбадәте. Шуңа күрә Рамазан аенда ястү намазының сөннәтеннән соң мәчеттә булсын, өйдә булсын, хәтта ураза тотмаган кеше дә, хатын-кызлар да ястү намазының сөннәтен укыганнан соң, 20 рәкәгать тәравих намазын укырга тиеш, шуннан соң витр намазын укый. Сөннәт буенча Рамазан аенда витр намазы тәравихтан соң укыла.

– Рамазан аеннан соң тормыш ничек дәвам итәргә тиеш?

Рамазан аен көтеп торабыз. Без, ышанып кына түгел, хәтта динсез кешеләрнең дә Рамазанда гына намазга басуларын, уразага тотынуларын күреп тә, аның бәрәкәтен тоябыз. Ә уразадан соң нишләргә дигән сорау туганда, аның хәдисе бар. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәллам әйткән, кем Рамазаннан соң Шәввәл аенда 6 көн ураза тотса, аның үткән ел гөнаһлары да, киләчәк ел гөнаһлары да гафу ителер, дигән. Ягъни Рамазан аенда кыям тору, ураза тоту үткән елның гөнаһларын гафу итсә, ә Шәввәл аенда 6 көн ураза тоту киләсе елның да гөнаһларын гафу итә дигән. Шуңа күрә Рамазан ае бетү белән гыйбадәтләр бетми һәм бигрәк тә уразаны үзебезгә гадәтләндерергә тиеш. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәллам: гамәлләрнең иң хәерлесе, аз булса да, дәвамлысы, дигән. Шуңа күрә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәллам өйрәткәнчә, нәфел уразаларын да тотарга кирәк. Әлбәттә, мөмкинлеккә карап. Шуңа күрә Рамазан ае белән гыйбадәтләр бетмәсә дә, әмма шушы бәрәкәт ае бетә – башка вакытта кылган гыйбадәтләребез андый ук дәрәҗәдә бәяләнми. Шуңа күрә без, аеруча, Рамазан аена игътибар итәргә тиеш.

– Бер айлык Рамазанда тоткан уразаларыбыз җиңел һәм файдалы булсын өчен, аны ничек итеп тотарга, хәзрәт?

Иң беренчедән, гыйбадәт ул, Аллаһы Раббыбыз Коръәндә әйткәнчә, ихлас күңелдән кылынса, җиңел була. Киресенчә булып, кеше гыйбадәт кылмаса, ураза тотмаса, тәравихларны укымаса, ул үзендә авырлык тоя. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәллам: 3 төрле кеше иманның тәмен татыр, дигән. Аларның берсе – гыйбадәттән тәм табучы, гыйбадәт кылмаса үзен авыр хис итүче. Шуңа күрә ихлас күңел белән, Аллаһтан гына әҗер-савап, җәннәтен өмет итеп, гыйбадәт кылганда Рамазанда ураза җиңел була.

Икенчедән, ул ифтарда һәм сәхәрдә ничек туклануга да бәйле. Ифтарларны җиңелчә ашарга кирәк, чөнки тәравих намазлары укыйсы бар. Ә тәравихтан соң әйбәтләп ашарга һәм шулай ук сәхәр вакытында күбрәк ашарга, күбрәк эчәргә. Артыклык кылу башка вакытта рөхсәт ителмәсә дә, сәхәр вакытында, Рамазан аенда иркенләп гыйбадәт кылырга, хәлсезләнмәс өчен яхшылап ашап, күбрәк су эчәргә рөхсәт ителә. Өченчедән, күбрәк Коръән уку һәм догалар кылу. Чөнки гыйбадәтләрне без Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән генә башкара алабыз. Пәйгамбәребезнең бер сәхабәгә нәсыйхәт кылып, өйрәткән догасы бар: йә, Раббым, миңа ярдәмеңне бир, Сине зикер итәргә, Сине шөкер итәргә һәм яхшы итеп гыйбадәт кылырга. Шуңа күрә ул без теләү белән генә түгел әле, ә без Аллаһтан гыйбадәтләребезне җиңеләйтүен дә сорарга тиеш һәм Аллаһ Үзенең җиңеллеген бирә. Ә болай дөньяви эшләргә килгәндә, уразаны җиренә җиткереп тотып бетерер, гыйбадәттә булыр һәм Коръәнне күбрәк укыр өчен артык авыр эшләрдән сакланырга киңәш итәбез.

– Җавапларыгыздан соң сезнең дини белемне кайда алуыгыз турында беләсе килә. Кайсы уку йортын тәмамладыгыз, хәзрәт?

Дини белем алуны Башкортстанның Октябрский шәһәрендәге мәдрәсәдә башладым, аннары Сөгуд Гарәбстанындагы Мәдинә шәһәрендәге Ислам университетында укыдым. Анда шәригать факультетын тәмамладым. Хәзер Чаллы шәһәрендәге «Ак мәчет» мәдрәсәсе (башта «Тәнзилә» мәдрәсәсе) мөдиренең уку-укыту эшләре буенча урынбасары булып эшлим.

– Аллаһының рәхмәте яусын җавапларыгыз өчен Рәфыйк хәзрәт!

– Раббыбыз барыбызны да ярдәменнән ташламасын!

***

Ләүхел Мәхфүз – күктәге язмыш китабы

Бәйтүл гыйззә – җир сферасында «Бөеклек йорты»

Вәхи иңү – Җәбраил фәрештә аркылы Пәйгамбәргә Коръән килү

Кыям – намаз вакытында басып тору, бу вакытта Коръән укыла

Рәкәгать – намазның аягүрə тору, иелү һәм башны җиргə куюны эченə алган бер өлеше

Радыйаллаһу ганһә – Аллаһ аннан разый булса иде

Салләллаһу галәйһи вә сәллам – Мөхәммәт Пәйгамбәрне мактау һәм олылау сүзләре Сафлану аен файдаланып калыйк!, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии