Гарәп телен өйрәнү – бушлай!

Гарәп телен өйрәнү – бушлай!

Изге Рамазан ае башлану уңаеннан иганә акциясе үткәрелә.

Ураза аенда «Гарәп теле һәм ислам мәдәнияте» буенча өч атналык курслар эшләячәк. Анда шәрыкның иң нәфис телен өйрәнергә, динебез ислам ядкәрләре белән танышырга теләгән һәркем дә катнаша ала.

Укыту программасында:

– исламда дөньяга караш һәм тәүхид;

– намаз һәм Коръән сурәләре, гыйбадәт итү нигезләре;

– гарәп фонетика, язмача гарәп теле;

– дини әдәбият: тәфсир, хәдисләр, тарих китапларын уку;

– гарәп телендә кыскаметражлы документаль һәм нәфис фильмнар карау;

– ислам динен өйрәнергә ярдәм итә торган компьютер программалары белән танышу;

– гарәпчә сөйләм телен үзләштерү.

Курсларга килүчеләр өчен дәреслекләр, дәфтәрләр каралган. Өйдәге кебек җылы мохит, ачык һәм аралашучан мөгәллимнәр, чәй өстәле.

Дәресләр атнасына 3 тапкыр, өчәр сәгатьле итеп уздырыла. Түләүсез!

Курсларга язылыр һәм тулырак мәгълүмат алыр өчен 8-9867-14-09-37 телефонына шалтыратыгыз.

Комментарии