- 24.05.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №20 (18 май)
- Рубрика: Иманга юл
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сәллаллаһу галәйһи вәссәллам) турында шундый бер риваять бар: бер гарәп, мәчеткә килгәч, атын бәйләмичә генә мәчет янында калдыра. Шуннан соң Мөхәммәд (с.г.в.) аннан: «Атыңны югалтудан курыкмыйсыңмы?» – дип сорый. Гарәп аңа: «Мәчет шикелле изге җирдә минем үземне дә, атымны да Аллаһы Тәгалә саклар әле, шуңа күрә бәйләп тормыйм», – дип җавап бирә. Аңа Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең киңәшен әйтә: «Син башта атыңны бәйлә, аннары гына Аллаһы Тәгаләгә тапшыр», – ди.
Бу риваятькә мең елдан артык булса да, ул бүгенге көндә дә актуаль булып калган. Күптән түгел Казан мәчетләренең берсендә булган вакыйга минем үземне дә шаккатырды. Өйлә намазына килгән бер ир кешенең намаздан соң кесәсеннән документлары югалуы ачыклана. Мәчеткә полиция хезмәткәрләре чакыртыла. Мәчет эчендә видеокүзәтү җайланмасы урнаштырылган булган, шуңа күрә полиция хезмәткәрләре тикшерүне видеоязмаларны караудан башлыйлар. Өйлә намазының дүрт рәкәгать сөннәтен укыганнан соң, бөтен ирләр дә, тезелешеп, фарыз намазын укырга керешәләр. Шул вакытта соңгы рәттән яшь кенә бер егет торып китеп, гардеробка юнәлә. Анда аның кесәләрдә актарынып йөрүе күренә. Аннары теге ирнең документларын алып, мәчеттән чыгып китә.
Видеоязмаларда бу егетнең намаз укый белгәне дә күренә – сөннәт намазын укыган вакытта, тиешле урыннарда бармагын күтәреп, «Әттәхият» укый, рәкугъ-сәҗдәләрне дә дөрес башкара. Видеоязмадан карап, аның кем икәнен танучылар да булган. Мәчетләрдә дә кеше кесәсеннән әйберләр югалгач, бүтән җирләрдә нишләргә кала соң инде? Өстә әйтелгән риваять бүгенге көнгә дә ничек тәңгәл килә икән бит!
Гүзәл МОРТАЗИНА,
Казан шәһәре

Комментарии