Шөбһәле гамәлдән ерак тор!

Мин инде бидгать гамәлләр турында бик күп яздым. Коръәннән һәм Сөннәттән кире кагып булмастай дәлилләр һәм тормыштан алынган мисаллар китереп тә язарга туры килде. Әлбәттә язган мәкаләләрнең файдасы булмыйча калганын да беләм һәм шул ук вакытта әле һаман да кешеләрнең Коръән аятьләренә дә, хәдисләргә дә игътибар итмичә: «Ата-бабаларыбыз гомер буе үтәп килгән гореф-гадәтләрдән аерылмыйбыз», диючеләр хәттин ашкан. Әмма күп кенә мөселманнарыбыз аңлап, үземә шалтыратып та, интернет челтәре аша да: «Ислам динен дөрес итеп аңлатып бирүегез өчен рәхмәт», – дип әйткән кешеләр дә бар. Ә бит мин мәкаләләрне үземне күрсәтергә яисә миңа рәхмәт әйтсеннәр өчен дип язмыйм. Аллаһыга һәм ахирәт көненең хаклыгына ныклы ышанган кеше буларак, үземә дә, мөселман кардәшләремә дә Аллаһының җәннәтләрен теләп, төрле бидгать гамәлләр белән шул җәннәтләрдән мәхрүм калмасак иде, дигән тирән борчылу белән язам.

Мөхтәрәм мөселман кардәшләрем! Аллаһының берлегенә һәм ахирәт көненә ышанган һәр кешенең теләге җәннәтле булырга омтылудыр дип аңлыйм. Ә җәннәткә Аллаһының Коръәндә әйтелгән, Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) безгә эшләп күрсәткән гамәлләреннән башка гамәлләрдән сакланган хәлдә генә ирешеп булганын ныгытып аңласак иде. Шуның өчен мин шушы мәкаләмдә, Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) бер хәдисенә тукталып, тагын бер кат мөселман кардәшләремә аңлатасым килә. «Ән-Ногман бине Бәширдән (р.А.г.) риваять ителә, Пәйгамбәр (с.г.в.) әйтте: «Хәләл билгеле һәм хәрәм билгеле, алар арасында шөбһәле нәрсә бар. Гөнаһы ап-ачык күренеп торганнан саклануга караганда, шөбһәледән ныграк саклану тиешле. Шикле гамәлне кылырга җөрьәт итүче, ачык билгеле гөнаһны кылуга да якын тора. Гөнаһ – Аллаһының тыюлыгы (заповедник), ә кем тыюлык әйләнәсендә үз малларын көтсә, аның маллары шул тыюлык эченә дә керергә мөмкин.» (Бухари).

Бүген безнең татар мөселманнарының ачык рәвештә хәрәм булган бидгать гамәлләрне кылулары да гыйлемнәре җитмәүдән гыйбарәт дип әйтергә була. Әмма, бер генә татарның да, бидгать гамәлләрне кылырга ярамый, дип сөйләүчеләрне ишетмичә калганы юк. Шул ук вакытта, ахирәт көненең газабыннан курыкмаган күпчелек имамнар милләттәшләребезнең: «Бу эшләргә ярый торган бидгать хәсәнә», дип башларын катыралар. Әмма дәлил китермиләр, чөнки дәлил юк. Димәк белемнәре җитмәгән кешеләр өчен бидгать гамәл, хәдистә әйтелгәнчә – шөбһәле гамәл. Ә Пәйгамбәребез (с.г.в.), хәдистән күргәнбезчә, шөбһәле гамәлдән ныграк сакланырга куша.

Мисаллар китереп үтик. Әйтик, бер кешенең гараж киштәсендә ниндидер сыеклык салынган шешә басып тора. Моның тамагы кипкән, эчәсе килә, әмма шешәдә су булуы шикле. Эчәсе килгән кеше шешәдә сумы, башка бер сыеклыкмы, әллә кислотамы икәнен ачыкламыйча гына эчәрме? Тикшермичә генә эчеп куйгач кына кислота икәне ачыкланса нәрсә булыр?

Мисал өчен, ир кеше кырда печән чаба, кинәт кенә җил чыгып аның башындагы эшләпәсен очырып китә. Эшләпәсе килеп төшкән җирдә еланнар мыжлап тора. Ул ир еланнарны аера белми, аның эшләпәсе янында әллә тузбаш, әллә кара еланнар? Ничек уйлыйсыз, аңарга эшләпә кадерлерәкме, әллә гомереме? Нинди елан икәнен белмәгән килеш эшләпәсен алырга барырмы? Әлбәттә башында акылы булса бармас.

Әлбәттә, бидгать гамәлләрнең кешене исламнан чыгаруы хакында күп язылды. Инде һич югы бидгать гамәлләргә шөбһәле гамәл итеп карап булса да, милләттәшләребез шул шөбһәле гамәлне кылудан тыелсалар иде. Сорыйсы килә, безгә соң әллә җәһәннәм җәннәттән кадерлерәкме? Эшләпә гомеребездән кадерлерәк булып чыга түгелме? Шул турыда башларыбызны эшләтеп уйлап карыйк әле. Безгә 3 көнлек фани дөньядагы ахирәт көне өчен зыяннан башка берни бирмәгән гамәл кадерлерәкме, әллә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирештерүче һәм җәннәткә илтә торган гамәлләр кылу кадерлерәкме?

Мөхтәрәм милләттәшләр! Бүген шулчаклы дәрәҗәгә барып җиттек ки, кайбер кешегә: «Менә бит Коръәндә нәрсә язылган», дип дәлил китерсәң: «Причем монда синең Коръәнең, минем ата-бабамнар кылган гамәлне кылам инде мин», диләр. Ә үзләре намаз да укымыйлар, да тотмыйлар, хәтта аракы белән тәмәкедән дә ваз кичәргә җыенмыйлар.

Берәү хәтта: «Минем алты буын бабамнар булган, миңа әкият сатып маташма, чүл гарәбенең китабыннан җөмләләр китереп кешеләрнең башын катырма», ди. Менә сиңа алты буын муллалар оныгы ичмасам нинди «акыллы» сүзләр сөйли. Шундый сөйләшүләрдән соң уйлап куясың: «Без – татарларны Аллаһы Тәгалә гөнаһларыбыз өчен исламга кайтармыйча, башка кавем белән алыштыра күрәсең», дип.

Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА.

Комментарии