Истанбулда татарның каһарманнарын искә алдылар

Истанбулда татарның каһарманнарын искә алдылар

16нчы апрельдә Төркиянең Истанбул шәһәрендә кырыклап кеше: Истанбулда яшәүче татар гаиләләре, төрле университетларында укучы студентлар, журналистлар, галимнәр, Төркиягә әле яңа гына килеп урнашкан милләттәшләребез беренче зур татар ифтарына җыелды.

Мәҗлесне оештыручы «Азатлык» Татар яшьләре берлеге активистлары әйтүенчә, мәҗлес уздыру өчен бу көн махсус сайланган. «15 апрельдә Габдулла Тукайның вафат булуына 109 ел. Татар җәмәгатьчелегең бер матур гадәте бар: шагыйребезнең вафаты көненнән 26нчы апрельдәге туган көненә кадәр дөньяның төрле почмакларында Тукайны искә алу чаралары үткәрелә. Безнең ифтарыбыз да Тукай исемен күтәрү, искә алу, рухына дога кылу өчен оештырылды» – дип, белдерде алар.

Истанбулдагы татар ифтарында татар милли ашлары: токмачлы аш, чәк-чәк, кош теле белән сыйландылар. Авыз ачу алдыннан Габдулла Тукай шигырьләре укылды, аның иҗатындагы шигырьләрендә ислам дине чагылышы турында фикерләр әйтелде, анализ ясалды, Садри Максуди, Гаяз Исхакый, Йосыф Акчура турында сөйләнде, татарча вәгазь яңгырады.

Мәҗлесне оештыручы «Азатлык» Татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин, Тукайны гына түгел, бөтен бөекләребезне искә алу татарның милли-мәдәни бурычы, дип белдерде: «Аллаһының ризалыгы өчен бу мәҗлесне оештырырга булдык. Ифтарыбызны татарның чын мәгънәдә каһарманнары: бөек уллары Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Йосыф Акчура һәм Садри Максудига багышладык. Бу шәхесләр халкыбызның йөзек кашы булып тора. Аларның исемнәрен, хезмәтләрен һәрвакыт искә алу, халкыбызга искә төшерү мөһим. Гаяз Исхакый да әйткән бит: «Габдулла Тукай безнең Идел буе төрек-татарының шагыйре булганга, ул безнең халкымызның моңын җырлаучы, безнең дәртемезне күпләүче булганга, аны искә алу да тугрыдан-тугры безнең өстемезгә йөкләнә... Бу елда да авылында, шәһәрендә, мәктәбендә, мәдрәсәсендә Тукай кичәләре ясалачактыр. Бу ел да шул мәрхүм шагыйрьнең тәрҗемәи хәлләре, иткән хезмәтләре саналачактыр. Бу ел да аның менгән урынының зурлыгы, биеклеге күрсәтеләчәктер. Бу шулай булырга тиештер. Шулай булачактыр. Бер быел гына түгел, еллар, ун еллар, йөз еллар шулай барачактыр, шулай китәчәктер. Бу – табигыйдер. Тукай безнең яңа, мәдәни, милли тормышымызның иң зур нигезе булганга, аның тазалыгы, аның пакьлеге баланың күңелендә бик нык утырырга тиештер. Шуны булдыру, шуларны эшләп баланың күңеленә сеңдерү – мөгаллимәләр вә мөгаллимнәрнең бурычыдыр». Исхакый сүзләре белән килешмичә мөмкин түгел. Тукайны искә алу һәм күтәрү өчен бөтен мөмкинлекләребезне кулланырга тиешбез!» – дип белдерде ул.

«Азатлык» җитәкчесе фикеренчә, татарның бөекләрен искә алу чаралары шәхесләргә игътибарны арттыруда мөһим роль уйный. Тукайга күпмедер дәрәҗәдә игътибар булса да, Акчура, Исхакый, Максуди исемнәре бөтенләй күтәрелми, һәм моның белән берничек тә килешмәвен белдерә Нәбиуллин

«Узган елның 2нче декабрендә Йосыф Акчураның 145 еллыгы узды. Кызганыч, Татарстанда Акчурага багышлап бер чара да оештырылмады. Бүгенге көндә Татар башкаласында аның исеме белән аталган бер урам да, парк та юк, һәйкәл һәм музей турында әйтеп тә торасы түгел. Дөнья алдында күтәрерлек һәм мактанырлык Акчура сыман зур, дәрәҗәле сәясәтчебез бар, әмма үз илендә аны күтәрә алмыйбыз. Бер елдан Гаяз Исхакый һәм Садри Максудиның да 145 еллыклары булачак. Аларның юбилейларын да качып-посып кына үткәрәчәкбезме?! Хәтерләсәгез, 140 еллыкларында Татарстанда зур чаралар булмады, качып кына фәннәр академиясендә бер конференция оештырылды һәм бетте-китте. Исхакыйның туган ягы Яуширмә авылында музейны яңарту эшләре тагын онытылды. Гәрчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов акчасын да бүлеп бирде, Дәүләт Советы депутатлары һәм язучылар музейга кайтып күпме сүзләр сөйләде. Исхакый исеме Казандагы 4-5 йорты булган бер тыкрыкка, Максуди – бөтенләй Тынычлык бистәсендә 2 йортлы урамга бирелгән. Татарстан башкаласы Казанда Гаяз Исхакыйга һәйкәл дә юк, гәрчә иң матур урынга лаек булса да. Оятка калырга теләмәсәк, Гаяз Исхакый юбилеена бүген үк әзерләнә башлавыбыз мөһим. Бүгенге ифтарыбыз белән әлеге мәсьәләләргә дә игътибар җәлеп итәсебез килә» – дип, ассызлыклады Наил Нәбиуллин.

Ифтар мәҗлесе вакытында яшьләр оештырган кайбер проектларга да тукталдылар. «Хәзерге вакытта Гаяз Исхакыйның «Зөләйха»сын Төркиядә төрекчә бастыру буенча эшлибез. Шулай ук әлеге әсәрне инглиз һәм француз телләренә дә тәрҗемә итү эшен башладык. Билгеле булганча, Җир шарында инглиз телендә сөйләшүчеләр саны 1 миллиард, француз телендәгеләр – 321 миллион кеше. Татар әдәбиятының иң мәшһүр әсәрләренең берсе булган «Зөләйха» милләтебезнең тарихын һәм фаҗигале сәхифәләрен тасвирлап, татар теле һәм татар мәдәниятенә игътибар җәлеп итәчәк» – дип белдерде оештыручылар.

Ифтар вакытында Истанбулда татар җыеннары һәм чаралары аз булуы, татарларга активрак булырга, мондый мәҗлесләрне даими булдыру мөһимлеге турында фикерләр дә яңгырады. Оештыручылар алга таба Тукайның туган көненә, корбан бәйрәменә багышланган һәм башка чаралар уздырырга ниятләүләрен белдерде. Чарага теләктәшлек белдереп карачай төркиләре, кырымтатарлар, гагаузлар да килде. Ифтар Габдулла Тукайның «Туган тел» шигырен җырлап тәмамланды.

Ирек АЗАТОВ,

Истанбул шәһәре

 

Комментарии