Ялган хәдис белән тел сакланырмы?

Ялган хәдис белән тел сакланырмы?

Коръән мәҗлесендә бер мөселман кардәшебез ниндидер газета битеннән бәләкәй генә 2 кисәк кисеп алып килгән дә миңа күрсәтә: «Менә шушы хәдисләрне кайсы «Хәдисләр җыентыгы»ннан табып булыр икән хәзрәт?» Ул газета кисәгендә менә шулай язылган: «ХӘДИСЛӘР. 1. Оҗмах ачкычы – туган тел. 2. Туган телен белмәгәннәр, туган телен онытканнар кабер газапларына дучар булырлар. 3. Мәчетләрдә вәгазь-хөтбәләрне чит-ят телдә сөйләү – Аллаһы Тәгаләне танымау. 4. Җитмеш тел белсәң дә, ахирәттә туган телне ничек белүең генә исәпкә алыныр. 5. Туган тел – фанилык һәм бакыйлык теле. 6. Туган телен белмәгәннәргә дөньялык – җәннәт, ә бакыйлык өтермән. 7. Башка берәүне туган телеңә өйрәтсәң, Аллаһы Тәгаләнең әҗер-савабына ирешерсең. 8. Туган телне саклау – Аллаһыга сыгыну, туган телне оныту – Аллаһыны оныту. 9. Балаларны чит-ят телдә укыту – нәсел тамырына балта чабу, нәсел-нәсәбеңне юкка чыгару. 10. Туган телен онытканнар җәннәтне дә онытсыннар. 11. Туган телеңне белмәү – әти-әниеңне онытуга тиң.

Шушы сүзләрне укыганда минем тәнем чымырдап-чымырдап куйды. Әлбәттә, мин мәҗлестә мондый хәдисләрнең булмаганлыгы хакында яхшылап аңлатып бирдем. Әмма «БГ»ны укучы милләттәшләребез арасында да шундый газеталар алып укучылар бардыр, алар шул газеталарны укып, ялгыш юлга кереп китә күрмәсеннәр өчен, «БГ»ны укучы мөселман кардәшләргә дә аңлатып узарга булдым.

Әлбәттә, шул газетаны чыгаручылар (нинди газетадан кисеп алганын сорарга онытканмын) ислам диненнән ерак торучылар икәне аңлашыла, әмма милләтебездә тел бетүенә тирән борчылучылар булса кирәк. Ә бит пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) шундый хәдисе бар: «Бер кеше миннән түгел икәнен белә торып, бер сүзне мин әйтте яки бер эшне мин эшләде дисә, үзенә җәһәннәмнән урын әзерләсен».

Менә шушы хәдистән аңлашылганча, үзләреннән уйлап чыгарып, аны Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисе итеп сөйләү ни дәрәҗәдә куркыныч гамәл икәнен аңларга була.

Әлеге хәдис хакында мәшһүр галимебез Ризаэддин Фәхреддин хәзрәтләре болай ди: «Бер хәдисне дөрес дип әйтер өчен аның гадел, тугры риваять кылучыларның нык саклануы белән Рәсүлүллаһка тоташуы шарт. Бу заман халкына күрә бу эшләрне тикшерү көч җитмәслек эш булганлыктан, хәдис фәнендә ышанычлы дип санала торган асыллар һәм мәгълүм мөснәдләрдән күчерү җитә. Чөнки боларда кайбер дөрес түгел хәдисләр булса да, алар бу көндә мәгълүм һәм билгеле. Хәдис тәнкыйтьчеләре аларны дөрес хәдисләрдән аерып куйдылар.

Һәрхәлдә, Коръән Кәрим яки акылга каршы булып та ышанычлы асылларда табылмаган хәдисләрне дөрес хәдис дип хөкем кылырга мөмкин түгел. Шуның өчен кызыктыру һәм куркыту нияте беләнме, яки башка бер зур һәм гомуми файданы игътибарга алыпмы, Рәсүлүллаһка ялган хәдисләрне сөяү хәрам эштер. Хәтта дөреслекләре шөбһәле булган хәдисләрне күчерү дә дөрес булмас. Бу хәдис шәрифне ишеткәннән соң ялгыш риваять кылуларыннан куркып, бик олуг сәхабәләр хәдис сөйләүдән туктадылар. Зөбәер бине әл-Гавәм шул җөмләдән». («Җәвамигуль-кәлим» шәрехе, «Рухият» нәшрияты, 2005, 321 бит.)

Галимебез Ризаэддин хәзрәтләре тәфсилләп, яхшы итеп аңлатып биргән. Кешедә нинди генә яхшы ният белән булмасын, ул Пәйгамбәребездән (с.г.в.) килмәгән сүзләрне «хәдис» дип газета укучыларга җиткерә икән, ул аның өчен бик зур, турыдан-туры тәмугка илтә торган гөнаһ булып тора. Мондый гамәлгә җиңел итеп, ниндидер шаяру итеп карарга ярамый, мөхтәрәм милләттәшләр, газиз дин кардәшләрем һәм, әлбәттә, төрле газеталар чыгаручы мөхәррирләребез. Бу гөнаһыдан котылу өчен бик нык, ихлас күңел белән тәүбә итү сорала. Тәүбә итәр алдыннан, шул газетаны чыгаручыларга, үзләренең укучыларына мөрәҗәгать итеп, гыйлемнәре җитеп бетмәү сәбәпле «ялган хәдисләр» язулары хакында язып чыгып гафу үтенсәләр, тәүбәләренең кабул булачагына ышаныч артачак.

Мин үзем дә телебезнең бетеп баруына тирән борчылучыларның берсе. Шуның өчен туган телебез хакында төрле газеталарда мәкаләләр дә язып чыкканым булды. Әмма Аллаһы Тәгаләгә каршы барып, Пәйгамбәребез (с.г.в.) исеменнән булмаган сүзләр сөйләп телне саклап калып булмый, ә Аллаһының ләгънәтенә юлыгырга мөмкин. Раббым, безне Үзең сакла.

Аллаһы Тәгалә кешеләрнең төрле кавемнәргә һәм милләтләргә бүленүләрен Үзенең могҗизасы итеп безгә аңлатып бирә.

«Аның могҗизалары арасында – җир һәм күкләрнең төзелеше, телләрегез һәм төсләрегез төрлечә булуы. Аллаһының бу могҗизаларында белем ияләре өчен дәлилләр бардыр» (30.22).

«Әй кешеләр! Хакыйкатьтә, Без сезне ирләрдән һәм хатыннардан яралттык һәм бер-берегезне танып белүегез өчен сездән халыклар һәм кабиләләр ясадык. Аллаһы каршында сезнең иң сөеклегез – Аллаһыга ныграк тәкъва булучыгыз. Хакыйкатьтә, Аллаһ – Белүче, барысыннан да хәбәрдар» (49. 13).

Шулай булгач без, әлбәттә, үзебезнең милләтебезне, телебезне сакларга бурычлыбыз, әмма, кабатлап әйтәсем килә, ислам динебезгә хилафлык кылып түгел. Ә халкыбызны ислам диненә ихлас күңелдән дөрес итеп чакырып. Ялган юл белән һичкайчан куелган максатларга ирешеп булмый, бигрәк тә шәригатебезгә ул ялган каршы булса.

Милләт темасына Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) менә шундый хәдисе бар: «Гарәп кешесенең, гарәп булмаган кешедән өстенлеге юк, гарәп булмаган кешенең, гарәптән өстенлеге юк. Ак тәнле кешенең кара тәнле кешедән өстенлеге юк, кара тәнленең ак тәнледән өстенлеге юк, өстенлек бары тәкъвалыкта. Барлык кешеләр дә Әдәмнән, ә Әдәм җирдән». (Әхмәд)

Менә шушы хәдис, без – мөселманнарны иманнарыбызны арттырырга, ныгытырга чакыра, тәкъвалыкка ирешергә өнди. Әгәр дә без милләтебезнең күпчелеге тәкъва мөэминнәр булуга ирешсәк, һичшиксез безнең милләтебез дә, телебез дә сакланып кына түгел, зур үсешләргә ирешәчәк. Чөнки, теләсә кайсы милләтнең уңышларга ирешүе, бары тик Аллаһы Хак Тәгаләдән.

Иманга кайтыйк, иманыбызны ныгытыйк, тәкъвалыкка ирешик, газиз милләттәшләр!

Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА

Комментарии