- 24.04.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №16 (19 апрель)
- Рубрика: Иманга юл
Авыл имамнары халкыбызга шәригать кануннарын өйрәтү, дини йолаларны үтәү белән беррәттән, рухи тәрбия бирү, үткәннәребезне барлап, киләсе буыннарга тапшыру өлкәсендә дә зур эшләр башкара. Бу юнәлештәге чараларның берсе Татшуган авылы «Ислам нуры» мәчетендә оештырылды – 30 елга якын колхоз рәисе булып эшләгән Якупов Нәфис Мияссәр улының тууына 90 ел тулуга багышланган «Бергә узган хезмәт юлы» дип исемләнгән искә алу кичәсе үтте.
Фидакарьлек изге теләк белән,
Халкың өчен куйган хезмәтең.
Сез – мәңге онытылмас шәхес,
Яулагансың халык хөрмәтен.
Кеше китә, әмма аның сагынып сөйләрлек хезмәтләре, юксынып искә алучы хезмәткәрләре, һәрдаим догада торучы балалары кала. Татшуган авылы тарихында да 30 елга якын хуҗалык белән Нәфис Мияссәр улы җитәкчелек иткән еллар «Якупов чоры» булып мәңгелеккә халык күңелендә калды. Бу кичәгә дә шул вакытта җитәкченең кул астында хуҗалыкта тырыш хезмәт куйган авылдашлар, чордашлар, җитәкчеләр, якын туганнары, балалары, оныклары җыелган иде. Искә алу кичәсен ачып җибәргән Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов узган елларда куелган хезмәткә хөрмәт тиешлеген һәм ул хезмәтне онытырга тиеш түгеллегебезне ассызлыклап әйтте. Шундый зур кичә оештырган өчен, Нәфис абый белән Тәслия апаның балаларына олы рәхмәтен җиткерде. Авыл җирле башлыгы Гөлсинә Зәкәрия кызы җитәкченең авылны үстерүгә куйган зур хезмәтләренә тукталды, бу хезмәтләрдә Нәфис абыйга терәк булып, аны аңлап, 55 ел никахларына тугры калып, картлыгында сабырлык белән тәрбияләп соңгы юлга озатучы хәләле Тәслия апаның иңнәренә авыл халкы, хәзерге җитәкчеләр исеменнән ак шәлъяулык ябып, Нәфис абыйга һәрдаим догада торыр өчен намазлык бүләк итте. Тәслия апа күз яшьләре аша зур рәхмәтләрен әйтте һәм Нәфис абыйның гаиләдә яхшы ир, балаларына үрнәк әти булганын, бер ир бала, ике кыз бала үстергәннәрен, аны сагынып яшәүләрен җиткерде.
Истәлекләр, истәлекләр, истәлекләр! Бар халык бер мизгелгә (бу мизгел өч сәгатькә сузылды) тарихның шул чорына – җитмешенче-туксанынчы елларына кайттылар. Шуңа да мәҗлес «Бергә узган хезмәт юлы» дип исемләнгән иде. Бу елларда хуҗалыкның төрле тармакларында эшләгән авылдашлар җитәкчеләрен, аның белән үткән хезмәт елларын, хезмәттәшләрен (күбесе, дөньяви гомерләре тәмам булып, Аллаһы Тәгалә хозурына күчкәннәр) сагынып искә алдылар… Җитәкченең халкым өчен дип, гади эшчене хөрмәтләп яшәве сокландыра. Авыл халкы өчен барын да булдырасы килеп тырышып йөрүләре, мәдәният йорты төзетеп, аны музыка кораллары белән тәэмин итеп, үзешчән сәнгатьтә катнашучыларга юл ачуы, авыл уртасында медпункт-профилакторий булдыру, балалар бакчасы, ике катлы мәктәп төзү – болар барысы да җитәкченең халкы өчен башкарган эшләрнең кайберләре генә. Хуҗалыкта терлекчелек тораклары, машина-трактор паркы, ашлык амбарлары сафка баса, авылга асфальт юллар салына, урамнарга су үткәрелә. Гомумән, авылның йөзе тамырдан үзгәреш кичерә. Ә елның елында кырчылыкта, терлекчелектә мул уңыш, югары күрсәткечләр өчен тырышкан борчулы көннәр, йокысыз үткән төннәр күпме булган! Аның тырыш хезмәте дә югары бәяләнә; Хезмәт Кызыл Байрагы һәм «Почет билгесе» орденнары белән бүләкләнә, «Татарстанның атказанган агрономы» исеменә лаек була. Авылдашлар чыгышы Нәфис Мияссәр улының туганнарының, балаларының, оныкларының хатирәләре белән үрелеп барды. Алар да әтиләренең, бабаларының гади, олы җанлы булуын, аны сагынып яшәүләрен, халык алдында әтиләренең куйган фидакарь хезмәтләренә горурлану хисләре кичерүләрен әйттеләр. Пәйгамбәребезнең бик матур хәдисе бар: «Кеше үлгәннән соң, барча гамәл дәфтәрләре ябылыр, мәгәр өч әйбердән әҗер-савап килеп торыр: өзелмәс сәдака, ягъни дөньяда яшәгәндә юллар салдырса, халык өчен йортлар, мәчетләр салса, чишмәләр ачса, агачлар утыртса, алардан кешеләр, кошлар-хайваннар кулланса; файдалы гыйлем өйрәтсә һәм изге балалар калдырса», – диде. Иншәаллаһ, Нәфис Мияссәр улы сәдакадән өзелмәс!
Бу кичәдә шуңа төшендем, үткәннәр онытылды, бетте дип әйтмик без, халык өчен куйган изгелекләр онытылмый, истә, бар да истә!
Соңыннан Аллаһ йортында Аллаһ сүзләре, Коръән Кәримнән аятьләр укылды, барча халык, кул күтәреп, Мияссәр улы Нәфис абый һәм шул чорда яшәгән барлык мәрхүм авылдашлар рухына дога кылды. Пәйгамбәребез хәдисендә әйтте: «Кешеләр Аллаһ йортларының берсендә (мәчетләр) җыелсалар һәм Аллаһны зикер итсәләр, сүзләрен укысалар, бу урында фәрештәләр иңәр…» – диде. Фәрештәләр иңеп, барчаларыбызның да догаларын кабул итсә иде.
Равил хәзрәт ДӘҮЛӘТ,
Азнакай районы, Татшуган авылы имам хатыйбы

Комментарии