- 24.04.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №15 (20 апрель)
- Рубрика: Иманга юл
Кешелек дөньясының күпгасырлык бай тәҗрибәсенә таянып, шундый нәтиҗә ясарга мөмкин: ислам дине халкыбызга иң авыр чакларда да әхлагыбызны, рухыбызны саклап калырга ярдәм итте. Димәк ки, җәмгыятьтә тәртип һәм рухи үсешне тәэмин итүче чыганакларның иң мөһиме – әдәп-әхлак, ә күркәм әхлакның нигезе – дин, иман. Аллаһы Тәгалә кешеләргә туры юлны күрсәткән, хәләлне хәрәмнән аерган һәм аларның чикләрен төгәл билгеләгән; адәм балалары шул кануннар буенча яшәсен, җирдә җәбер-золым кылмасын өчен яраткан һәм пәйгамбәрләре аша ислам динен җиткергән.
Кешенең шәхес буларак формалашуында, иманлы, инсафлы итеп тәрбияләүдә ислам диненең иҗтимагый әһәмияте искиткеч зур.
Соңгы елларда вакытлы матбугатта тормыш сукмакларында адашып, ялгыш юлга кереп киткәннән соң, дингә бирелү нәтиҗәсендә туры юлга басучылар турында язмалар еш басыла. Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәлам дә: «Адәм баласының һәммәсе дә хаталаныр. Хата эшләүченең иң хәерлесе – тәүбә итүчеләр», – дип әйткән. Бу очракта иң мөһиме – ялгышканнарга вакытында туры юлга чыгарга этәргеч бирү, үз-үзләрен табарга ярдәм итү. Республикабызның төзәтү колонияләрендә бер-бер артлы дин йортлары ачылу – нәкъ шул максатлардан чыгып башкарыла торган изге гамәлләр, җәмгыятебезне савыктыруга ярдәм итүче иң әһәмиятле чараларның берсе. Кагыйдә буларак, гыйбадәт йортына йөргән тоткыннарның иреккә чыкканнан соң, яңадан төрмәгә әйләнеп кайтканы юк әле.
Төрмәләрдә утыручы мөселман кардәшләребездә дини аң уяту, аларны тәүбә итәргә, иманга кайтырга чакыру максатыннан, без, Әлмәт шәһәрендә яшәүче мөселманнар, республикабыз төрмәләрендәге тоткыннар белән очрашулар үткәрдек.
Төзәтү колонияләре җитәкчеләренең төп максаты тоткыннарны туры юлга күндерүгә юнәлдергәнлектән, безнең ниятне дөрес аңлап, очрашулар оештыруга ярдәм иттеләр. Пәйгамбәребез Мөхәмммәт галәйһиссәлам дә үзенең тагын бер хәдисендә: «Хак юлга өндәүчегә, аның чакыруына ияреп игелек кылучыларга әзерләнгән бүләкләргә бәрабәр бүләк әзерләнгән», – ди. Изге ниятләребезне тормышка ашыруга ярдәм күрсәтүләре өчен, республикабыз төзәтү колонияләре җитәкчеләренә – Р.Ә.Әхмәтшин (№1 колония), Ф.Г.Галләмов (№2), Ф.Г.Кәримов (№3), Д.В.Щербаков (№4), Ю.В.Арбузов (№5), Д.В.Дулов (№8), И.М.Гарипов (№10), Р.М.Сәйфетдинов (№18), А.А.Кадыйровка (№19) олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
Әмин ХАСЬЯНОВ, Салават СИБГАТУЛЛИН.
Әлмәт шәһәре.
Төрмәләрдә – дин йортлары,

Комментарии