«Хәрәм мал туплап үлсәгез, тәнегез тәмуг утына утын булыр»

«Хәрәм мал туплап үлсәгез, тәнегез тәмуг утына утын булыр»

Күптән түгел җырчы Фирдүс Тямаев социаль челтәрдә бер видео урнаштырган иде. Бер көн эчендә бик күп карау җыйган видеоязмада җырчы азартлы уеннар проблемасын күтәрде.

– Күптән бу видеоны яздырасым килгән иде. Бер проблема белән чыгам. Ул проблема бөтен дөньяны басып алды. Бүген яшьләр дә, өлкәннәр дә – шушы проблема корбаннары. Ул «игромания» дип атала. Бүген иртән бер дустымның үз-үзенә кул салганлыгы турында хәбәр килде. Моңа кадәр дә ике дустым үз-үзенә кул салган иде. Әти-әниләр! Бүгеннән үк балаларыгызны тикшерегез, аларга артык ышанмагыз. Телефон ярдәмендә ставка куялар. Банк карточкасы аша кереп китәләр дә уйныйлар.

Бу – наркоманиядән дә начаррак. Сизсәгез, балаларыгызга кычкырмагыз, сукмагыз, кул күтәрмәгез, бары тик җайлап эндәшегез, психологка, мәчетләргә алып барыгыз. Ирләре уйнаган хатыннар, аерылышырга ашыкмагыз, чөнки бу уен кешене психик яктан «зомбилаштыра». Якын кешегезгә бурычка акча бирмәгез…», ди Фирдүс Тямаев. Бу – бүгенге көн проблемасы гына түгел. Телефон, интернет барлыкка килгәч тә, кешелек шул уен дәръясына чумды. Имештер, тиз акча эшләү ысулын тапты. Хәер, акча эшләүчеләр юк түгел. Бөтен гомерен кәрт сугып, автомат машиналарда ставка куеп, рәтенә төшенеп, кеше алдаучылар да күп хәзер. Ләкин акча эшләүнең мондый ысулы ислам динендә рөхсәт ителәме икән? Шул сорауга җавап эзләп, «Әл-Мәрҗәни Җәмигъ» мәчете имамы Ансар хәзрәт МИФТАХОВКА мөрәҗәгать иттек.

– Ансар хәзрәт, азартлы уеннар уйнау, шуның нәтиҗәсендә акча эшләү ислам динендә рөхсәт ителәме?

– Азартлы уеннар дигәндә отышлы уеннарны күз алдында тоту кирәк. Аллаһы Раббыбыз Коръәни Кәримендә «Әй, мөэминнәр, исертә торган эчемлекләр, отыш уеннары, сыннарга табыну һәм уклар белән ырымланып хөкем чыгару – барысы да шайтан эшләредер. Алардан читләшегез, шул очракта Аллаһы Тәгалә газабыннан котылырсыз» («Мәйдә» сүрәсенең 90нчы аяте), дип әйткән. Бу аятьтән аңлашылганча, отышлы уеннар белән мавыгу – тыелган гамәл. Шул фикерне дәвам итеп, Раббыбыз шул сүрәнең 91нче аятендә «хәмер эчүегез һәм отышлы уеннарны уйнавыгыз белән, әлбәттә, шайтан арагызда дошманлыкны һәм бер-берегезгә һөҗүм иттерә торган ачуны булдырырга тели. Коръән вәгазеннән, намаз укудан сезне тыярга тели, шулай булгач ул шайтан эше булган нәҗесләрдән тыелырсызмы?», дип отышлы уеннарның пычрак гамәл икәнен ассызыклый.

Мондый юл белән акча эшләү ислам динендә тыелган. Адәм баласы гомере буе акча таба, мал-мөлкәт туплый. Шулар ярдәмендә гаилә хәлен яхшырта, көйли, тормышын алып бара. Әмма шуны истә тотарга кирәк: һәрбер мал-мөлкәт тә хәләл юл белән табылган булырга тиеш. Хәрәм юл белән акча эшлибез икән, хәрәм мал туплыйбыз икән, шул акчага хәләл ризык сатып алсак та, ризыгыбыз хәләл булмас. Аллаһы Раббыбыз: «Әй, иман китергән бәндәләр, үзегезгә бирелгән ризыкларның саф, таза һәм хәләл булганнарын гына ашагыз, Аллаһка инаныгыз, аңа гына шөкер итегез. Хәрәм мал туплап, тәнегезне җуйсагыз, Кыямәт көнендә тәнегез тәмуг утына утын булыр» дигән. Хәләл итне дуңгыз ите кертелмәгән ит дип кенә карау кирәкми, шул азык сатып алынган акчаның һәм мал-мөлкәтнең табылуы ук хәләл булырга тиеш. Алдагы аятьләргә таянып, шуны әйтергә кирәк: мондый уеннар – дошманлыкка бер адым. Ул кешеләрне дошманлаштыра, араларны бутый, боза. Кайчак кеше үтерүгә дә китерергә мөмкин. Күп вакытта мәчеткә килеп, «Хәзрәт менә улым шушы уеннар белән кызыксына башлады, күңеле белән шунда кереп китте. Хәзер без аны туры юлга чыгара алдык, ләкин бурычлары күп. Бурычларын кредит алып түлибез. Авыр чорда яшибез. Каплап та бетерә алмабыз. Хәзрәт, дога кылыгыз зинһар, бераз җиңеллек килсен әле», дип мөрәҗәгать итүчеләр бар. Әлбәттә, отышлы уен уйнап, акча чыга гына. Бу яхшы хезмәткә акча сарыф итү түгел. Аннары, акчаларын туздырып, гаиләсеннән акча таләп итүчеләр, әти-әнисенә, сөйгән ярларына кул салучылар да бар. Мондый эшләрдән Аллаһы сакласын.

– Кайвакыт өйдә, якыннар янында кич утырганда конфет яки наклейка сыман нәрсәләрне «ставка» итеп куеп, кәрт яки лото уйнау шулай ук гөнаһ саналамы?

Отышлы уенга күңелебезне бирәбез. Аллаһы Тәгаләгә сарыф итәсе вакытны без уенга әрәм итәбез. Заяга узылган, исраф ителгән вакыт була ул. Балаларыбыз, туганнарыбыз белән конфет өчен генә уйнасак та, ул азартка китерә. Кеше шуның белән кызыксынып китә. Менә кичә конфет откан идем, бәлки, бүген акча чыгар, дип уйлап, азартлы уеннар белән мавыга башларга мөмкин.

– Беркемгә дә сер түгел, бүген азартлы уеннар белән мавыгучылар саны күп. Моның сәбәбен нәрсәдән күрәсез? Бу халыкның укымышсызлыгына бәйлеме?

Бу мәсьәлә яшьләр арасында нык таралган. Гаиләдә балаларга начар тәрбия бирелгәнлектән, яшьләр дини йолаларны белми, акча табуның җиңел юлларын эзли. Балага кечкенә вакыттан ук дөрес тәрбия бирелсә, мондый күренешләр саны аз булыр иде. Ата-аналар шәригатебездә нәрсәнең рөхсәт булу-булмавын, нәрсәнең кара, ә нәрсәнең ак икәнен өйрәтмәгәннәре аркасында балалар төрле юк юлга, азартлыкка кереп китә. Әлбәттә, мондый юлга аяк баскан адәмне туры юлга чыгару бик авыр. Мондый затлар бөтен тормышын, гаиләсен дә сатарга әзер булып уйный. Бу – зур гөнаһка китерә. Пәйгамбәребез (с.г.в) бер хәдисендә болай дип әйткән: «Кем дә кем отышлы уен уйный, аның куллары дуңгыз канына тыгылган кулларга тиң булыр». Ниндидер уен автоматларында уйнау да бәндәгә шундый түбәнлек бирер. Бу хәдисләрдә «нарды» уенына карата да фикер бирелә. Анда «Нарды уйнаган кешеләр тәһарәтләнеп, намазын торгызса да, ул тәнен үлек һәм дуңгыз каны белән юып, намазга баскан бәндәгә тиң булыр». Мондый гамәлләрдән Аллаһы Тәгалә сакласа иде.

– Туганыңа тиз арада операция ясатырга кирәк, булса… Откан акчаны кулланырга ярыймы?

– Гөнаһ булыр. Адәм баласы нинди генә киртәләргә юлыкмасын, сәламәтлегенә нинди генә зыян килмәсен, ул бәндә фәкать Аллаһы Тәгаләдән генә ярдәм сорарга тиеш. Тик кешеләр моны аңлап бетерми. Аллаһ Раббыбызга чын күңелдән ышанып, аннан ярдәм сорыйбыз икән, ул һичшиксез ярдәм кулын сузачак. Нинди генә хәсрәткә дучар булсак та, ул – булышучы.

Уен автоматларында әллә нинди акчалар отсак та, Аллаһы Тәгалә безгә хәрәм акчаның хәерен бирмәскә мөмкин. Бу – операциянең, яки дәвалануның уңышлы үтмәвенә дә китерә ала. Шуңа күрә, Аллаһыдан сорап яшәү кирәк. Бервакыт Ибраһим галәйһиссәләмне дә утка атарга боерганнар. Җитәкчелек шундый әмер биргән. Шул вакытта зур ут якканнар, аның янына беркем килә дә алмаган. Утка ташлаганда, Ибраһим янына Җабраил галәйһиссәләм килгән һәм аңа:

– Телисеңме, мин сине коткарам, – дигән.

– Син үзең килдеңме, әллә сине Аллаһы Тәгалә үзе җибәрдеме? – дип сораган Ибраһим.

– Мин үзем килдем.

– Үзең килгән булсаң – кит. Ут та, утның хөкеме дә – Аллаһы кулында.

Шулчак утка атылган Ибраһим бер бакчага төшкән. Аллаһы аны күреп, утка: «Әй, ут, син Ибраһимга бер салкын бул, ләкин аны өшетерлек салкын булмасын» дип әйткән. Моның нигезендә, кешеләргә шуны әйтәсем килә: нинди генә хәсрәткә эләккәндә дә аппаратка, автоматка, уеннарга түгел, ә Аллаһыга ышанырга һәм бары тик аннан сорарга кирәк. Ул җиңеллеген дә бирер.

– Кеше отышлы уеннар белән мавыкмаса да, кемдер бүләк иткән лотерея билетына миллион отып куйса… Бу акчаны ятимнәргә, гарип балаларга өләшсәң, савабы булмасмы?

– Хәләл булмаган акчаны ниндидер фәкыйрь мескеннәргә бирсәк тә, ятимнәргә өләшсәк тә, савабы булмас. Бу – дуңгыз итен сатып алып, башкаларга тараткан кебек була. Әгәр дә инде кулыңа хәрәм акча эләккән икән, аны ниндидер юыну кирәк-яракларына, порошок, сабын сыман әйберләргә тоту хәерлерәк булыр. Әйткән бит: «Балаларыгызның тәннәрен хәрәм ризык белән юсагыз, алар сезгә каршы чыгарлар». Шуңа күрә хәләл мал-мөлкәт кенә туплыйк, хәләл ризык кына ашыйк, хәләл гамәлләр кылыйк.

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии