Башка төшкән «исем»

Башка төшкән «исем»

Кечкенә вакытта бүләк ителгән курчакка, яңа туган мәче баласына яки ишегалдында йөгереп йөрүче этләргә кушамат эзләү кызык тоела иде. Андыйлардан – Тузик, Барсик, кайчак яраткан кино яисә мультфильм геройлары исемнәрен атарга мөмкин. Ә бүген, игътибар итеп карасаң, урамда йөрүче эт кушаматы белән бала исеме туры килергә дә мөмкин. Әллә соң ата-ананың баласына куша торган исемнәре шундый «эт кушаматлары» белән генә чикләнәме?

«ӘЙТЕРСЕҢ, КӨЧЕК БАЛАСЫ АЛЫП КАЙТАЛАР»

Начар исем начар язмыштан да яманрак, диләр. Ә бүген балаларга кушылган исемнәргә күз салсак, авыздан «нинди зоопарк бу» дигән сүз ычкынганын да сизмәбез. Әйтик, бу атнада Татарстанда сабыйларга кушылган иң сирәк исемнәр булып Дилия, Леваль, Дельфина, Рузинна, Альвина һәм Чәчәк тора. Араларында урыс исемнәре генә ич диючеләр дә юк булмас, ләкин хәзер «мода»сы шундый бит: татар гаиләсендә урыс исемле бала үсә.

– Безнең халык балаларына нинди генә исем кушмый, әйтерсең, көчек баласы алып кайталар, – дип сөйләгән иде Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев бер конференциядә. – Ул бала бервакыт сиксәнгә җитәчәк. Дәнис дигән исемне фарсыча матур мәгънәгә ия, диләр. Анысын белмим. Гарәпчә ул «калдык» дигәнне аңлата. Раязлар да күбәйде, ул – хәреф җыелмасы гына. Танылган җырчы Раяз Фасыйховка да Рияз дип кушмакчы булганнар, әмма авыл советында ялгышлык киткән. Аның исемен күреп, үрнәк алып, башкалар да шундыйны куша. Рияз булса, «җәннәт бакчасы» дигән мәгънәгә ия булыр иде.

Балага исем кушу – ата-ана өчен бик җаваплы вакыйга. Шуңа да яшь гаиләләр исем куяр алдыннан аның мәгънәсен тикшерә. Хәер, барысы да түгел. Күпләр ялгау методын куллана: исемнәрне сабыйның әтисе исеме белән ялгап, туры китереп карый. Әгәр дә яңгырашлы икән, димәк, шул исем булырга тиеш. Шуңа күрә хәзер исемнәр начар мәгънәгә ия булган яки мәгънәсез дип тоелган очракта, сабыйга исем кушучы мулла ата-анага бүтән төрле исемнәр тәкъдим итә яки үз эшеннән баш тарта. Ник дисәң, мөселман гаиләсендә бары тик татар исемендәге балалар гына үсәргә тиеш.

ЭЛЕККЕНЕ ЯҢАРТАЛАР

Кайбер ата-аналар балаларына урысча яңгырашлы мультфильм геройлары исеме эзләгән арада, икенчеләре элеккеге татар, гарәп исемнәренә мөрәҗәгать итә. Ни дисәң дә, элек бу йолага башка караш булган һәм мәгънәсез исемнәр кушу турында сүз дә була алмаган. Менә Мөхәммәт дигән исемне генә алыйк. Озын яңгырашлы булуга карамастан (кыска иҗекле исемнәрнең дә әле модасы чыкмады. – Авт.), мәгънәсе «мактауга лаек» дигәнне аңлата. Ә хатын-кызлар исеме – Мәйсәрәне алсак, ул – «саф, чиста, сайланып алынган» дигән мәгънәгә ия. Ләкин бүген ул исемне кыскартып, урыслаштырып «Майя» дип сөйләшәләр. Ләкин кайбер гаиләләрдә исемнең дөрес кулланылышы саклана әле.

Бүгенге көндә Фатыйма дигән исемне еш очратырга туры килә. Уйлап карасаң, бу – шулай ук элеккеге исем. Ләкин бөтен кеше дә аны татарча яңгырашы өчен кушмый икән. Әйтик, Казанда яшәүче Насыйбуллиннар гаиләсенең төпчек кызларының исеме шундый.

– Без Фатыймага бу исемне озак эзләдек. Башта Мәрьям дигәнгә тукталган идек, ләкин исем мәгънәсен, аның нәрсә аңлатканын эзли торгач, Мәрьямнең – урысның Мария исеменнән алынганын аңлап, Фатыйма дигәнендә тукталдык, – дип сөйли кызның әнисе Сәрия апа. – Дөрес, Фатыйма исеме матур, кыска. Өстәвенә, «барысына да үзе ирешкән, булдыклы» дигән мәгънәгә ия. Ләкин исемне кушкач, күпләр «элеккеге әби исеме куйгансыз бит» дип йөзгә бәреп әйтте. Шуңа да, балалар бакчасында, мәктәптә аны әби дип котыртырлар дигән уй килде инде. Бүген кызыма өч яшь, ләкин аңа Фатыйма дип түгел, Фатима дип дәшәбез. Шәһәр җирендә булгач, башкалар да шулай дип әйтерләр дип уйлыйм.

Баласына кушылган исем буенча кайгыручылар бихисап күп икән. Кукмара районында яшәүче Гариповлар гаиләсен генә алыйк.

– Улыбызга исемне озак эзләмәдек. Минем карт бабам Габделхәким исемле иде. Элек аңа яратып Гәбделхәк дип дәшкәннәр. Матур яңгырый бит. Шуңа без дә уйлап тормадык, иптәшем белән килешеп, малайга Гәбделхәким дигән исем сайларга булдык. Аның мәгънәсе дә матур әле – акыллы, хикмәтле, белемле кол дигәнне аңлата. Хәзер малай алты яшен тутыра, ләкин тулы исеме белән әйтүчеләр юк. Балалар бакчасында да Хәким дип кенә йөртәләр, хәзер үзебез дә шуңа ияләшә башладык. Ә бит Хәким бөтенләй башка исем, «хөкем итүче» дигәнне аңлата, – дип сөйли Люция апа.

АВЫР БУЛСА, ҮЗГӘРТЕРГӘ?

Кемдер әти-әнисе тарафыннан сайланган исемне үз итеп, сөенеп туя алмый, кемдер, киресенчә, бу исем белән авырдан дуслаша. Сирәк очрый торган исемле кешеләр аңлар: башкалар белән танышканда исемеңне кабат-кабат сораулары бераз ачуны китерә. Үземнең дә шулай: урамда исемеңне сораганда – түзәргә була, ә телефон аша кем беләндер танышырга туры килсә, кайчак кул гына селтим. Өстәвенә, кайчак исемеңне йөз тапкыр кабатлап та, аңлата алмагач, шул исемгә охшаган бүтән төрле исемне атарга туры килә. Менә үз исемнәре белән дуслашып бетә алмаганнар, башка юл таба: исемен үзгәртә.

Интернеттагы мәгълүматларга килгәндә, Русиядә яшәүчеләрнең дүрттән бер өлеше үз исемен ошатмый, шуңа да аны үзгәртү юлын карый. Мәсәлән, ике ел элек Курган шәһәрендә Никита исемле 43 яшьлек ир-ат үзенең исемен үзгәртергә уйлый. Ләкин суд приставлары хәбәр иткәнчә, бу ир-ат 10 яшьлек улы – Артемга алимент акчасы түләмәүдән качып, исемен үзгәрткән икән. Ләкин яңа исем белән озак яши алмый, аны барыбер табалар. Ярый соң, кемдер җаваплылыктан качып, кырын эшләр башкарырга уңайлы булыр дип, исем үзгәртсә, гади студентларга исемнәрен нәрсә өчен үзгәртергә кирәк? Әллә соң, имтихан вакытында уңайлы буламы икән?

Казанның Совет районында урнашкан Дәрвишләр бистәсендә дә исем үзгәртүче яши. Юк, ул бөтен Татарстанга берәү генә түгел һәм кемнәрдәндер качып та ятмый. Ул бары тик үзен белә башлаганнан бирле исемен генә ошатмаган икән.

Биредә яшәүче Мәликә Садыйкова ­үзенең элеккеге исемен телгә алырга да базмый. Нәкъ өч ел элек кенә ул Сәкинә исемен – Мәликәгә алмаштырган.

– Мин татар мәктәбендә укыдым. Татар балалары арасында булгач, гел Сәкинә дип йөрттеләр. Класстагы малайлар мине Сәкинә әби диеп йөртмәсәләр, бәлки, исемемне алыштырмаган да булыр идем. Ләкин башлангыч сыйныфтан ук шулай көлеп килгәч, түземлегем калмады, – дип сөйли Мәликә. – Мәктәптән кайтышка елый идем. Әти-әнине дә «нигә миңа әби исеме куштыгыз» дип сүккән чакларым булды.

Юристлар фикеренчә, исем алыштырганда авырлыклар тумый, аның өчен бары тик исем алыштырырга телим дигән гариза язып, ниндидер кәгазьләр генә тутырырга кирәк. Ләкин ата-ана сайлаган һәм мулла тарафыннан кушылган исем кәгазьгә язылган яңа исем белән «чутлаша» алмас шул.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

КФУ студенты

Комментарии