ХӘЗРӘТ ТҮГЕЛ, ХӘСРӘТ БУ!

Инде күптәнге газета кулыма төште дә, Түбән Кама шәһәреннән Энҗе Зиатдинованың «Мулла шундый буламы?» (11 май, 2011 ел) дигән мәкаләсен укыгач, соңгарак калып булса да, җавап язарга булдым. Автор әтисен соңгы юлга озатуда Шәрләмә авылы мулласы кылган гамәлләре турында язып чыккан иде. Мулла мәрхүмне озатканда аңа төрле ялалар яга, туфрак белән күмәр алдыннан пычрак белән күмә, хәтта, мәетнең йөзен ачтырып күрсәтмәс өчен, тавыш чыгара. Шәһәрдә яшәп, җәсәде авылга алып кайтып күмелгән мәрхүм белән авылдашларының, дус-ишләренең, туганнарының мәрхүмнең йөзенә карап, бәхилләшәселәре килгәндер. Мин, шәригать кануннары белән яхшы ук таныш кеше буларак, мондый гамәлне тыйган аятьне, хәдисне очратканым юк. Әмма мәет өстенә ятып, кычкырып елауны, мәет өстенә күз яшьләрен түгүне пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм тыйган. Муллага бары тик шуларны гына кисәтеп кую кирәк иде. «Әтиебезне Аллаһка ышанмаучы коммунист, кяфер, алдакчы дип яманлады да, аннары безгә – балаларына күчте», дип яза автор. Мәетнең исән чагында нинди булганлыгын мулла түгел, бәлки халык әйтергә тиеш. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм: «Әгәр сез шушы кеше яхшы иде дип, аңа раслама бирсәгез, аңа – җәннәт. Әгәр начар иде дип раслама бирәсез икән, аңа тәмуг тиеш булыр. Сез Аллаһы Тәгаләнең җирдәге шаһитлары», дигән. («1001 хәдис», 765.) Монда мулла катгый сөннәтне үтәмәгән, халыктан сорамаган. Рәсүлебез берәр эш хакында хөкем чыгарган булса, аны кабул итмәскә мөэминнең хакы юк, чөнки Аллаһы Тәгалә үзенең өйрәтмәләрен кешеләргә аңлатуны рәсүлебезгә тапшырган. Бу очракта мулла үзенең начар фикерләрен әйтеп, мәрхүмнең рухын рәнҗеткән, олы гөнаһлы булган. «Кыямәт көнне сигез кеше Аллаһ Тәгаләдән ерак булыр. Алар: нахакка яла ягучылар, гаепсезләрне каралтып күрсәтүчеләр… Аллаһ аларның үзләрен пычракка батырыр» («1001 хәдис, 370). Коммунист булган өчен генә кешене кяфер дип әйтү – үзе кяферлек. Кем иманлы, кем имансыз – анысын Аллаһ билгеләр. Андый сүзләр сөйләү муллага түгел, пәйгамбәрләргә дә рөхсәт ителмәгән.

Узган елда Әхәт Хаҗипов «Акчаны беренче планга куймагыз» дигән мәкаләсендә коммунистларны хурлап, шома кешеләр дип язды. Мин, 33 ел партия әгъзасы, шуның 18 елын сәркәтип булып эшләгән кеше буларак, шуны әйтә алам: партиягә намуслы, гадел, үз эшендә җаваплылык тойган алдынгыларны алдылар. Кызганыч, шундыйлар арасында сатлыкҗан Горбачев, сәрхуш Ельциннар булып, үзләренең мәкерле планнарын тормышка ашырдылар. Партияне бетереп, илне талатып, таратып, халыкны ярык тагарак алдында калдырдылар.

Энҗе ханымның «Мулла шундый буламы?» дигән соравына җавабым: юк, мулла андый булмый. Имамны җәмәгать сайлый. Ул дини белемле, тыныч, сабыр, гадел, пакьлеккә омтылучан, үзен тыя белүчән, намуслы, Аллаһны танып, аңа гыйбадәт кылучы булырга тиеш. Шушы сыйфатларга ия булмаган имамнардан, хәзрәтләрдән динебезгә дә, халыкка да файда юк. Мондый дин әһелләре хәзрәт түгел, хәсрәттер. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм әйткән: «Диннең афәте өч: бозык фәкыйһ (шәригать белгече), рәхимсез имам һәм надан мөҗтәһид (дин эшендә тырышлык күрсәтүче)» («1001 хәдис», 1).

«Җирләгәннән соң, җеназага җыелган халыктан полиэтилен капчык сорап, аны кабер өстенә куйды да, таратылган сәдака акчасын җыеп алды», диелә мәкаләдә. Монда икенче тапкыр кяферлек кылынган. Мулланың болай эшләргә бернинди хакы юк. Сәдака мулла ризалыгы өчен түгел, Хак Тәгалә ризалыгы өчен бирелә. Мулла рәнҗетелгәннәрдән, шулай ук авыл халкыннан гафу үтенергә тиеш. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм: «Үлгәннәрне хурламагыз», дигән («1001 хәдис», 952). Бу хәдисне барыбыз да истә тотыйк. «Мөэмингә начарлык (күңелсезлек) китергән һәрнәрсә – бәхетсезлек» («1001 хәдис», 622.) икәнен белеп яшик. Бу Шәрләмә авылы мулласы өчен генә түгел, бәлки барыбыз өчен дә пәйгамбәребезнең васыяте. Барыгызга да изге теләкләр, олы хөрмәт белән,

Хәйдәр ГАЛӘВИЕВ.

Әтнә районы, Кече Әтнә авылы мәчете имамы.

Комментарии