Биология һәм Ислам

Биология һәм Ислам

– тереклекне өйрәнү фәне. Бу сүз безгә грек теленнән килеп кергән: биос – тереклек,логос – өйрәнү. Димәк, биология – җир йөзендәге тереклекнең яшәешен өйрәнү фәне була.

Ислам – гарәп телендә үзеңне Аллаһыга тапшыру, буйсыну дигән сүз. Димәк, Ислам – Аллаһының кушканнарын үтәп, Аның кануннарына буйсынып тереклек итүне, яшәүне аңлата.

Акылыбызны эшкә җигеп, күңел күзе белән карасак, биология белән ислам сүзләренең мәгънәләрендә эзлекле тәңгәллек күрәбез. Ислам Аллаһы Тәгалә кушканча тереклек итүне аңлатса, биология шул тереклекне өйрәнүне күз алдында тота. Димәк, биологиянең Аллаһының бар нәрсәне юктан бар итүен, шул исәптән безне – кешеләрне җир йөзендә табигатьне тулыландыручы бердәнбер акыл ияләре итеп яралтуын, кеше белән башка тереклек, табигать арасында булган бәйләнешне, гомумән, дөньядагы яшәешне өйрәнүче фән булырга тиешлеге ачык аңлашыла.

Кызганычка, бүген мәктәп балалары өчен чыгарылган биология дәреслекләренә күз салсак, анда чагылыш тапкан темалар, биология фәненең асылына каршы килә. Ул темаларны балаларга укытып, аңнарына ялган фикер сеңдереп, аларны чынбарлыктан читләштерәбез. Нәтиҗәдә, җир йөзендәге тереклек, аның яралуы хакында, кешенең ни өчен дөньяга килүе турында ялган мәгълүмат биреп, аларны бәхетсезлеккә дучар итәбез.

Менә минем эш өстәлендә IХ сыйныф өчен рус телендә бастырылган «Биология, общие закономерности» исемле дәреслек ята. Авторлары: С.Г.Мамонтов, В.Б.Захаров һәм Н.И.Сонин («Дрофа», Москва-2004). Шушы дәреслекнең беренче бүлеге «Җирдә тереклек дөньясының эволюциясе» дип атала.

Эволюция латинчада җисемнең бер хәлдән икенчегә үзгәрүе, табигатьнең камилләшү хәрәкәте, дигән мәгънәне аңлата. Дәреслекнең 10нчы битендә: «Җирдә булган күптөрле тере организмнарның барысы да эволюция нәтиҗәсе булып тора» (Р.Х. тәрҗемәсе) дигән җөмлә бар. Менә бу җөмләдәге фикер, биология сүзенең асыл мәгънәсенә каршы килә. Ул һич кенә дә җирдәге тереклек кануннарын өйрәнүгә өндәми, ә Дарвинның әлегәчә исбатланмаган, алдынгы фикерле галимнәр тарафыннан кире кагылган фаразын, ялган фәлсәфәсен алга сөрә. Бу фәлсәфә, кешенең дөньяга ни өчен килүен яшерә, аның нигезендә «материя беренчел, акыл икенчел» дигән уйдырма ята.

Хөрмәтле укучылар! Уйлап карагыз, әгәр эволюция теориясе раслаганча, җансыз матдәдән тере күзәнәк барлыкка килсә, ул җансыз матдәдә: «Мин җанлы күзәнәккә әйләним әле»,дигән уй туарга тиеш бит, чөнки әлеге күзәнәкнең яралтучысы булмаса, бу турыда ул үзе кайгыртырга тиеш, ә моның өчен акыл кирәк. Ә бу очракта акылның беренчел булуы раслана, димәк, эволюция теориясенең уйдырма икәнлеге исбатлана.

Ә бит үзе дә үз теориясенең дөреслегенә шикләнеп караган. «Төрләрнең килеп чыгышы» исемле китабында ул: «Әгәр минем теория дөрес булса, һичшиксез, күчеш чоры кичерүче формалар очрарга тиеш. Аларның булганлыгын бары тик казылма табылдык калдыклар гына исбат итә алачак, – дип яза һәм гаҗәпләнеп: – Әгәр чыннан да даими камилләшү нәтиҗәсендә бер төр икенче төрдән килеп чыкса, ни өчен без хисапсыз күп күчеш формалары белән очрашмыйбыз? Ни өчен табигатьтә һәрнәрсә үз урынында, ә хаотик хәлдә түгел?» – дип, үз теориясенең нигезсез икәнен үзе дә аңлый. Әмма, шулай булуга карамастан, әле хәзер дә «Эволюция теориясе»дигән ялган фәлсәфәне безнең балаларга чынбарлык итеп күрсәтү дәвам итә.

Геология өлкәсендәге галимнәр иң борынгы катламнарда (ул «кембрий катламы» дип атала һәм 520-530 миллион ел элек барлыкка килгән) әкәм-төкәм, суалчан, диңгез йолдызы, кысла, бөҗәк калдыклары һәм башкаларны табалар, аларның бер үк вакытта барлыкка килүен һәм алар белән бүгенге туганнары арасында аерма булмавын ачыклыйлар. Шушы ачыштан соң эволюция теориясе тарафдары биолог Дуглас Футуйма болай ди: «Әгәр тереклек җитлеккән һәм камил рәвештә берьюлы барлыкка килгән булса, аларны барлыкка китерүче Акыл булырга тиеш».

Әйе, хөрмәтле укучылар, дөньядагы барча тереклекне, шулай ук без – киребеткән кешеләрне дә Акыл яралткан, без Аны Аллаһы Тәгалә, дибез. Безне яралтып кына калмыйча, безгә яшәү шартлары да тудыручы, ризыкландыручы да – Ул. Алай гына да түгел, Хак Тәгалә җир-күкләрне, кешене, фәрештәләрне һәм җеннәрне нәрсәдән яралтуы хакында хәбәр биргән, ничек итеп матур тормыш корып яшәргә күрсәтмә җибәреп, Коръәнне дә бүләк иткән. Бу хакта Ул безгә менә нәрсә ди: «Аллаһы сезгә Җирне түшәк кылды, өстегезгә Күкне гөмбәз итеп бина кылды, яңгыр яудырып, сезгә ризык булсын өчен, төрле җимешләр, игеннәр үстерде. Аллаһыга тиңдәш эзләмәгез!» (2:22) Аллаһы Тәгалә кешенең ничек барлыкка килүе хакында хәбәр биреп әйтә: «Аллаһы беренче атагыз Адәмне балчыктан яралтты, соңыннан һәрберегезгә гомер билгеләде, һәрберегезгә билгеләнгән әҗәл Аның хозурында» (6:2).

Дарвинның эволюция теориясе безне «Кеше маймылдан барлыкка килгән» дигән уйдырма фәлсәфә белән алдаса, шул ук Дарвинны да дөньяга яралтучы Аллаһы Тәгалә болай ди: «Әйт: «Сөйлимме сезгә, кемгә Аллаһының җәзасы бик каты булачагын? Аллаһы аларны ләгънәт кылды һәм нәфрәтләнде, аларның кайберләрен маймылга, кайберләрен дуңгызга әверелдерде. Алар Тагут исемле потка табынучылар. Алар туры юлдан адашучылар, аларга тәмугның иң әшәкесе» (5:60). Шушы аятьтән аңлашыла ки, кеше маймылдан түгел, ә маймыл кешедән яралтылган. Бу аятьтә, Гайсә (г.с.) пәйгамбәрне тыңламаганнары өчен, Аллаһы яһүдләрне шулай җәзага тартуы турында бәян итә.

Мөхтәрәм укытучылар, хөрмәтле укучылар! Шушы мәкаләдән нәтиҗә ясап, биология фәнен укытканда һәм укыганда, тереклекнең яралтылуы, табигатьнең кешеләр белән булган бәйләнеше хакында килеп туган сорауларга җавап эзләгәндә, эволюция теориясенә түгел, ә Коръәнгә мөрәҗәгать итүегезне телим.

Рәсим ХӘБИБУЛЛА.

Комментарии