Мөфти сайлаулар кирәкме?

“БГ”да “Татарстан мөфтие февральдә сайланачак” (30 декабрь, 2009 ел) дигән язманы укыгач, аптырашта калдым. мөхтәсибеннән дә шул ук хәбәрне алдым. Бәлки, аңлап бетермимдер. Нинди сайлау була соң? Бер кандидат кына бит – Госман хәзрәт. Ни өчен акча сарыф итеп, болай мәшәкатьләнергә?

Хөрмәтле дин әһелләре, әллә акчаны кая куярга белмисезме? Кирәкмәгәнгә туздырганнары өчен җитәкчеләрне сүгәсез, ә үзегез шул ук гөнаһны эшлисез. Я, ярый, җитәкчеләр шәригатьне белми. Ә сез белә торып гөнаһ кыласыз. Акчагыз күп икән, безнең мәхәлләгә җибәрегез. Исәбебез – урынына яңа мәчет салдыру. Хөкүмәт исә мәчеттә газ яккан өчен, үкертеп акча талый. Безгә юлласагыз, саваплырак булыр.

Нигә бер генә кандидат – Госман хәзрәт кенә? Инде сәбәбен языйм. Мин, имам буларак, ике сайлауда катнаштым. Икесендә дә кәмит булды. 2002 елда өч кандидат иде: Камил, Харис, Госман хәзрәтләр. Җәлил хәзрәт тырышлыгы белән Госман хәзрәт булды. Ә 2006 елда алар саны икегә калды: Госман хәзрәт һәм аның җизнәсе. Билгеле, кабат Җәлил хәзрәт тырышлыгы белән Госман хәзрәт булды. Ачык тавыш белән әвеш-тәвеш китерелде. Ә бит һәр сайлау ябык тавыш белән булырга тиеш. Менә шуның өчен дә диннең башка әһелләре үз кандидатларын куймаган.

Без имамнарга кем булса да барыбер. Ләкин гадел булырга тиеш. Безгә иманлылар да, иманы зәгыйфьләр дә, имансызлары да, миһербансызлары да карап үрнәк ала. Әгәр дә үз урыныңда икән, нигә альтернативадан куркасың, шулай бит?

Коммунистларны сүгәбез, үзебез алардан үрнәк алабыз. Уставны үзебезгә яраклаштырабыз. Я Аллам, ахыры хәерле булсын.

Шунысын да өстим әле: мондый хәлләр иманы зәгыйфьләргә һәм имансызларга гыйбадәт кылмаска бер дәлил, сәбәп булып тора.

Галимҗан хәзрәт КОРБАНГАЛИ ЗАКИРОВ.

Питрәч районы, Ленино-Кокушкино авылы.

Авылдашлар ишетмәсме

Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылының Самат мәчете картлары исеменнән газетага хат язарга булдык. Бәлки, авылдашлар шуны укып, бераз ярдәм итмәсләрме дигән өметтә калабыз.

Авылыбыздагы зират яннары ишелгән, анда маллар кереп таптап йөри. Шуның тирә-ягын тотып алырга мөмкинлегебез юк. Бер җирдән дә ярдәм тими. Утка, газга сәдака акчасын җыеп түлибез.

Монда әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез, туганнарыбыз күмелгән. Үзебез дә бу җиргә мәңгегә дип килмәгән. Барыбызга да шунда барасы. Тирә-ягын тотарга ярдәм итсәгез иде, кадерле авылдашлар! Елына бер тапкыр булса да кайтып, туганнарыгыз каберлекләрен чистартып китсәгез иде. Зират өсте урман шикелле. Рәшәткә өстенә агач-куаклар ава. Мәрхүмнәрнең күбесенең 4-5әр баласы бар, ә кабер чүп астында ята. Ярый әле Фәһим исемле яшь килде. Мәчеткә йөрүче (арада яшьләр дә бар) каберлекләргә барып кайткалыйбыз. Фәһим үзе дә бик тырыш: кирәкмәгәннәрне пычкы белән кисә. Безгә булышканы өчен, Аллаһы Тәгалә үзен исәнлектән аермасын.

Фатыйх ФӘТКУЛЛИН.

Чүпрәле районы, Иске Кәкерле авылы.

Кайтаваз

Тәрбия дингә бәйләнгәнме?

“БГ”да Әлфирә Галиеваның “Динсез – кыйбласыз дигән сүз” (15 апрель, 2009) язмасын укыгач, кулга каләм алырга булдым. Сүземне башлап җибәргәнче үк гафу үтенеп куям: сез күтәргән сорауларны күп кешедән ишетеп беләбез. Шуңа күрә, әйдәгез, бергәләп җавап эзләп карыйк.

“Бүген күңелләрдә хаос. Бүген кыйбла эзләгән көн. Күбебез барлык кыйммәтләрне сытып-таптап, алга чыккан көн. Ялгышлар көне… Җаннар бәргәләнә, кылган гамәлләребез бернинди кысага да сыймый”, – дигән фикер бар мәкаләдә. Бу сүзләрдә хаклык бар, ләкин күпчелек өчен түгел. Үз хезмәте белән гомер итүчеләр моннан 10 ел элек ничек яшәгән булса, бүген дә шулай алга бара. Күршеләрем төзелештә эшли, шабашкага йөри. Габдерәшит исемле танышым кыш буе трактор, комбайн ремонтлап чыкты. Язгы чәчү үткәрде. Әлфия, Галия, Мөслимә, Нурания фермада 15-20 ел тыныч кына сыер савып йөриләр. Бакча артындагы бер күршем көне-төне чаба, әллә ни баеганы да күренми. Үзем шулай ук гомер буе авыл хуҗалыгында эшләп йөрим. Яшәү – закон кысаларында көрәш. Талантлы, тырыш, шома кешеләргә ул җиңел генә бирелә. Кайберәүләр тырыш булса да, тормышны авыррак алып бара. Бу очракта синнән түбәндәгеләргә карап тынычланырга, өстәгеләрдән үрнәк алырга, киңәш сорар кирәк.

Инде мәкаләдә әйтелгән дога кылмаучы, көчләре ташып торып ни кылырга белми йөрүче, яшәү мәгънәсен таба алмаучы буын – яшьләргә килсәк, алар өчен без, олылар, җаваплы. Алар безнең балалар, оныклар, оныкчыклар. Без нинди – алар шундый. Нәрсә бирсәк, шуны кабул итеп алачаклар.

Уйлавымча, баланы тәрбияләү күкрәк сөтен имезүдән башлана. Һәм гадел юл белән хезмәт итеп табылган ризык белән тукланудан тора. Тәрбиядә төп рольне үти: алма агачыннан ерак төшми. Ни чәчсәң, шуны урырсың, дигән мәкальләр дә күп очракта тормышта туры килә. Бала ата-анасы яшәү рәвешен күреп, отып, сеңдереп ала. Намус, гаделлек, тырышлык, ярдәмчел булу кебек сыйфатлар да әйләнә-тирә мохит белән чагыштырганда, ата-анадан балага күбрәк сеңәдер.

Шулай да мәктәпнең дә роле зур булырга тиеш. Узган гасырның 60-70нче елларында тәрбия өлкәсендә мәктәп кылган гамәлләр әйтеп бетергесез нәтиҗәле һәм файдалы иде. Ул елларда балалар күп, әти-әниләр колхоз эшендә эшли. Бар хезмәт кул белән башкарыла. Гаиләдә балага әллә ни зур игътибар бирелми. Беренче урында – гаиләне туендыру һәм өс-баш мәсьәләсе тора. Уку белән тәртип, баланың җәмгыять өчен файдалы булып үсүе мәктәпләр кулына тапшырылган. Укытучылар балалар өенә килеп, дәрес хәзерләвен, кичен нәрсә белән шөгыльләнгәнен белеп тора. Кич клубларда дежур торалар. Әгәр укуга сәләтле бала начар билге алса, укытучы әти-әнисе янына “2”ле куелган дәфтәрен күтәреп үзе килә. Тәртип бозсаң, мәктәпкә әти-әниеңне чакырталар. Иртән “линейка” вакытында чыгарып, бөтен мәктәп алдында оялталар. Кайвакыт директор алдына чыгарып әрләү белән тәмамлана. Директор абыйның классташыма әйткән сүзләре әле дә колагымда ишетелә. “Нишләп тырышмыйсың инде син, Мифтахов? Ата-анаң ашата, киендерә, чиста итеп йөртә. Синнән бер генә әйбер сорала – көчле “3”ле һәм “4”легә укып, тәртип бозмау. Ә син шуңа да карамастан, башыңны юләргә салып, бернинди җаваплылык тоймыйча йөрисең. Әллә яхшы укучыларга җиңел дип беләсеңме? Укуың начар, тәртипсез, физкультура белән хезмәттән дә юк бит инде. Ни эшләтергә инде сине, Мифтахов?! Бу юлы әтиеңне чакыртып тормыйбыз. Сиңа төзәлергә бер атна вакыт бирәбез”, – ди.

Бу вакытта классыбыз белән тын да алырга куркып утырабыз. Чөнки Фәрит (исеме үзгәртелде) хәленә иртәгә синең калуың бар. Балалар бит, шаярасың да, тәнәфестә сугышып та аласың.

Мондый ысулның файдасы була иде. Чөнки укытучының, директорның тәрбиясе нигезендә гаделлек ята. Алар сине алдамый. Сүзләрендә тора. Бигрәк тә директорыбыз Габдулла абый, укытучы Зөфәр, Мингалим абыйлар, Бәнат, Роза, Галия апалар шундый иде.

Аларның гадел билге куйганын, тәртип бозсаң, чын күңелдән әрнегәнен классыбыз белән тоябыз. Әле хәзер 40 ел вакыт узгач та, шушы укытучылардан бала вакыттагы шуклык өчен күрешкәндә оялып китәсең. Мәктәп безгә шундый тәрбия бирде.

Ул еллардан соң күп су акты, ләкин мәктәптән җаваплылык төшәргә тиеш түгел. Безнең буын дини булмады, әмма дөньяви тәрбияне безгә әти-әни, мәктәп, хезмәт коллективлары яхшы бирде. Бүген дингә, зур вазифалар башкару дәрәҗәсенә җитү өчен, үзенә зур ярдәм һәм савыгу кирәк.

Инде төптәнрәк уйлап карасак, дөньяга гөнаһсыз туып яши башлаган балага ничек итеп дини тәрбия бирергә? Ахирәткә хәзерли башларгамы? Ул тәрбияне кем өйрәтергә тиеш? Аны бирә алырдай кешеләр, дин әһелләре күпме?

Безнең башка мәңге үзгәрмәс фикер кереп оялаган – җаваплылыктан качу. Илбашы илне рәтләсен, аз эшләгәнгә күп итеп түләсеннәр, арзан ипи үстереп ашатсыннар, яхшы, тәртипле хуҗалык, оешма җитәкчесе куйсыннар. Милиция хезмәткәрләре тәртип салсын, балаларның кыйбласын дин әһелләре эзләп тапсын.

Автор язмасында: “Бүген буыннар арасында бәйләнеш тулысынча юкка чыгып бара. Бабасы мулла булган егетләр кеше үтерә, әбисе намазлык өстеннән төшмәгән кыз балалар фахишә булдылар түгелме соң?! Нинди капма-каршылык! Үз гомерендә хәмер авыз итеп карамаган укымышлы абзыйның оныгы – хроник эчкече, наркоман. Әгәр олы буынның догасын, дога белән бирелә торган саф, чиста олы хисне кабул итеп алса, ул бүген шундый хәлдә идеме соң?” – дип яза. Әгәр дә автор фикере белән килешсәк, мондыйрак нәтиҗә килеп чыга. Бабай – чын мулла түгел, әби намазлык өстендә юкка утыра, укымышлы абзыйның андый оныгы булу ихтималы бар үзе. Минем Әлфирә һәм башка укытучыларга мондыйрак сорау бирәсем килә. Мәктәпләрдә гаделлек, ярдәмчеллек, тырышлык, укуны тиешенчә бәяләү, балаларның үз мөмкинлекләрен дөрес бәяләргә өйрәтү буенча нәрсәләр эшләнә? Дәресләрдә билге гадел куеламы? Тәмәке тартучылар, сүгенеп йөрүчеләр, дәрес барганда комачаулык итүчеләр белән нинди конкрет эш алып барыла? Әллә укытучылар ишетмәгәнгә-күрмәгәнгә сабышып йөриме? Гомумән, мәктәптә укытуның сыйфатына ни дәрәҗәдә игътибар бирелә? Кода-кодагыйлык, таныш-белешлек, сыйныф җитәкчеләренең балалар яки ата-аналары кулыннан кыйммәтле бүләкләр алу кебек күренешләр бармы? Булса, ни дәрәҗәдә? Класста үрнәк укучыларның кадере бармы?

Сезнеңчә, баланың теле “бисмилла” дип ачылмаса, аңа кыйбла табуы авыр булачак. Минемчә, балага 2-3 яшьлек вакыттан матурны ямьсездән, гаделлекне гаделсезлектән аера белергә һәм тормышта дөрес итеп кулланып яшәргә өйрәнү зарурдыр.

Дини гыйлем, дини тәрбия алу да бик саваплы һәм кирәкле гамәлдер.

Кайбер кешеләр дөньяви фәннәр үзләштерә, галим була. Ләкин алган белемнәре күп сорауларга җавап биреп бетерми. Һәм кеше яшәешнең югары баскычына күтәрелә. Югары аңны – бердәнбер бөеклек Аллаһы Тәгалә тарафыннан иңдергән “Коръән” китабын өйрәнә. Шулай итеп, иманын ныгыта, күңелен сафландыра. Мондый кеше инде беркайчан да абынмый, сөртенми, тормышта үрнәк була. Әйе, андый кешеләр дә бар. Аларның уйлаганы телендә, телендәгесе гамәлдә.

Шушындый кешеләргә ияреп яшәгәндә генә, җәмгыятьне савыктырып була. Шул вакытта буыннар арасындагы бәйләнеш тә дәвам итәр, тискәре күренешләргә дә урын калмас. Балаларыбызга да кыйбла табу җиңеләер. Барысы да Аллаһы Тәгалә ярдәме белән үз кулыбызда.

Әхәт ХАҖИПОВ.

Балык Бистәсе районы.

Комментарии