- 24.01.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №3 (20 гыйнвар)
- Рубрика: Иманга юл
Татарстанда күп төрле милләт әһелләре иңне-иңгә куеп, кайгыда да, шатлыкта да бердәм һәм дус булып тормыш коралар. Бу бер дә гаҗәп түгел, чөнки гасырлар буена килгән күп санлы милләтләр арасындагы дуслык мөнәсәбәте инде ул безнең канга сеңгән дисәм дә ялгыш булмас. Без бер-беребезгә охшаш булсак та, һәрбер милләтнең үз теле, үз дине, үз гореф-гадәтләре бар дип әйтәсем килә.
Соңгы елларда яшьләребез арасында катнаш никахлар күбәеп китте дип әйтү бик үк дөрес тә булмас, шулай да очрап тора. Нәрсә соң ул катнаш никах? Белгәнемчә, катнаш никах ул – ике милләт, ике дин вәкиленең парлашып, гаилә корып яшәве.
Совет чорында катнаш никахлар бермә-бер артыграк иде, чөнки дәүләт тарафыннан динне, гореф-гадәтләрне бетерү максатыннан нинди генә чаралар күрелмәде. Шуның нәтиҗәсе буларак, совет яшьләре өйләнгәндә, кияүгә чыкканда, парының нинди милләттән икәненә бик игътибар бирмәделәр.
Кайбер яшь-җилкенчәкләр бәлки әйтер, ә кайда гашыйк булу, кайда көчле мәхәббәт хисләре? Әйе, бик матур, бик тә романтик төшенчәләр. Тик яшьләр һәм аларның әти-әниләре шуны онытмасыннар иде. Катнаш никах булганда, яшь парларның мәхәббәте кавышуның беренче көненнән үк әкренләп сүнү ягына юнәлә.
Күз алдына китерик әле, берсе – урыс, икенчесе татар милләтеннән булган яшь парлар кавышты ди. Кавышуның беренче көненнән үк каршылык туа – мулла чакырып никах укытыргамы яки чиркәүгә барыргамы? Ярар, ЗАГСта гына язылышып, тормыш кора башладылар, ди. Бала туа – исем куярга кирәк. Бер як: «Иван була!» – ди, икенче якка Мостафа кирәк! Тарткалаша торгач, берәр интернационал исем куялар. Алга таба мондый гаиләдә татар мохите үзеннән-үзе югала. Кияү яки килен урыс милләтеннән булганда, телисеңме-теләмисеңме, гаиләдә татарча сөйләшү туктала, чөнки урыс милләтеннән булган кияү яки килен татарча сөйләшә белми, белергә дә теләми, гаилә урыс теленә күчәргә мәҗбүр. Кагыйдә буларак, балаларның теле урыс телендә ачыла һәм алар татар телен кирәк дип тә санамый. Иманым камил, мондый балалар беркайчан дә татар милләте вәкилләре булмаячаклар, димәк, катнаш никах безнең милләтебезнең үсешенә киртә булып та тора әле.
Христианнар белән мөселманнар кушылып төзелгән никах, күргәнебезчә, озын гомерле булмый. Яшьлек үзен сиздермичә генә үтә дә китә. Гомер үткән саен, адәм баласы үзенең киләчәге, шул исәптән бакыйлыкка күчәчәге турында уйлана башлый. Гыйбадәт кылып, булган гөнаһлардан арыну теләге туа. Тагын шул ук каршылык – кем кая – мәчеткәме яки чиркәүгәме йөрисен хәл итә алмый аптырый. Икесе ике төрле гыйбадәтханәгә йөргәч, ике төрле фикер туа, әкренләп бу бәхәскә, алга таба тавыш-гаугага китерә. Шуңа күрә, олыгайгач аерылышучылар арасында катнаш никахлы гаиләләр күбрәк очрый.
Күп төрле күзәтүләрдән соң мин шундый нәтиҗәгә килдем. Катнаш никахның булуы яки булмавы тулаем әти-әнидән тора, сабыйның үзаңын формалаштыруда җаваплылык тик аларга йөкләнә. Балаларында динебезгә, телебезгә, гореф-гадәтләребезгә, милләтебезгә карата мәхәббәт тәрбияләү – ата-ананың төп бурычы. Әгәр катнаш никахның нәрсә икәнлеген, аның тискәре якларын балаларга сабый чакларыннан ук «тукып» торсаң, мондый күренешләр гаиләне читләтеп үтә.
Менә тормыштан бер мисал китерәм. Унике яшьлек оныгым күрше фатирда яшәүче Руслан белән еш кына бергә утырып дәрес әзерли. Мин шаяртып сораган булам: «Кызым, сез Руслан белән гел бергә буласыз, әллә аны яратасың инде»? Җавап: «Син нәрсә, бабай, ул бит урыс милләтеннән!» Күрәм, оныгыбыз дөрес тәрбия ала.
Беркемгә дә сер түгел, бүгенге көндә диннәр, милли гореф-гадәтләр халыклар арасында киң таралды, онытылганнары яңадан кайтарылды. Иншә Аллаһ, дәүләтебез бу юнәлештә бернинди дә каршылык күрсәтми.
Язганнарымны йомгаклап, яшьләргә шуны әйтәсем килә: гаилә корыр алдыннан, яңа тормыш юлына аяк басканчы, тагын бер кат уйланыгыз, әти-әниләрегез, туганнарыгыз, дус-ишләрегез сүзләренә колак салыгыз, башка милләт вәкилләрен һәрдаим хөрмәт итегез, дус-тату яшәгез, ләкин алар белән туганлашырга ашыкмагыз, соңыннан үкенерлек булмасын.
Әгәр без татар булып туганбыз икән, гомергә чын татар булып калыйк, гаиләләребезнең милли сафлыгын саклыйк. Ә болар барысы да үзебездән тора.
Мәснәви ХАДИУЛЛИН.
Түбән Кама шәһәре.

Комментарии