Дога барысын да уза

Мөселманнар изге көн – Корбан бәйрәмен билгеләп үтте. Шушы хөрмәткә безнең колхоз рәисе Фиркать Вахитов 400 кг лы үгезне корбан чалды. Ике авыл – Юртыш һәм Шәмдәл халкын бергә җыеп, корбан ашы уздырды. Анда 82 кеше җыелдык. Татар әби-апалары бар да ак яулыктан. Карап торырга бик күркәм. Догалар укып, хәер өләшеп, рәхмәт әйтеп канәгать калдылар. Җыелган акча да, калган тәм-том да мәктәп укучыларына булды. Ат алсаң уза, тун алсаң туза, диләр бит. Ә дога барысын да уза. Калган ит колхозда эшләп чыккан пенсионерларга өләшенде. Зур рәхмәт аңа!

Фиркать Вахитов 11 ел элек, япь-яшь килеш колхозны үз кулына алды. Бүгенгә хәтле әйбәт кенә эшләп килә. Бар җир сөрелә, чәчелә, хайваннар саны да кимемәде. Бөтен җирдә колхозлар таркалган вакытта, безнеке бар көченә эшли.

Заманалар бик авыр бит. Ит-сөтне куяр урын юк. Бик арзанга җыялар. Бушка алалар дисәк тә була. Буш белән колхозны тотып тору җиңел димәс идем.

Бүген колхозыбызда эш бар. Бу ашы да бар дигән сүз. Акчасын бераз гына соңарып булса да бирәләр.

Ике авылда да мәчет бар. Яшьләр өчен клуб гөрләп эшли. Нәниләр өчен 26 урынлы бакча бар. Укыйсың килсә, китапханәгә рәхим ит! Дару кирәк икән, аптекасы да шунда ук. Авылларга газ-су кергән, ике авылда да асфальт юл, автобус йөрер өчен күпере эшләнеп ята. Ходайга шөкер. Борчу-хәсрәтсез исәнлек белән яшәргә дә яшәргә.

Әлфия МӨХӘММӘДЪЯРОВА.

районы, Юртыш авылы.

Коръән йолдызлар хакында…

Һәркем балачакта күктәге йолдызлар күплегенә һәм төрлелегенә гаҗәпләнми калмый торгандыр. Шуларга карап фантазиясен эшкә җигеп, күңеле белән булса да йолдызлар арасында сәяхәт кылмаган яшүсмер юктыр, мөгаен. Мәктәп укучылары чыгарылыш елында йолдызлар серен ача торган астрономия фәне белән таныша.

Астрономия – ике грек сүзеннән төзелгән; астрон – йолдыз һәм номос – канун. Димәк, астрономия йолдызларның, гомумән, күк җисемнәренең бер-берсенә бәйлелеген, кануннарын өйрәнүче фән була. Галимнәр телендә әйтсәк, астрономия күк җисемнәре хәрәкәтен, табигатен, яратылышын һәм үсешен өйрәнә.

Бер астрономия дәреслегенә күз салыйк. “Күк җисемнәре даими хәрәкәт итә, үзгәрә һәм үсә”, – диелгән анда. Бу турыда Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай ди:

“Сезнең файдагызга төнне һәм көнне, Кояшны, Айны һәм йолдызларны яралтты. Алар Аллаһы әмере белән хәрәкәт итә. Бу эштә фикер йөртә белүчеләр өчен тирән сабаклар бар”. Аллаһы Тәгалә күк җисемнәренә бер канунга буйсынырга әмер биргән, ә фикер йөртә белгән гыйлемле кешеләргә шуларны ачып өйрәнергә куша. Астрономия фәне шул кануннарны ачу өстендә эшли дә инде. Тагын бер-ике аятьне карыйк. “Төгәл тәртип белән үз юлларында даими хәрәкәт итүче Кояш һәм Айны файдалы кылды. Төнне һәм көнне сезгә уңайлы итте”. “Аллаһы төн һәм көнне, Кояш белән Айны барлыкка китерде. Алар күк гөмбәзендә йөзеп йөрергә тәртип ителде”. Бу ике аятьтә дә Аллаһы Тәгалә безгә Кояш белән Айның тәртип белән үз юлларында (орбиталарында) хәрәкәт итүләре хакында хәбәр бирә.

Без беләбез, бары тик 1540 елда гына астроном Николай Коперник күк җисемнәре хәрәкәт итүен, Җирнең Кояш тирәли әйләнүен ача. Әмма бу дөнья җәмәгатьчелегендә хуплау тапмый. Киресенчә, аның ачышын дәвам иткән өчен, Джордано Бруноны 1600 елда чиркәү әһелләре яндыра. Хәтта 1633 елда Галилео Галилейне чиркәү әһелләре хөкемгә тартып, үзенең “Җир Кояш тирәли хәрәкәт итә” дигән фикереннән баш тартырга мәҗбүр итәләр.

Безгә гомер буе “ фәнгә каршы килә”, дип лаф ордылар. Чынлыкта исә барысы да киресенчә. 1400 ел элек иңдерелгән Коръән кешеләрне белем алырга чакыра, күк җисемнәре хакында да хәбәр бирә. Ә чиркәү әһелләре 1481 елдан 1801 елга чаклы 40 мең кешене инквизициягә биреп, шуларның 32 меңен тереләй яндырган.

Шул ук дәреслектә: “Планеталар, йолдызлар һәм галактикаларның үз тарихы бар, кайберләре миллиард ел белән исәпләнә”. Аллаһы Тәгалә болай бәян итә: “Аллаһы алты көн эчендә күкне һәм Җирне яралтты. Аннан соң Гарешкә Үз хакимлеген урнаштырды. Ул төнне көн белән каплап, аларны даими алыштырып тора. Кояш, Ай һәм йолдызларны Үз боерыгына буйсындырып яралтучы – Аллаһыдыр…”

Бу аятьтәге “алты көн” турында дөрес аңларга кирәк. Чөнки “алты көн” безнең көннәр белән хисап ителми. Вакыт ул – чагыштырмача төшенчә. Вакыт ул – хәрәкәт. Димәк, вакыт белән янәшә хәрәкәт итә алсак, безнең өчен вакыт туктар иде. Әйтик, ике йөк машинасы янәшә бер юнәлештә һәм бер үк тизлек белән барса, алар бер-берсенә карата туктап калган кебек була һәм бер машинаның йөген икенчесенә – туктап торганына йөк төягән кебек күчереп була. Нәкъ шушы мисалдагы кебек вакыт белән янәшә барырга мөмкин. Моның өчен безгә яктылык тизлеге, ягъни 300000 км/сек тизлек белән хәрәкәт итәргә кирәк. Вакытның чагыштырмача булуы хакында Аллаһы Тәгалә: “Фәрештәләр дә, Рух та Аллаһы билгеләгән урынга, 50 мең елга тигез бер көндә менәр”. Димәк, Аллаһы Тәгаләнең “алты көн” диюе, безнең Җир хисабы белән 300000 елга дигәнне аңлата.

Шул дәреслектәге тагын бер җөмләне карыйк әле. “Планеталарның Кояштан төшкән яктылыктан ялтыравын сез беләсез. Алардан аермалы буларак, Кояш – үзе яктылык бирүче күк җисеме”. Коръәндә дә шушы мәгънәгә ия булган аять бар: “Аллаһы күктә йолдызлар хасил итте һәм аларга урын билгеләде, анда яктыртучы Кояшны һәм ялтыраучы Айны барлыкка китерде”.

Дәреслекнең 11нче битендә: “Борын заманнарда ук кешеләр ерак сәфәрләрдә төнлә йолдызларга, көндез Кояшка карап сәяхәт иткән”, – диелә. Коръән безгә бу турыда: “Юлларда адашмый йөрергә төрле галәмәтләр һәм йолдызлар хасил кылдык”, – ди.

Күргәнегезчә, Коръән аятьләре аша Аллаһы Тәгалә кешене белем алырга чакыра икән. Нинди генә фән өлкәсендә галимнәр ачыш ясамасын, алар хакында моннан 1400 ел элек иңдерелгән Коръәндә мәгълүматлар бар. Шулай булгач, Ислам дине белән фәнне бергә үреп фикерләргә һәм яшәргә өйрәнергә тиешбез. Чөнки Аллаһы безне Коръәннең башыннан алып ахырына чаклы белем тупларга, фикер йөртергә, акылны эшләтергә чакыра. Шул белемне алыр өчен төрле фәннәргә бәйле мәгълүматлар бирә.

Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА

Тамгага таккан чук

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән матур, кояшлы көннәр торды. Әмма шул ук вакытта урамнарыбыз ярымшәрә хатын-кызлар белән тулды. Җәлил хәзрәт: “Гүзәл затларыбызның киемнәре җәй көне сарыкка тамгага таккан чук кадәр генә кала”, – дип яза. Нишләргә? Шулай йөрсеннәрме, әллә аларны тыяргамы, әрләргәме? Бу ике эшнең берсе дә дөрес булмас иде. Әгәр без: “Аны кимә, моны ашама, тегендә барма”, – дип әйтә башласак, кеше бу диндә берни эшләргә дә ярамый икән дип, диннән дә, үзеңнән дә читләшәчәк, ә файдасы булмас. Кеше моны үзе теләп эшләсен өчен, ипләп кенә, әйбәтләп аңлатырга кирәк. Аңа үзең әйткән кебек түгел, ә Аллаһы сүзләрен, пәйгамбәребез Мөхәммәд г.с.в. әйткәннәрне сөйләү мөһим.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә “Әгъраф” сүрәсе 26нчы аятьтә: “И адәм балалары! Без сезгә киемнәр яраттык, гаурәтләрегезне каплар өчен”, – дигән. Ир-атларның кендектән алып тезгә кадәрге урыны – гаурәт. Бүген алар арасында гәүдәнең ул өлешен капламыйча йөрүчеләр юк диярлек. Шуңа сүзебез ир-атлар түгел, ә хатын-кызлар турында бара.

“Нур” сүрәсенең 31нче аятендә хатын-кызларның кайсы җире кемнәр өчен гаурәт икәне бик яхшы аңлатылган. Аларның йөзеннән, беләзеккә кадәр кулларыннан һәм тубыкка кадәр тәпиләреннән кала чит ир-атлар өчен бөтен җирләре гаурәт санала. Ә яланбаш килеш, муеннарын капламыйча, кыска җиңле күлмәк белән, балтырларын ачып, әтисе, ире, иренең әтисе, хатын-кызлар, абыйсы, энесе, бертуган кардәшләренең уллары, балигъ булмаган ир-балалар, шулай ук олы яшьтәге бабайлар янында йөрсә гөнаһ булмас. Пәйгамбәребез вакытында шушы аять иңгәч, мөэминә хатын-кызларыбыз аны кайда ишетсәләр, шунда ук гаурәтләрен капларга ашыкты. Каядыр барган җирләрендә ишетсәләр: “Кая, миңа кием бирегез”, – дип, урамга чыкмый тордылар. Аларда менә нинди тәкъвалык булган. Һәм пәйгамбәребез Мөхәммәд г.с.в ахырзаман алдыннан мондый галәмәтләр булачагы турында кисәтеп калдыра. Хәдис: “Ике төркем халыкны мин күрмичә калдым. (Алар җәһәннәм әһелләредер). Беренче төркем кулларында камчылар (таяклар) булыр һәм алар шулар ярдәмендә кешеләрне кыйнар. Икенчесе – хатын-кызларның кайберләре, алар киенгән хәлдә киенмәгән шикелле булыр (йә кыска, йә үтә күренмәле, йә тәннәренә сыланып торган) һәм алар йөрешләре белән ирләрне кызыктырыр, чәчләре дөянең өркәченә охшаш булыр. Бу төркем кешеләр җәннәтнең хәтта исен дә сизмәс, аннан ерак булыр. Эссе дип киенмичә йөрүчеләр җәһәннәм эссесенә ничек чыдар? Алла сакласын”.

Киенмичә йөрү безгә бер дә файдага түгел. Әйтик, бозым, күз тиюләр капланмаган гаурәт аркылы үтеп керә. Һәм саклаучы фәрештәләр оялып, аны ташлап китәләр.

Төрле бозыклыклар арта барса, киләчәктә балаларны гадәти юл белән алып кайтудан мәхрүм калып, лабораторияләрдә пробиркаларда үстерү хәленә төшмәбезме?

Гаурәте капланмаган кешене күрсәк, шунда ук аннан күзебезне алырга тиешбез. Бу вакытта гөнаһ булмый. Ә каравыбызны дәвам итсәк – гөнаһ. Пәйгамбәр әйтүенчә, Аллаһы Тәгалә мөмкинлеге булып та гөнаһ эшләүчене туктатмаучыга бу дөньяда ук каты җәзасын бирә. Моны үзебез дә күреп торабыз. Шушы шәрә йөрү күп таралган Европа илләрендә моңарчы күрелмәгән кар-бураннар котыра. Кеше табигать бозылды, ди. Табигать түгел, кеше үзе бозылды. Әгәр Аллаһы Тәгалә тели икән, җәй көне дә кыш ясап куя ала. Шул вакытта кешеләр киенергә мәҗбүр булыр иде. Индонезиядә су буенда ярымшәрә кызынып ятучыларның күбесен су ташкыны һәлак итте, ә гөнаһсыз хайваннарга, мәчетләргә зыян тимәде. Менә нинди гыйбрәтле хәл! Безне дә янгын, җил-давыл, корылык һәм башка афәтләрдән Аллаһы Тәгалә берүк сакласын.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд г.с.в.: “Оялу ул – иманнан”, – диде. Димәк, оялмыйча гаурәт күрсәтеп йөрүчеләрне тулы иманлы дип әйтеп булмый. Аллаһы Тәгалә һәркемгә туры юлда булырга насыйп итсә иде.

Раил ШАКИРОВ.

районы, Яңа Сәрдек авылы.

Комментарии