«Аска карап гыйбрәт ал – иң бае булырсың»

«Аска карап гыйбрәт ал – иң бае булырсың»

Тегенеке яхшырак та, моныкы – кыйммәтрәк. Аның хатыны матуррак, моның ире шәбрәк. Кызганыч, тик бу сүзләрне еш ишетергә туры килә хәзер. Көнчелек һәр адәм затына да хас сыйфат. Ә бит үзенең хәдис-шәрифләрендә Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Ут утынны яндырган кебек көнчелек изге гамәлләрне юкка чыгара», – дигән. Моны аңлыйбызмы? Булганына шөкер итеп яши белү сәләтен ник юкка чыгардык? Көнләшүне бетереп буламы? Бу турыда Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән сөйләштек.

– Рөстәм хәзрәт, нигә бүген кешеләр шөкер итә белми?

– Кеше материалистка әйләнде. «Безгә тиеш, без үзебез таптык» дигән шигарьләргә нигезләнеп эш итәбез. Гади генә «рәхмәт» сүзенең дә асылын аңламыйбыз. Гомумән, бу сүзне кулланмыйбыз. Шөкер итү – Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтү дигән сүз. Без Аңа түгел, дус-туганга, ярдәм кулы сузганнарга да рәхмәт әйтмибез. Үзем булдырдым, үз көчем белән эшләдем, диләр. Әйе, шулайдыр. Тик... Әгәр дә Аллаһы Тәгалә күрер өчен – күз, ишетер өчен – колак, сөйләшер өчен – тел, эшләр өчен – кул, йөрер өчен – аяк бирмәгән булса, бу әле санап кителгән байлыкны, малны берничек тә таба алмас идек. Һәрнәрсәне бирүче дә, алучы да – Аллаһы Тәгалә. Менә кеше Аның турында оныта. Әгәр шул ук хезмәт хакы, пенсиянең хуҗасы эш бирүче яки дәүләт түгел, ә Аллаһы Тәгалә икәненә инансак, һәрбер нигъмәт өчен шөкер итүчеләр саны артыр иде.

– Ислам динендә көнчелек сыйфаты нинди урын били?

– Көнләшү – тыелган гамәл, Аллаһы тарафында олуг гөнаһлардан санала. Бу сыйфат Аллаһыдан ерагайган, имансыз, икейөзле, мөселманнарга хас. Моның шулай булуын Коръән аятьләре һәм Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в) хәдисләре раслый. Аллаһы Тәгалә: «Әллә алар Аллаһның Үз юмартлыгыннан биргән бүләге өчен кешеләрдән көнләшәләрме? Без бит инде Ибраһимга китап һәм хикмәт бирдек. Шулай ук Без аңа олуг патшалык та бирдек», – дигән. Чынбарлыкта, көнчелек ул – Аллаһка карата дошманлык хисе саклау, чөнки көнче кеше Аллаһның колына нигъмәт бирүен яратмый. Аллаһы бит ул нигъмәтне үзе бирә, ә көнче кеше аның юкка чыгуын тели. Шул сәбәпле ул Аллаһның тәкъдиренә каршы чыга. Менә шуңа күрә Иблис тә Аллаһның дошманына әверелгән, чөнки аның Аллаһка буйсынмавына бары тик тәкәбберлек һәм көнчелек сәбәпче булган. Җир йөзендә иң беренче кылынган гөнаһның да төп сәбәбе – көнчелек. Кабил белән Һабил кыйссасы шуның турында сөйли. Шулай ук Йосыф пәйгамбәрне дә абыйлары көнләшү аркасында үтерергә теләгәннәр һәм ахыр чиктә коега салганнар. Аллаһы Тәгалә: «Йосыф һәм аның туганнарында алар турында сораучы кешеләр өчен Аллаһның кодрәтен күрсәтүче билгеләр бар. Йосыфның абыйлары аны һәм аның туганы Биньяминне әтиләре күбрәк ярата дип саный. Йосыфны үтергән яки бер ерак җиргә алып барып ташлаган очракта, әти бары тик безне генә яратачак, дип уйлый алар. Шулчак аны коега алып барып ташлаганнар. Көннәрдән бер көнне Пәйгамбәребездән (с.г.в.): «Нинди кеше иң хәерле булыр?» – дип сораганнар. «Иң хәерле кешеләр шулар булыр: кемнең калебе мәхмүм һәм теле төзек», – дип җавап биргән. «Әй, Рәсүлуллаһ, теле төзек дигәнне аңлыйбыз. Калебе мәхмүм дигән сүз нәрсәне аңлата?». Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай дип җавап биргән: «Бу кешенең калебе чиста. Анда гөнаһ, азгынлык, зарар һәм көнчелек юк».

– Пәйгамбәрләр арасында көнләшү булганмы?

– Юк, булмаган. Көнчелектән сакланып яшәү кешене җәннәткә алып бара. Пәйгамбәрләр моны аңлаган.

– Бу дөньяда ике генә кешедән көнләшергә ярый, диләр. Кемнәр алар?

– Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в) тагын бер хәдисендә болай дигән: «Өч нәрсәдән бер кеше дә котылмаячак: көнчелек, кеше турында начар уйлау һәм кошларга карап юрау. Мин сезгә аннан чыгу юлын аңлатачакмын. Әгәр дә көнләшсәң күрә алмау хисе саклама, әгәр дә кеше турында начар уйласаң аның нигезендә бернәрсә дә эшләмә, әгәр дә кошларның очканын күрсәң юлыңны дәвам ит». Әмма көнләшергә мөмкин, хәтта кирәк булган төркемнәр дә бар. Аларны ак көнчелек төркеменә кертеп карау хәерле булыр. «Ике кешедән кала көнләшергә ярамый: беренчесе, Аллаһ байлык биреп, аны хаклыкта сарыф итәргә билгеләгән кеше. Икенчесе, Аллаһ хикмәт биреп, шуның нигезендә хөкем итүче һәм аны башкаларга өйрәтүче кеше» (Бохари, Мөслим).

– Туганнар арасында көнләшү күренеше дә киң таралды. Бу нәрсәгә бәйле соң?

– Әйтеп үткәнемчә, без бу дөньяда кунаклар. Аллаһы Тәгалә безне бар итүче. Без бары тик Аның ризыгын ашыйбыз, Аның һавасын сулыйбыз, Ул безгә бүлеп биргән нигъмәтләрне алабыз. Аллаһы Тәгалә байлык, малны бар кешегә дә тигез итеп бүлеп бирмәгән. Моның үз хикмәте бар. Күпләр: «Ни өчен Аллаһы Тәгалә миңа аз биргән, туганыма күп биргән?» – диләр. Аллаһы һәрберебезнең дә эчке халәтебезне, уй-фикерләребезне белә һәм әнә шуңа карап бирә. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кайбер адәм балаларына байлык хастыр. Әгәр малларын киметсәм, иманнарына зәгыйфьлек килер. Кайберләргә ярлылык хас. Әгәр байлык бирсәм, иманнарына зәгыйфьлек килер», – дигән. Ул кешесенә карата үлчәп биргән, күңелебездән ачуланып, кешеләргә көнләшеп йөрүебез Аллаһның тәкъдиренә иман китермәүдән. Иманның 6 терәге бар һәм шуның берсе – тәкъдиргә ышану. Әгәр дә без көнләшеп йөрибез икән, димәк, иманның бу терәген үтәмәгән булабыз. Аннары, без туганнар белән бик сирәк аралашабыз. Шуңа да аларның һәр малына сөенмибез, ә чит кешенекен күргәндәй көнләшәбез. Ә бит туганлык җепләрен саклау бик мөһим. Бигрәк тә хәзерге авыр заманда. Бер-беребезгә карата нәфрәт хисе сакламыйк, бер-беребездән көнләшмик, дошманлашып, араларны бозмыйк. Мөселманга өч көннән артык дин кардәше белән дуслашмыйча йөрү рөхсәт тә ителми, шуны онытмасак иде.

– Көнләшү хисен юкка чыгару өчен нәрсә эшләргә?

– Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Үзеңнән өстәгеләргә карап, аларның малына кызыкма, иң ярлы кеше булырсың. Аска карап, гыйбрәт ал, иң бай кеше булырсың, чөнки өстәгеләрне беркайчан да куып җитә алмыйсың», – дип әйткән. Астыңдагы меңләгән кешенең ярлырак икәнлеген күрсәң, Аллаһка шөкер диярсең. Тормышыбыздан риза булырга өйрәнергә кирәк. Әлбәттә, бу авыр, ләкин җәннәткә юллар авыр. Бай кешенең дә байлыгы аның өчен зур сынау, фәкыйрь кешенең дә ярлы булуы зур сынау. Әле җәннәткә кайсысының керәчәген белмибез. Байлык белән сынау зуррак, чөнки байның күңелендә әллә нинди тойгылар да булырга мөмкин. Ярлы кешенең малы аз булгач, гөнаһлары да аз булырга мөмкин. Кайсыбызның гамәлләре хәерлерәк булганын ахирәттә аңларбыз. Аллаһы Тәгалә: «Үлгәннән соң мәхшәр мәйданына чыккач белерсез: кайсысы хәерлерәк», – дигән. Ярлы кеше: «Я Раббым, миңа аз мал бирдең. Әгәр күп мал бирсәң, җәннәтеңә кермәс идем». – диярләр. Бай кешенең байлыгы күп булгач, гөнаһы да күп була. Без Аллаһның хикмәтен аңламыйбыз. Кешеләрнең байлыгына игътибар итмичә, йөрәкне Аллаһы Тәгалә белән бәйләп, Аннан ризык, байлык бирүне сорарга кирәк. Дөнья эшләрендә ярышмыйча, хәерле гамәлләр кылу шулай ук хәерле булыр.

БУ КЫЗЫК!

Коръәндә Адәмнең ике улы Кабил һәм Һабил кыйссасы бар. Бу ике туган егетләр булып җитлеккәч, өйләнү мәсьәләсе туа. Аталары Кабилгә Һабилнең игезәк сеңлесен, ә Һабилгә Кабилнең игезәк сеңлесен хатын итеп билгели. Кабилгә бу бүлү ошамый, чөнки Һабилгә буласы хатынны ул үзенеке итеп күрергә тели. Шул рәвешле, аның күңелендә көнчелек һәм ачу уты кабына. Бу авыр хәлдән котылу өчен Адәм аларга Аллаһка корбан китерергә куша. «Аллаһ кемнекен кабул итсә, шул хаклы булыр», – ди ул. Шулай Һабил бер дөяне, ә Кабил, игенче булу сәбәпле, бер өем бодайны корбан итә. Икесе дә корбаннарын куя һәм күктән ут төшеп Һабилнең корбанын яндырып бетерә. Бу – аның корбаны кабул булды дигәнне аңлаткан. Кабил көнләшү катыш ачу белән туганына: «Мин һичшиксез сине үтерәчәкмен», – дигән. Кардәше аңа: «Аллаһ бары тик тәкъва кешеләрдән генә кабул итә. Әгәр дә син миңа үтерү өчен кулыңны сузсаң, мин сиңа үтерү өчен кулымны сузмаячакмын. Дөреслектә, мин дөньяларның Раббысы Аллаһтан куркам. (Әгәр дә син мине үтерсәң), мине үтергән гөнаһны һәм аңа хәтле булган гөнаһларыңны үз өстеңә алуыңны телим. Шул вакытта син җәһәннәм әһелләреннән булачаксың. Ул – гаделсезлек кылучыларның җәзасы», – дип җаваплаган. Тик Кабилнең күңеле кардәшен үтерергә кушты һәм ул кардәшен үтерде. Дөньядагы беренче үтерүче Кабил булды. Көнчелек хәтта якын туганны да аера, диелә «Мәидә» сүрәсендә.

 

СОРАГЫЗ!

Мәетне искә алу мәҗлесләре ярый торган эшме?

– Кайбер муллалар мәрхүмнәргә багышлап 3сен, 7сен, 40ын, 51нче көннәрен уздырырга ярамый дип әйтәләр. Бу сүз дөресме?

Мәүлия апа, Апас районы

Соравыгызга Казанның Туган авылым мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин җавап бирде:

– Юк, дөрес түгел. Коръәни-Кәримдә һәм Пәйгамбәребез сөннәтендә бу мәҗлесләрне үткәрү ярамаганлыгы турында катгый дәлилләр юк. Хәдисләрдә дә, Аллаһы китабында да: «Йә, мөэминнәр, сакланыгыз!» яисә «Бу гамәлдән ерак торыгыз!» дигән юлларны таба алмабыз. Мөселманнар арасында фетнә чыгаручылардан еш ишетелә мондый сүзләр. Коръән мәҗлесе оештырып, мәрхүмнәр рухына дога кылуны гөнаһ дип атаучылар күбәйде. Алар Аллаһның динен үз кирәкләренә куллана, үз җайларына салалар. Андый кешеләрне Аллаһы Тәгалә үз рәхмәтеннән сөргән. Риваятьләрдә Рәсүлебез (с.г.в.) болай дигән: «Кайчан җан адәм баласының тәненнән чыкса, өч көн үткәннән соң, җан әйтер: «И Раббым! Миңа рөхсәт бир, үземнең торган тәнемне күреп, карап кайтым». Аллаһы рөхсәт бирер дә, җан кабере янына барып, тәне бозылуын күрер. Шушы күренешкә җаны елар һәм: «И, мескен тән, и сөекле, үзеңнең дөньяда терек булып йөргән вакытыңны искә төшерәсеңме? Бу өй – куркынычлык өе, катылык һәм кайгылык өедер». Ул шулай бер ай йөрер һәм дога өмет итәр. Аш уздыру – күркәм гамәл. Аш мәҗлесе дигәч тә йорт тутырып кунак чакыру, бурычка акча алып табын тутыру турында сүз бармый бит. Булганы белән дә иң якын дип санаган кешеләрне җыеп, мәрхүмне искә төшерү хәерле эш булыр. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдис-шәрифендә: «Әгәр дә кешеләр Аллаһыны зекер итәргә утырсалар, фәрештәләр аларны канатлары белән каплар. Рәхмәт болыты аларны чолгап алыр. Аларның күңелләренә танычлык иңәр һәм Аллаһы Тәгалә үзенең хозурындагы фәрештәләргә алар турында сөйләр», – дигән. Аш мәҗлесләре үткәрү гадәти борынгы заманнардан ук килә. Шуңа күрә кемдер әйтте, болай диде дигән сүзләргә колак салмыйча, күркәм гадәт турында онытмасак иде.

БЕЛЕП ТОР!

Мәҗлес саваплы булсын өчен үтәлергә тиешле кагыйдәләр:

1. Мәҗлескә дип әзерләнгән ризыклар хәләл булырга тиеш.

2. Мәҗлес дәвамында гайбәттән, ялган сүзләрдән тыелу кирәк.

3. Мәҗлескә дип әзерләнгән ризыклар чамасыннан артык булмаска тиеш. Ислам динендә исраф ризык әзерләү гөнаһ булып санала.

4. Кешеләрне ялыктырмау дәрәҗәсендә вәгазь сөйләү тиешле.

5. Мәҗлес үткәрү өчен белеме, ихласы һәм тәкъвалыгы булган имамны яки абыстайны чакыру зарур.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде

Комментарии