- 23.11.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №46 (18 ноябрь)
- Рубрика: Иманга юл
Рәсим Хәбибулла язмалары хакында сөйләшүгә кушылып, кайбер фикерләремне белдерәсем килә. Рәсим әфәндене тәнкыйтьләүчеләр бигрәк тә аның «мәет ашлары»на каршы булуын кабул итә алмыйлар. Бу аңлашыла да, чөнки үзләрен мөселман дип атаучы милләттәшләребезнең күпчелеге шул ашларга бик нык бәйләнгән, гадәттә, аларның «дин»е мәет ашларына йөрү белән чикләнә дә. Ислам динен саклап торучы намаз, ураза, зәкят, хаҗ кебек гыйбадәтләргә аларның исе китми. Мәетләрнең өчесе, җидесе, кырыгы, елын үткәрү тукталса, аларның диненнән бернәрсә дә калмый, шулай итеп мөселманлыклары да юкка чыга. Моның белән килешүе аларга бик авыр. Өстәвенә, дин әһелләре дә «мәет ашлары»н хуплап тора. Мулла, абыстай вазифасын башкаручы бабай һәм әбиләр арасында, аерым алганда шәһәр җирендә, мәет чыккан өй әһелләренә: «Җидесенә (яки башка көненә) мине чакырырсыз. Фәлән кадәр акча да әзерләп куегыз», – дип әйтеп куючылар да юк түгел.
Мөселманнар арасында фикер каршылыгы Пәйгамбәребез (с.г.в.) вакытында да булган. Ләкин Аллаһның Илчесе сәхабәләрне бәхәсләшүдән тыйган. Чөнки бәхәсләшүчеләр, үзләре дә сизмичә кызып китеп, бер-берсенә рәнҗеткеч, мыскыллый торган сүзләр дә әйтергә мөмкин. Бу исә мөселманнарны бер-берсеннән читләштерә, өммәтне тарката. Кызганыч, Асия Гыйбадуллинаның «Адашмыйк җәмәгать!» («Безнең гәҗит», №31, 5нче август, 2015) дип исемләнгән язмасында авторның Рәсим Хәбибуллага карата шундый сүзләр әйтергә теләгәне сизелә. Шуңа күрә мин дин мәсьәләсендә фикер алышуны «бәхәс» дип атау яклы түгел. «Безнең гәҗит»кә үзенең язмасын җибәргән һәрбер мөселман үзен хаклы дип саный һәм шул хакыйкатьне кардәшләренә дә ирештерергә, изгелек кылырга омтыла, чөнки динебез иҗтиһат итәргә, хакыйкатьне эзләргә, хаклыкка чакырырга куша. Чакыруны кемдер кабул итә, кемдер – юк.
Әйе, вафат булганнарны искә алу йөзеннән, билгеле көннәрдә ашлы мәҗлесләр үткәрү мәсьәләсенә караш бер төрле генә түгел. Ә дөрес фикерне ачыкларга, низагны бетерергә кирәк. Ничек итеп? Аллаһ Раббыбыз безгә болай дип нәсыйхәт бирә: «Әгәр бер мәсьәләдә низаглашсагыз, ул мәсьәләне Аллаһ китабы Коръәнгә кайтарыгыз (ягъни Коръән кушканча хәл итегез). Әгәр Коръәндә ачык хөкем табылмаса, ул вакытта Расүл галәйһиссәләмнең гамәленә кайтарыгыз…» (4:59). Димәк, соравыбызга җавап табу өчен, башта Коръәнне укып чыгабыз. Аллаһ Тәгалә анда «мәет ашлары» турында бер нәрсә дә әйтмәгән. Ләкин безгә алга таба дөрес юнәлеш бирә торган аять бар. Раббыбыз әйтә: «Җенне һәм кешене Миңа гыйбадәт кылсыннар өчен генә яралттым» (51:56). Димәк, безнең бу дөньяда яшәвебезнең максаты – Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәт кылып гомер итү. Ә мәетләрнең әлеге көннәрен санап, бәйрәм иткән кебек аш-су әзерләп билгеләп үтү гыйбадәтме соң? Юк бит, һич тә гыйбадәт түгел. Гыйбадәт булса, ул гамәлне Пәйгамбәребез (с.г.в.) кылган булыр иде. Ул үзенең сөекле хатыны Хәдичәне, ике улын һәм өч кызын җир куенына салган, ләкин берсенең дә өчесен, җидесен, кырыгын уздырмаган. Андый эшне эшләргә сәхабәләргә дә әйтмәгән.
Раббыбыз әйтә: «Әй, иман китерүчеләр! Аллаһка итагать итегез һәм Расүлгә итагать итегез!» (4:59). Аллаһның Илчесе (с.г.в.) үзенең саубуллашу хаҗын кылган чакта өммәтенә әйткән: «Мин сезгә ике нәрсә калдырам: Коръән һәм Сөннәт. Шуларга бар көчегезгә ябышыгыз, шул чакта адашмассыз. Кемнәр ишетте, ишетмәгәннәргә ирештерегез…» Коръән дә, Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең Сөннәте дә безгә килеп иреште. Ләкин без шуларга ныклап ябышасы урында, Сөннәттәге гыйбадәтләрне кылуга битараф калып, халык уйлап чыгарган гадәт-традицияләргә ябышырга тырышабыз. Бу Аллаһка һәм Аның Пәйгамбәренә итагать итү буламы соң? Халык мәкалендә әйтелгәнчә, балта сораганга шөшле бирү булып чыга түгелме?
Кыямәт көнендә бездән: «Мәет ашларын уздырдыңмы?» – дип сорарлармы икән соң? Әллә Аллаһ Тәгаләдән Укытучы булып килгән Мөхәммәд (с.г.в.) өйрәткән гамәлләрне сорарлармы? Без барыбыз да кайчандыр мәктәптә укыдык. Имтиханнар вакытында беребездән дә укытучы өйрәтмәгән нәрсәләрне сорамадылар. Хисап көнендә дә шулай булачак бит.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте күренекле мәгърифәтче татар галимнәренең рухи мирасын өйрәнүгә зур игътибар бирә. Биредә шул зур галимнәребезнең «мәет ашлары»на карата әйткән фикерләрен китерү урынлы булыр. Габдерәхим Утыз Имәни үзенең бер шигырендә мәет чыккан өйдә мәҗлес җыюны «кабахәтлек» дип атый. Атаклы галим Шиһабетдин Мәрҗани, үләренә бер атна кала, болай дип васыять әйтә: «Гүр сәдакасы бирү һәм өче, җиденче көннәрдә аш булмас. Кирәк нәрсәләр түгел…»
Мәшһүр галимебез, күп еллар мөфти булып эшләгән Ризаэддин Фәхреддин үзенең «Җәвамигуль кәлим шәрхе» китабында Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең мондый хәдисен китерә: «Дин эшләрендә чиктән үтеп китүдән сакланыгыз. Үткән өммәтләрнең һәлакәте дин эшләрендә чиктән үтү сәбәбеннән булды». Ризаэддин хәзрәт бу хәдискә аңлатма биреп, болай дип яза: «Сәхабә һәм табигыйннар дөньядан үтү белән, Ислам динендә чиктән үтүләр күренә башлады, һәр гасырда һәм һәр мәмләкәттә халыкның табигатьләренә, гореф-гадәтләренә хуш күренерлек рәвештә чиктән үтүнең төрләре баш күтәреп торды. Шуларның кайберләрен мисал өчен зикер итәбез: сәдака бирүләрен өмет итеп, үлекләр өстендә Коръән уку, тәһлил һәм тәсбих белән шөгыльләнү, каберләрдә сәдакалар өләшү, мәетне күмгәннән соң беренче, өченче, җиденче, кырыгынчы һәм елы тәмам булган көннәрдә мәҗлесләр ясау, Коръән укытып, укыган кешеләргә сәдака өләшү, каберләр өстенә мәчетләр яки башка биналар салу, шәмнәр яндыру һәм башкалар – болар артыклыктыр».
«Дин вә иҗтимагый мәсьәләләр» дигән китабында Ризаэддин хәзрәт: «Мәетнең әлеге көннәрен үткәрү – сакланырга тиешле бидгатьләрдәндер», – ди.
Күренекле дин галиме Галимҗан Баруди мәет чыккан өйдә кунаклар җыеп ашатуны мәкруһ дип бәяләгән.
Күргәнебезчә, «мәет ашлары» оештыру Ислам динендә юк, һәм зур галимнәр, фәтва биреп, бу гамәлдән сакланырга чакырганнар. Андый мәгърифәтче олы галимнәр бүгенге көндә күренми. Хәзерге дин әһелләре исә үзләрен әлеге галимнәрдән өстен куялар. Кайбер имамнар әйтәләр: «Без ул мәҗлесләргә кешеләрне вәгазьләр өчен генә йөрибез». Ул вәгазьләрнең нәтиҗәсе бармы соң? Бәлеш янында сөйләнгән кыска вәгазьләрне тыңлап ничә кеше намазга басты, ураза тота башлады, хаҗ кылды? Кайчакта Коръән мәҗлесләре намаз вакытына туры килә. Шул чакта өстәл янында утыручылар арасыннан мулла яки абыстай белән бергә намазга йә бер-ике кеше генә баса, йә бөтенләй басмыйлар… Шундый мөселманнарның әлеге мәҗлестә кылган догалары кабул булырмы икән? Коръән мәҗлесе ашау-эчү мәҗлесе генә булып кала түгелме? Кайчакта әйтәләр: «Ул мәҗлесләрдә мөселманнар җыелып аралашалар, берләшәләр бит…» Әмма чын мөселманнарның җыелып аралашу урыны – мәчет. Ә мәчетләр күбесенчә буш тора. Ир-егетләребез хәтта җомгага да килми. Ә бит җомга намазыннан соң һәрвакыт Коръән укыла, ахирәткә күчкән якыннарның рухына атап дога кылына. Зур акчалар тотып аш-сулар әзерлисе дә, бүтән төрле мәшәкатьләр күрәсе дә түгел.
Имам ул – дин әһеле, ул Аллаһ каршында диннең торышы өчен җавап бирә, гореф-гадәтләрнең үтәлеше өчен җавап бирми. Ул бит гореф-гадәт әһеле түгел. Дин белән гореф-гадәтләрне бутарга яки кушарга ярамый, моны бар мөселманнар белергә тиеш. Муллалар «мәет ашлары»на йөргәч, халык «өчесе, җидесе, кырыгы, елы» дигән нәрсәләр диндә бар дип уйлый, гөнаһлы була. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Һәрбер яңалык – бидгать, һәрбер бидгать – адашу, һәрбер адашу – Утта». Шуңа күрә дин әһелләренә, сәбәбен аңлатып, ул мәҗлесләргә йөрүдән баш тарту хәерле булыр иде. Әгәр инде шуңа да карамастан кемдер «мәет ашлары»н гореф-гадәт сыйфатында уздырырга теләсә, башкаручы итеп дин әһелен түгел, башка берәүне чакырсын. Хәзер Коръән укый белүчеләр җитәрлек. Ләкин, ничек кенә булмасын, үзен мөселман дип санаучы кеше беренче чиратта Сөннәттәге гыйбадәтләрне кылырга тиеш.
Диния нәзарәте 2014нче елны Гореф-гадәтләрне торгызу елы дип игълан иткән иде. Гореф-гадәтләрне торгыздык. Инде Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең Сөннәтен дә торгыза башласак иде.
Рәшит ФӘЙЗРАХМАН.
Мамадыш районы, Ишки авылы.
РЕДАКЦИЯДӘН: минем автор телгә алган Рәсим хәзрәт белән күп тапкырлар аралашканым бар. Ләкин ул, әлеге авторыбыздан аермалы буларак, минем белән килеште: җеназа уңаеннан оештырылган мәҗлесләрдән баш тарту, ультиматум куеп, аңа бармыйча, әле иманның ни икәнен аңлап җиткермәгәннәрне уңайсыз хәлгә кую, яисә үзеңнән читләштерү – килешле гамәл булырмы соң?! Шуңа күрә, тиеш булмасам да, әлеге авторыбыз белән бәхәскә керергә җөрьәт иттем. Чөнки бу, бәхәсләшеп, менә шушылай дип тәгаенләп кенә хәл ителә торган мәсьәлә түгел. Юкса, ислам баганалары, фарыз гамәлләрегез бар, намаз укыгыз, дип, кешене мәчеттә көтеп утырасызмы соң сез, хөрмәтле дин әһелләре. Сез бит анда ялгызыгыз. Заманында иман тарату максатыннан ерак һәм авыр сәфәр чыкканнар, ә сез җыелган халыкны, әзерләнеп көтеп торучыларны инкарь итеп, аларны ник монда җыелдыгыз, дип сүгәсез. Хөрмәтле имамнар, минем дини белемем юк, әмма, мөхәррир буларак, низаг өчен җаваплылыкны алып, үземнең акылым кушканча, киңәш бирергә хакым бар. Мөселман өммәтеннән җыелганнарның мәҗлесләрен инкарь итми, барыгыз сез анда, вәгазегезне укыгыз. Менә шунда мәрхүм өчен доганың мөһимлеген аңлатыгыз: аның өчен өчесен, җидесен, кырыгын… башкасын көтеп торасы түгел, көн дә укыйсы, диегез… Ә инде, Сез әйткәнчә, хәтта үземнең кат-кат шаһит булганымча, тарифлар куелган Коръән укучыларның догасы түгел, хәтта дөреслеге камил булмаса да, туганының ихластан кылган догасы, теләге кабул булырга мөмкин. Һәрхәлдә шулай. Үзең белгәнчә, дога кылырга, белмәгәнне өйрәнергә кирәк.
Ә инде мәрхүмнәрне искә алу мәҗлесләренә килгәндә, аңлатыгыз, аны бармак бөгеп өч кич, җиде кич, дип саныйсы түгел, 5нче көн буламы ул, 10нчымы… кайчан үткәрсәң дә ярый… Әмма туй табыны кебек, бурычларга батып үткәрүнең артык булуын аңлатырга, шул ук вакытта анда таратылучы сәдакага охшаш уен буенча да аңлатма бирергә кирәк. Дин әһелләре, бик еш, намазга төртеп кешене сүгә башлый. Мин алардан сорар идем: Сез ничә кешене намаз әһеле иттегез? Син мәчетне урап үтә торган кешеләр җыелган мәҗлесне инкарь иткәч, ул кеше каян тапсын иманга юлны?! Минем шундый абыстайлар, хәзрәтләр белән бер табында утыргалаганым бар: алар белән кызык, аларны гел тыңлап торасы килә, шул ук вакытта ояласың үзеңнең динсезлегеңә…
Ә инде сәдакаләргә килгәндә, минем туган авылымда (күрше авылларда да тарала икән бу йола) сәдакане җыялар (ул сәдака түгел, акча алыштырышу йоласы, соңгы елларда гына кереп китте), аңа укыйлар һәм зиярат яисә мәчет хаҗәтенә дип ниятләп, пакетка җыеп тапшыралар. Менә моны яман бидгать дип буламы?! Сәдакага мохтаҗ кешене бүген авылымда табу кыен. Ә мәчетне яшәтергә кирәк.
Кызганыч, акыл, хөр фикер җитенкерәми әле безгә. Корьән-хәдисләрдә язылганнарны үтәргә, ләкин үз акылың кушканны да эшләргә кирәк, әлбәттә, акылың аек булса, билгеле.
Бу темага безгә хатлар бик күп килә, минем бәхәс оештырасым килми. Гомумән, бу сәхифәбез, талаш урынына әйләнеп бара. Киләчәктә ул үзгәрәчәк. Дини тема бәхәс урыны түгел. Ә менә мәрхүмнәрне искә алуны тыючыларга сүзем бар: Совет чорында динебез шул мәет озату йоласы аркасында гына сакланып калды, дип беләм. Бүгенге бидгать йолаларның да шулай берегеп урнашуы шуның аркасында. Хөрмәтле хәзрәтләр: барыгыз андый мәҗлесләргә дә, гомумән, халык арасына чыгыгыз, мәчетләргә кеше килгәнен көтеп утырмагыз. Менә шунда булыр саваплы гамәлләрегез.
Рәшит әфәнде бу язмамны үзенә дип кабул итмәсен, әмма бу хакта редакциябездә хатлар бик күп. Үзара тарткалашмыйк: бидгать гамәлләрнең чын һәм яман бидгатьләре дә җитәрлек. Менә шуларга каршы көрәшик!
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Комментарии