ФЕТНӘ

Мин бу мәкаләмне язып «» исеме астында җибәреп өлгерә алмадым, «БГ»да «Мин – мулланың тормышы…» (№42, 23 октябрь, 2013 ел)исемле мәкалә дөнья күрде. Шамил бабайның язганнары белән тулысынча булмаса да, килешми мөмкин түгел. Бәлки, ул үзе мәкаләсендә язылган гамәлләрне кылмый торгандыр, халыкның бидгать гамәлләргә кереп чумганына зәһәрле көлү белән язгандыр. Ничек кенә булмасын, кызганычка каршы, бик күп муллаларыбыз һәм имамнарыбыз ислам динен кәсеп итеп алдылар. Мин мондый хәлебезгә борчылып, милләтебезнең фаҗигасе итеп кабул итәм. Шамил бабайның мәкаләсенә кайтаваз буларак шушы мәкаләне тәкъдим итәм.

Милләттәшләребезгә:

– Ислам динен Коръән кушканча, Пәйгамбәребез (с.г.в.) өйрәткәнчә тотарга кирәк, – дип сөйли башласаң,

– Син фетнә чыгарып әллә ниләр сөйләнмә әле монда, без ата-бабалардан калган гореф-гадәтләрне җиренә җиткереп үтибез, – диләр. Кызганыч ки, алар арасында имамнар да күп.

Алай гына түгел, Пәйгамбәребездән (с.г.в.) фетнә турында хәдисләр дә китерәләр. Нәрсә соң ул фетнә? Менә шушы сорауга җавап тапмый торып, күп кенә аңлашылмаучанлыклар килеп туарга мөмкин.

فِتْنَةٌ – фитнә – коткыга бирелү, вәсвәсә, күңел азу, баш күтәрү, акылсызлык, адашу, имансызлык – дип тәрҗемә ителә. Шушы сүзнең мәгънәсенә караганда, без инде күптән фетнәдә яшибез икән ләбаса, газиз милләттәшләр. Безгә бүген шул фетнәдән чыгу юлларын, ягъни Иблис коткысына бирелүдән, һәртөрле вәсвәсәдән, күңелебезнең дөнья малын аулар өчен азынуыннан, Аллаһы Тәгаләнең Сүзләреннән һәм Сөннәттән баш тартып, акылсызлык күрсәтмәскә һәм иманыбызга кайтырга тырышырга кирәк икән. Әйе, без бүген баштанаяк фетнәгә кереп чумган көенә яшәп ятабыз. Әле Аллаһының Коръәненә кайтып, Пәйгамбәребез (с.г.в.) кушканча гамәл кылып яшик, дип әйтүче булса, аның үзен «фетнәче», дип атарга да оялмыйбыз. Ихлас күңел белән Аллаһы юлына чакыручы кешене «фетнәче» дип атаучылар, Пәйгамбәребезне (с.г.в.) дә «фетнәче» дип атауларын аңлыйлармы икән? Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә бит Мәккәдәге адашкан һәм саташкан, Аллаһыны онытып үзләренең ата-бабаларыннан калган гореф-гадәтләргә ябышып ятучы мәҗүсилектәге халыкны бер Аллаһыга табынырга чакырды, аларга Коръән хөкемнәрен алып килде. Ул (с.г.в.) үзенең гомерен куркыныч астына куеп, күпме кыенлыклар күрсә дә, Аллаһының Коръәнен җиткерүдән баш тартмады. Шулай булгач, без бүген ихлас мөселманны, кешеләрне Коръән кушканча, Пәйгамбәребез (с.г.в.) өйрәткәнчә гамәл кылып яшәргә чакырганы өчен, аны «фетнәче», дип атарга хакыбыз бармы?

Безгә Аллаһының сөекле Илчесе (с.г.в.) мирас итеп әйтеп калдырды:

«Сезгә ике нәрсә калдырдым, әгәр шул ике нәрсәгә ябышсагыз, һич адашмассыз, ул нәрсәләр – Аллаһының Китабы һәм Рәсүленең сөннәте».

Шушы хәдистән без үзебезгә нәсихәт алып, безне Коръән һәм сөннәт кушканча гамәл кылып яшәргә чакыручыларга рәхмәтле булырга тиешбез.

Әбү Нәҗих Гыйрбад бине Сәриядән (р.А.г.)хәбәр ителә: «Бервакыт Аллаһының Илчесе (с.г.в.) безгә йөрәкләребезне куркыткан, күзләребездән яшь агызган вәгазь белән мөрәҗәгать итте. Без: «Әй Аллаһының Илчесе, бу саубуллашучының вәгазенә ошаган. Шулай булгач, безгә киңәшләр бирсәң иде!» – дидек. Ул (с.г.в.): «Минем нәсихәтләрем: Аллаһы Тәгаләдән куркыгыз, кол боерса да тыңлагыз һәм итагать итегез! Дөреслектә, сезнең озак яшәгәннәрегез бик күп фетнәләр күрер. Шуңа күрә, сезгә минем сөннәтемә һәм тугры хәлифәләремнең сөннәтенә тотынырга, моннан тайпылмаска, бидгатьләрдән баш тартырга кирәк. Чөнки һәр бидгать – адашу ул!» – дип әйтте». (Әбү Дауыт, Тирмизи)

Әйе, менә шушы хәдистә әйтелгәнчә, без фетнәләрнең зурысын күреп, Пәйгамбәребез (с.г.в.) кисәткән бидгатьләргә чумып, Коръән хөкемнәреннән һәм Сөннәттән баш тартып яшәп ятабыз.

Әлбәттә алда фетнәләрнең иң зурысы Дәҗҗал фетнәсе булачак, әмма Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә:

«Өммәтем өчен Дәҗҗалдан бигрәк адаштыручы азгын имамнар куркынычрак», – диде.

Бу урында Ризаэддин Фәхреддин хәзрәтләренең дә сүзләрен китерәсе килә: «Сөннәткә күндерү, бидгатьләрдән биздерү хакында башлап иҗтиһад кылу имамнарга тиеш вазыйфа булса да, дин голәмәсе урынында булган имамнарыбызның наданнарны бидгать ягына өстерәп барулары бик кызганыч хәлдер. Мулланың һәр сүзен шәригать дип санаган бичара халык, каберләргә корбан чалу вә башка шундый сөннәткә каршы булган эшләрне, дини гыйбадәт, саваплы бер гамәл дип кылып, дин юлыннан чыкканын сизми. Никадәр бозык эшләр! Расүлүллаһның өммәтен, аның юлыннан яздырырга керешү, яки дәшми тору, сөннәткә каршы булган бу эшләргә күз йому – гафу ителмәслек җинаять булса кирәк. хәлләребезне төзәтсен! Шуңа күрә Расүлүллаһ: «Явыз галим берлә надан габид өммәтем эчендә иң зарарлы кешеләр», «Явыз галимнең зарары Дәҗҗал зарарыннан да артык», – димештер. Бер шагыйрь дә:

Бозык галим – иң зур дошман

Аннан зуррак – надан мулла

Бик зур фетнә дөнья өчен,

Әгәр алар үрнәк булса, –

дип бу ике нәрсәдән шикаять кылган»

Бу көндә күп мөселманнар каберләрне хаҗ урынына күрергә гадәтләнделәр, «изгеләр чишмәләре» «изгеләр каберләре» дип үз араларында мәшһүр булган урыннарны Мөздәлифә вә Гарәфәткә бәрабәр хисап кылдылар. Иске каберләрне сыену урыны вә бик күп шарлатаннарны үзләренә юлбашчы, сансыз габделкафау, габиденнисвәләрне Аллаһ илә үз араларына арадашчы итеп алдылар. Бәла вә казаларга очрасалар, авырсалар шул җирләргә вә шул адәмнәргә барып сыенуны, ялынып ялваруны сөннәт гамәлләр җөмләсенә керттеләр. Инде шушы кадәр нык кергән нәрсәләр әлбәттә ташланмас. Табигать хөкеменә кергән гамәлләреннән инсаннар җиңел генә аерылмаслар. Никадәр гасырлардан бирле дәвам итеп килгән гакыйдәләрне, фикерләрне төзәтүгә аз гына мөмкинлек тә күрелмәс. Бу эшләр өчен күктән Гайса пәйгамбәр килү вә җирдә Мәһди чыгуга ихтыяҗ бар. Ләкин үзең хак дип белгән нәрсәне сөйләргә вә шул сәбәпле дөньяви бер зарар килүеннән куркып калмаска тиешле. Никадәр матди файдаларга сәбәп булса да, куркаклык ул начар сыйфат вә никадәр мәшәкатьләр китерсә дә, батырлык исә мактаулы сыйфат. Бу көн кабул ителмәгән бер фикернең күпмедер көннәр соңында кабул кылынуы мөмкин. Моннан өметсез булмак гөнаһтыр, «Аллаһның рәхмәтеннән кәфер кавемләр генә өметен өзә». («Җәвамигуль-кәлим» шәрехе)

Мөхтәрәм милләттәшләр! Р.Фәхреддин хәзрәтләренең шушы сүзләреннән, безнең инде күптәннән фетнәгә дучар булып бидгать гамәлләргә чумып яшәвебезне күрәбез. Милләтебездә бидгать гамәлләрнең чәчәк атуы бүген инде массакүләм төс алды. Бик күп чапан-чалмалылар надан халыкны ияртеп Болгар каберлегендә бәйрәм ясап кайталар. Ә бит Аллаһы Тәгаләгә һәм ахирәт көненең киләсенә иман китергән мөселман кешесе шушы фетнәдән котылу юлын эзләргә, бидгать гамәлләрдән арынуны үзенең төп бурычы итеп алырга тиеш.

«…Без – Аллаһы бәндәләре, Аллаһы хозурына барачакбыз», (2.156) – дигән аятьне истән чыгармаган хәлдә, ихлас күңелдән бидгать гамәлләрдән сакланып гамәл кылып яшәсәк иде мөхтәрәм туганнар.

Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА.

  ФЕТНӘ, 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии